Логотип Идель
Ялкын

НӘРСӘ ТЫҢЛАРГА СОҢ БУ ҖӘЙДӘ?

Һәрбер җәй күңелле вакыйгаларына өстәп, җырлары белән дә хәтергә кереп калучан була. Бу җәйне нинди җырлар хәтерләтер - анысы күпмедер күләмдә диңгез ярларында яңгыраган радиолардан, телевидениедан тора. Тик үз тормышына саундтрекны үзе сайларга өйрәнгәннәргә нәрсә тыңларга соң? "Ялкын"нан берничә тәкъдим сезгә.

Таң атканда нәрсә тыңларга?


Juna

Җәйнең бер минутын да әрәм итәргә теләмичә, таңда ук уянучыларга. Көннең бу вакытында нәрсә тыңларга соравы аеруча актуаль. Кояшның беренче нурларына, җылымса җилгә аваздаш  Juna төркемен тәкъдим итәбез. Бу җырларның һәр авазында җәйге иртә йомшаклыгы, яшәеш тылсымы чагыла кебек.

[playlist ids="8854,8855"]

Җәйге көннәрдә нәрсә тыңларга?


K-Ru

Көнең яхшы үтсен дисәң, кәеф күтәренке, уйлар якты булырга тиеш. Боларның барысы да K-Ru иҗатының нигезен тәшкил итә. Күкне болытлар сырып алганда да, эшләр син теләгәнчә генә бармаган очракта да, бу җырларны тыңлаганнан соң бар да бик-бик шәп булачагына ышана башлыйсың. Бу җырлар кергән альбомы чыккан көннәрдә K-Ru "Ялкын"га болай дигән иде: "Мин бер көнне уяндым да, кара әле, минем бит кешеләргә әйтер сүзем бар, мин бу альбомны яздырырга тиеш дип уйладым. Яхшырак бул, үзеңнән башла, тормышны ярат диясем килде".

[playlist ids="8856,8857"]

Җылы кичләрдә нәрсә тыңларга?


Zarina Vildanova

Вакыйгаларга бай көннән соң, ачык тәрәзәдән салкынча җил урманнан ылыс исе китергәндә, гаилә белән бакча түренә кичке чәйгә җыелганда, гаиләдәге һәр кешегә дә якын булырдай  нәрсә тыңларга соң дип баш ватучыларга! Зәринә Вильданова иҗатында һәр татар кешесенә таныш җырлар яңа яңгыраш таба.

[playlist ids="8858,8859,8860"]

Йокысыз төннәрдә нәрсә тыңларга?


Oscar&c7c5

Йокыдан калучылар өчен махсус: бу елның (һәрхәлдә, без - "Ялкын"нар өчен шулай булды. - ред.) иң көтеп алынган альбомы. Әскәр Юнысов һәм С7С5 төркеме егетләре аны нәкъ менә беренче җылы төннәргә өлгерттеп җиткерде. Татар альтернатив музыка сәхнәсенең БГсы Альберт Исмаил кайчандыр, кемдер турында гаҗәпләнеп: "Үзе татар, үзе матур", - дип шаярткан иде. Бу сүзләр Oscar & C7C5 төркеме иҗатына бик туры килә кебек :).

[playlist ids="8861,8862"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев