Логотип Идель
Ялкын

БӨТЕНДӨНЬЯ ТАТАР ЯШЬЛӘРЕ КАЗАНГА КАЙТА

Агымдагы елның 4-7 август көннәрендә Казанда VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы уздырыла. Быелгы форум эшчәнлегендә 30 чит илдән, Россия Федерациясенең 60 регионы һәм Татарстан районарыннан 900дән артык делегат катнашачак. Шулай ук Форумга мәртәбәле кунаклар: галимнәр, дәүләт, мәдәният һәм фән эшлеклеләре, иҗтимагый оешма җитәкчеләре чакырылган.




Кайчан: 4-7 август
Кайда: Татарстан, Казан



Форум программасында пленар һәм биш юнәлеш буенча секция утырышлары каралган. Секцияләр “Акыл фабрикасы” проектлар мәктәбе форматында узачак һәм алар:




“Тарих һәм туризм”
“Мәгариф һәм тәрбия”
“Этномәдәни проектларның менеджменты”
“Tatweb 2.0 (Татар теле һәм интернет)”
“PR һәм журналистика”



темаларына багышланачак.


Бөтендөнья татар яшьләре


Программада “Дөньякүләм татар кафесы” (оешмаларның эшчәнлекләре турында кыскача презентация форматында чыгышлар), Алинә Шәрипҗанова һәм Элмир Низамов катнашында “Калеб” кичәсе һәм башка мәдәни-мәгълүмати, экскурсион-танып белү чаралары каралган, шулай ук делегатлар «Казанның 1000 еллыгы музее», махсус икътисадый зона - «Иннополис», Арчаның шәһәр бәйрәме, Печән базары фестивалендә катнашачаклар.


Бөтендөнья татар яшьләре 2


VII форум эшчәнлеге нәтиҗәсендә Бөтендөнья татар яшьләре форумының Координацион Советтан һәм рәистән торган идарә органы сайланачак. Шулай ук татар яшьләренең инициатив картасы кабул ителәчәк. Форум Советы - даими эшләүче идарә органына Россия регионнарындагы һәм чит илләрдәге татар яшьләре оешмалары җитәкчеләре һәм активистлары керәчәк.


Бүгенге көндә Форум Бөтендөнья буенча 100гә якын иҗтимагый, дини һәм мәдәни оешмаларны берләштереп һәм координацияләп тора.
VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан оештырыла.


Бөтендөнья татар яшьләре 3



Тарихи белешмә:


«Бөтендөнья татар яшьләре форумы» иҗтимагый оешмасы 2004 елда оештырыла. Шул ук елның 24-28 июнь көннәрендә беренче Форум уза. Ул Татарстаннан, Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән һәм 16 чит илдән үзенә 484 делегат җыйды. 2012 елда V Форумда Татарстан Республикасы Президенты да катнашты.
Бөтендөнья татар яшьләре форумының Уставы буенча, бу халыкара оешманың форумы ике елга бер уздырыла. Аның максатлары – туган телне, үз тарихыңны һәм мәдәниятеңне белү кебек милли кыйммәтләрне яшь татарлар тарафыннан саклау юллларын эзләү һәм якындагы перспективада милләт үсешенең кыйбласын билгеләү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев