Логотип Идель
Ялкын

БОРЫНДЫКТА БАДМИНТОН: КҮРСӘТМӘ УЕН

ҺӘРКАЙСЫГЫЗНЫҢ БЕР ГЕНӘ БУЛСА ДА КУЛЫНА РАКЕТКА АЛЫП, ВОЛАН БӘРЕП КАРАГАНЫ БАРДЫР. БУ УЕН БАДМИНТОН ДИП АТАЛА. ҺӘМ СПОРТНЫҢ ИҢ ХӘРӘКӘТЧӘН, ЕГӘР ҺӘМ ӨЛГЕРЛЕК ТАЛӘП ИТӘ ТОРГАН ТӨРЕ САНАЛА. АНЫ БЕРГӘ БЕР ДӘ, ПАРЛАП ТА УЙНАРГА БУЛА. БҮГЕН БЕЗ ПАРЛАП УЙНАРБЫЗ.




Уенчылар:

Адилә Хөснетдинова — «Татарстан Open Junior» Бөтенроссия рейтинг турнирында — бронза, «Герой летчик космонавт Максим Сураев» призына үткәрелгән Бөтенроссия турнирында алтын медаль алган бадминтончы.
Гүзәл Хәйруллина — «Татарстан Open Junior» Бөтенроссия рейтинг турнирында — бронза, «Беренче космонавт Юрий Гагарин» кубогына үткәрелгән Бөтенроссия турнирында көмеш һәм бронза, «Ак төннәр» Бөтенроссия турнирында көмеш призер.
Фирүзә Хуҗина — «Татарстан Open Junior» Бөтенроссия рейтинг турнирында бронза медаль алган уенчы.
Йолдыз Миңнуллина — «Җиңелгән кеше бакча утый» кубогына үткәрелгән Мөслим районы Салавыз Мухан авылының Садовая урамы турнирында өч уенчы арасында өченче урын.

Казыйлар:

Хәмзә Юнысов — Борындык бадминтончыларының тренеры, Кайбыч районы Борындык мәктәбенең физкультура укытучысы, Татарстанның «Физик культура һәм спорт отличнигы» билгесе, Россиянең «Гомуми белем бирүнең почетлы хезмәткәре» түш тамгасы иясе.
Диана Гобәйдуллина — «Беренче космонавт Юрий Гагарин» кубогына үткәрелгән Бөтенроссия турнирында көмеш һәм бронза медаль алган бадминтончы.
Кагыйдәләр:
Бу уенда һәр сорау волан ролен үтиячәк. Уенчыларның максаты — сорауны тотып алып, бер-берсенә тапшыру, ягъни бер-берсенең җавапларын тулыландыру. Уенның теләсә кайсы урынында казыйлар туктатып, төзәтмәләр кертергә хокуклы.

«ПОДАЧА» №1: УЙНЫЙК ИНДЕ, АБЫЙ!


бадминтон_2

Йолдыз: Турнирларда җиңү өчен бадминтонга озак өйрәнәсеме?
Адилә: Без 2нче класстан шөгыльләнә башладык. Физкультура дәресләрендә дә бадминтоннар уйнадык инде.
Гүзәл: Әйе, атнага өч тапкыр.
Фирүзә: Әле тагын физкультура дәресендә дә бадминтон уйный идек. Бадминтонда нәрсә яхшы: һәр класста бит баскетбол, волейболларга команда җыеп булмый. Бигрәк тә авыл мәктәбендә. Ә монда ике кеше булса, уен уйнала инде.
Адилә: Аннары, бадминтонда бәрелешмисең, травмаларны әзрәк була. Хәмзә абыйны аптыратып бетерә идек, уйныйк инде абый дип.
Хәмзә абый: Тәнәфес булдымы, бөтен мәктәп спортзалда инде безнең. Мин ничек уйлыйм: балага физкультура дәресен яраттырырга кирәк. Һәр баланың үз мөмкинлеге бит. Әйтик, тулы малай белән ябык малай турникта бер дәрәҗәдә күтәрелә алмый. Ләкин ул гер күтәрә, уеннарда әйбәт уйный. Шуңа һәр балага үзенә туры килә торган шөгыль табарга тырышам мин. Иң мөһиме — яратсыннар алар физкультураны, дәрескә теләп йөрсеннәр, шул вакыт араларыннан чемпионнар да килеп чыгачак.

«ПОДАЧА» №2: БАДМИНТОН КҮЗЛЕКНЕ САЛДЫРА


бадминтон_2

Йолдыз: «Физкультура — лечит, спорт — калечит» дигән гыйбарә бар бит әле. Ул яктан бадминтон — спортмы, әллә физкультурамы?
Адилә: Спортын да спорт, тик сәламәтлеккә дә бик файда. Ул күз күремен яхшырта, мәсәлән.
Фирүзә: Әйе, мин элек күзлек кия идем. Ерактан начар күргәнгә. Күз врачларының хәреф күрсәтә торган такталары бар бит? Шуның өстән дүртенче юлын күрми идем инде. Ә бер көнне дәрестә утырам. Тактага карадым да шаккаттым. Барысы да күренә кебек тоелды. Барып тикшерткән идек, чыннан да, яхшырган диделәр.
Гүзәл: Уенда волан артыннан күзәтәбез бит. Тегендә-монда оча секунд эчендә, күз шуның артыннан йөреп яхшыра инде ул.
Адилә: Күзгә генә түгел, гомумән сәламәтлеккә яхшы ул бадминтон.
Фирүзә: Гел чабып йөрисең чөнки, бер тик тормыйсың. Чак кына басып торасыңмы, җиңелдең дигән сүз.
Хәмзә абый: Бадминтончылар еракка яхшы сикерә, кыска дистанциягә әйбәт йөгерәләр. Аяк гел сикереп тора бит бу уенда. Секунд саен оча ул волан, молекула кебек бөтен зал буенча оча. Уенчы тик тормаска тиеш. Машинаны да бит кабызгач та дүртенче тизлеккә күчермисең, монда да шул инде: кирәк вакытта өлгер булыр өчен гел хәрәкәтләнеп торырга кирәк. Юкка гына космонавтлар уйнамаган инде ул бадминтонны, башны да эшләтергә кирәк монда, чыдамлык та кирәк.

«ПОДАЧА» №3: КОРЕЯЛЫЛАРДАН ӨЙРӘНӘБЕЗ


бадминтон_4

Йолдыз: Сез Бөтенроссия турнирларында җиңеп кайтасыз. Ә чемпионнар үзләре кемнән өйрәнә, кемне планка итеп куя?
Фирүзә: Беренче укытучыбыз — Хәмзә абый инде, ул өйрәтә.
Гүзәл: Шуңа өстәп күп малайлар-кызлар интернеттан өйрәнәләр. Видеолар карыйлар. Ничек «крутой» итеп алырга воланны — шуның кебек алымнар инде.
Диана: Көндәшләрдән дә өйрәнәбез без. Менә хәзер Уфа кызлары көчәеп килә. Көчле бәрәләр алар.
Фирүзә: Әйе, аларның Швецова, Кирилова кебек кызлар көчле. Видеолар дигәннән, Ли Джей Бок дәресләрен карыйбыз. Халыкара тренер ул, кореялы үзе.
Адилә: Менә аларның техника бөтенләй башка, тиз хәрәкәтләнәнләр.
Гүзәл: Ул, әйтик, уен вакытында гел уртада торырга куша. Бәрдең воланны — кире уртага килеп бастың. Уртадан һәр якка бертигез ара кала чөнки.
Хәмзә абый: Мин үзем дә бу уенга Интернеттан карап өйрәндем. Стойкаларын, ракетканы ничек тотарга — башта үзем өйрәнәм, икенче көнне балаларга килеп өйрәтәм. Шулай, барыбыз бергә өйрәндек дияргә була.
Фирүзә: Планкага килгәндә, үзебезнең Воробьевлар кебек уйныйсы килә.
Адилә: Белорусиядән Казанга күчеп кайткан бадминтончылар гаиләсе. Әти-әниләре — тренер. Балалары Григорий белән Виктория — көчле уенчылар.

«ПОДАЧА» №4: ЕЛАМАСКА КИРӘК


бадминтон_3

Йолдыз: Һәр спортчының үзенә күрә аерым алымнары, җиңү серләре була бит инде.
Гүзәл: Әйе, бар андый нәрсә. Төрле алдавычлар бар уенда. Мәсәлән, еракка бәргәндәй итеп кизәнәсең дә, алга гына җибәрәсең. Каршы яктагы уенчы тотам дип, ераккарак китә дә алга килеп алырга өлгерми кала.
Фирүзә: Яки подача вакытында бер якка төбәп торасың да... Көндәшең күзеңә карый бит инде... Шулвакыт икенче якка бәреп җибәрәсең.
Адилә: Тагын тренировкалар кирәк инде. Башта без үзебезнең спортзалда гына шөгыльләнә идек, хәзер Кайбычка да барабыз. Бу спортзал актлар залыннан гына ясалган, түшәме биек түгел. Волан түшәмгә тия гел.
Фирүзә: Әйе, биек түшәмле зал һәм Хәмзә абый кирәк. Ул булмаса, белмим, бу уңышларга ирешер идекме.
Диана: Турнир вакытында үзеңне гел җиңүгә көйләргә кирәк. Һәм бер-береңнең күңелен күтәреп торырга.
Гүзәл: Дөрес, җиңелә башласаң да, барыбер, без җиңәбез дип уйларга кирәк.
Адилә: Казыйлар белән бәхәсләшмәскә, көндәшеңә дә ачуланмаска кирәк. Җиңелә белергә дә кирәк.
Фирүзә: Спортта шулай инде — тырышырга, еламаска һәм җиңәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев