Логотип Идель
Ялкын

ЧАҢГЫГА ГАШЫЙК КЕШЕЛӘР

Беренче кар әле юньләп җирне капларга да өлгерми, парк-урманнарда беренче чаңгы чире кагылучылар пәйда була. Болар – бик кызык халык. Әйләнә-тирәдәгеләрнең көлемсерәп каравына, аяк астындагы кар катламының юка булуына карамыйча, онытылып чаңгы шуалар. Шуларга карап-карап тордым да, мин дә чаңгы спортын үзләштерергә булдым. Тә-ә-әк. Ләкин... проблема бар!



 

ПРОБЛЕМА №1. МИНЕМ ЧАҢГЫМ ЮК/ИСКЕ ЧАҢГЫ КЫСКАРГАН.

Әгәр син беренче тапкыр чаңгыга басарга җыенасың, яки иске чаңгыларың кыскар- ган икән, спорт инвентаре сатыла торган кибеткә барырга туры киләчәк. Бюджет – бер мәсьәлә, ә ничек соң дөрес итеп чаңгы сайларга? Материал. Иң беренче игътибар ителергә тиеш чаңгы үзенчәлеге – аның нинди материалдан булуы. Агач модельләр, билгеле, арзан, ләкин алар мораль яктан бик нык искергән һәм шуу характеристика- лары буенча пластик һәм бигрәк тә катнаш материаллардан ясалган чаңгылардан шак- тый калыша. Төп материалы агач булып, шуа торган өслеге пластик белән капланган чаңгылар шулай ук шактый арзан, тик алар белән шуу рәхәтрәк – кар буенча мондый чаңгы җитезрәк хәрәкәт итә, җепшек кар да аңа алай ук каты ябышмый. Агач һәм агачтан эшләнеп, пластик белән капланган чаңгыларның төп уңай- сызлыклары – алар авыр һәм чокырлы җирдә шуганда сынып китәргә мөмкин. Шөкер, хәзерге вакытта кибетләрдә уртача бәяле пластик чаңгыларны хәтта сай- ланып алырга да була. Пластик модельләр җиңел, чыдам, хезмәт итү срогы озак, алар сыгылмалы. Үзләрен майлау да агач энекәшләренә караганда җайлырак. Бәяләре агачларныкына караганда кый- батрак, тик алмаслык түгел. Профессиональ спортчылар композит ма- териаллардан ясалган чаңгыларга өстенлек бирә. Алар үтә җиңел, үтә тиз йөрешле һәм үтә кыйбат. Яхшы чаңгы парларының бәясе 30-40 мең сумнан башлана (ныгытма, та- як һәм ботинкалардан тыш бәя әле бу). Билгеле, физкультура дәресләре һәм ял көннәрендә урманга чыгып керү өчен мон- дый кыйбатлы чаңгы алу акыллы эш булмас.

КЕШЕ ҮЗ ТОРМЫШЫНДА НИЛӘРГӘ ГЕНӘ ГАШЫЙК БУЛМЫЙ. ЧИБӘР КЫЗЛАРГА, КИТАПЛАРГА, УЕН КОРАЛЛАРЫНА, ИЛЕНӘ Һ.Б. БУ ИСЕМЛЕККӘ, ҺИЧШИКСЕЗ, ЧАҢГЫЛАРНЫ ДА КЕРТЕРГӘ БУЛА.

Антропометрик күрсәткечләр. Моны- сын физкультура укытучыгыз барыгызга да өйрәткәндер – кулыңны күтәреп, кул чугын бөгеп, бармак очлары белән чаңгы очына тияргә кирәк. Тиясең икән – чаңгылар таман гына. Саннар сүзе белән әйткәндә: классик йөреш өчен чаңгылар – чаңгычы буеннан 25-30, ирекле стиль өчен бу аерма 10-15 см булырга тиеш. Гомумән, монда түбәндәге закончалык бар: әле шуа гына башлаган чаңгычыга бераз кыскарак чаңгы да алырга була – алар идарә итү өчен уңайлырак. Ә инде шактый тәҗрибәсе булганнар озынрак чаңгыда үзләренең йөрү тизлеген артты- рырга мөмкиннәр – чаңгыларның мондый озынлыгы тизрәк шуарга ярдәм итә. Чаңгыларны буй буенча гына сайлау җитми. Чаңгыда йөрүченең авырлыгы да зур әһәмияткә ия. Чаңгыларны дөрес алу өчен, аларны кәгазь битенә, тигез өслеккә куеп, чаңгычыны өстенә бастырырга кирәк. Әгәр кәгазь бите чаңгы астыннан бик җиңел тартылып чыга яки гомумән чаңгы белән кысылмый икән, сыгылмалырак модельләр карарга кирәк. Әгәр бик каты кысыла икән, киресенчә, катырак чаңгы эзлә. Иң шәбе – кәгазь бите чаңгы белән кысылып торса, Чаңгыга 8 гыйнварачыш Чаңгы спорты гыйнвар йә булмаса аны ипләп кенә тартып чыга- рып булса. Ныгытма төре. Агач чаңгыларга хас булган гади, йомшак һәм ярымкаты төрләр безне кызыксындырмый. Алар һәрберебезгә таныш, нык һәм гади. Тик уңайлы түгел. Хәзерге вакытта Россиядә сатыла торган пластик чаңгылар 3 төрле ныгытма белән җиһазлана: Nordic 75 (ботинкалары белән бергә сатыла, ботинка астында тишекләре була)  SNS , NNN һәм аның яңа төре NIS. Болар арасында аермалар – ботинканы чаңгыга ничек итеп беркетүдә һәм бәядә. SNS һәм NIS – профессиональ спортчылар куллана торган ныгытмалар. Иң оптималь вариант – NNN төре. Бәяләре Nordic 75кә караганда нибары ике-өч тапкыр артыграк, ә ботинканы беркетү уңайлылыгы, ныклыгы һәм тизлеге буенча алар – алыштыргысыз. Хәзерге вакытта ныгытмалар, гадәттә, инде чаңгыга куелган була. Юк икән – спорт товарлары кибетендә махсус осталар бар, шуларга мөрәҗәгать итә аласыз. Җитештерүче. Монда бар да җайлы. Дөньяда алдынгы биш фирма-җитештерүче бар: Rossignol, Madshus, Salomon, Fischer, Atomic.



ПРОБЛЕМА №2. ЯРЫЙ, ЧАҢГЫ АЛ ДЫМ, Ә ТАЯК БЕЛӘН БОТИНКА?

Таяклар. Таякларның, чаңгылар кебек үк, үз характеристикалары бар. Иң бе ренчесе – таякның озынлыгы. Гади чабыш чаңгылары өчен таяклар җилкә буенда булырга тиеш. Чаңгы таякларының нинди материалдан булуы да мөһим – авырлыгы, сыгылма- лылыгы һәм ныклыгы нәкъ менә шушы күрсәткечтән тора. Монда бар да бюджетка бәйләнгән. Ботинкалар. Иң беренче игътибар ителергә тиеш әйбер – чаңгыгызда нин- ди ныгытма төре торуы. Ботинкаларны нәкъ менә шуларга карап сайларга кирәк. Алдынгы җитештерүчеләр – нигездә, чаңгыларныкы кебек. Яхшы ботинка модельләрендә кар керүдән, аяк ару, туңу, төрле җәрәхәтләрдән югары дәрәҗәдәге саклау технологияләре кулланыла – калын йон оеклар да киясе юк.

ПРОБЛЕМА №3.

БУЛДЫ БУГАЙ, БАРЫСЫН ДА АЛДЫМ. КИТТЕМ ШУАРГА? Ашыкмый тор. Әле чаңгыларны майлыйсы да бар бит. Европада һәм соңгы вакытта Россиядә дә майлау таләп итми торган махсус насечкалы чаңгылар популярлык казанды. Аларның ботинка астындагы шуу өслегенә махсус насечкалар ясалган. Тик шулай да бик салкын булган очракта алар булышмаячак, барыбер майларга туры киләчәк. Югыйсә, чаңгыгыз «атачак». Кыскасы, майлау өчен... Ә тукта, онытканмын! Чаңгыны ничек итеп дөрес майларга икәнен беләсең килсә, мастер- класс сәхифәсен ачып кара - бар да тәфсилләп язылган.

ПРОБЛЕМА №4. Башка проблемалар калмады, дус тым. Яхшылап киен дә, әйдә, чап тизрәк чаңгы юлына. Һәм... синең тормышың үзгәрәчәк, иманым камил.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев