Логотип Идель
Ялкын

"БОЛАН ТАУЛАРДА ЙӨГЕРГӘН АЙ"

...Ул да булса – август. Борынгы төркиләр үзләренең яшәешләрен һәм вакыт хисабын «дөнья яратылган» мизгелдән башлаганнар. Һәм күзәтергә керешкәннәр: табигатьне, вакыйгаларны, үз кичерешләрен. Нәрсәдер үзгәргән, нәрсәдер кабатланган. Тоташ хаостан торган дөнья акрынлап «җыела» башлаган һәм бер системага салынган. Без бу хикмәтне календарь дип атыйбыз.

Борынгы күчмәннәр дала, мал-туар, җәнлекләр тормышындагы нечкәлекләрне бик яхшы белгәннәр. Үләннәрнең саргаюы һәм янә яшәрүе, хайваннарның үз-үзен тотышындагы даимилек, йә булмаса үзгәрешләр, күренекле кешеләрнең яше, гадәттән тыш вакыйгалар – болар барысы да вакытны билгеләү өчен үзенә күрә бер хисап ноктасы булган.

«Унике»нең хикмәте

Күлтәгин хөрмәтенә куелган ташъязманы өйрәнеп, галимнәр борынгы төркиләрнең баштагы чордагы календарьларында 10 ай гына булуы һәм аларның исемнәре тәртип саннары белән йөртелүе хакында яза. Аның беренче ае кытай календаренең өченче аена туры килгән. Беренче ике ай «улуг һәм кичиг ай» дип аталган. Бу календарь төркиләрдә бик озак кулланылыштан төшмәгән.

Хәзәр-болгарларның да үзенчәлекле календарьлары булган. Ул ел вакытының 4 тигез өлешкә бүленүенә нигезләнгән. (Хәзерге фасыллар белән чагыштыр!) Хәзәр-болгарларда киң кулланылышта йөргән боҗра сыман амулетлар да 4 тигез өлештән торган. Боҗралар ат, кош, болан, тәкә сыннары белән бизәлеп, җанварларның башлары кояш юнәлеше хәрәкәтенә каратып урнаштырылган була.

Идел болгарлары үзләренең элгәрләреннән – Азов буе болгарларыннан мирас итеп 12 еллык «җанвар циклы»на нигезләнгән төрки-монгол календарен алганнар. Ул борынгы Кытай календаре тәэсирендә оешкан булган. Монда да һәр ел хайван исеме белән аталган.

«Болгар кенәзләре исемлеге» буларак билгеле борынгы тарихи ядкәрдә, шушы циклга таянып, һәр хакимнең идарә иткән еллары һәм аның кайсы ыруга караганлыгы күрсәтелә. Дунай буе Болгар ханнарының идарә иткән еллары шушы календарь белән бирелә. Ул 2 өлештән тора. Беренчесе VII гасырда Аспарух хан вакытында төзелгән. Монда Дуло ыруының борынгылыгы исбат ителә. Шәҗәрә башы Атилла һәм аның улы Эрнахка барып тоташа. Икенче өлештә VIII гасырның уртасына кадәр Аспарухның варислары санала.

«Исемлек»тә ел хисабы төрки-монгол 12 еллык җанвар календаре белән бара. Анда 1 – Сомор (Тычкан), 2 – Шегор (Сыер), 3 – Вер (Бүре яки Аҗдаһа), 4 – Дванш (Куян), 6 – Дилом (Елан), 8 – Теку (Сарык, Тәкә), 10 – Тох (Тавык), 11 – Етх (Эт), 12 – Докс (Дуңгыз) еллары теркәлгән.

Болгар археологик истәлекләре арасында 12 еллык цикл календарының хайван рәсемнәре еш очрый (барс, куй-тәкә, эт, тавык, куян, тычкан). Аларның бер өлеше бөти-асмалар рәвешендә сакланган. Күрәсең, кешеләр бу бөтиләрне туган елларына туры китереп такканнар. Алар бу хайваннарның саклау көченә ышанганнар. Ә тулы календарьны болгар һөнәрчеләре бронза калайларга, шомартылган көзгеләрнең икенче ягына басканнар яки чүкегәннәр. Хайваннар алардагы календарьда тәртипләрен саклап, бер-бер артлы әйләнә буенча «атлыйлар».

Монгол яуларына кадәр үк төрки халыкларда «җанвар календарь циклы» хакында легендалар киң таралган булган. XI йөзнең атаклы төрки галиме Мәхмүд Кашгарый сүзлегендә болай дип яза: «Төркиләр 12 төрле хайван исеменнән 12 елга исем куйганнар. Туган елларын, сугыш тарихларын һ.б.ны әнә шул еллар әйләнешеннән чыгып исәпләгәннәр». (Иң киң таралган бер легенданы белешмәдә табып укый аласың).

Гаеп хайваннарда?!

«Җанвар циклы» чын мәгънәсендә халык календаре булган. 12 еллык циклдагы хайванның кайсы килүенә карап, сынамышлар әйтелгән, шигырь юллары иҗат ителгән. Мәсәлән, Тавык елы керсә, азык-төлек мул була, әмма тәшвиш көчәя, дип ышанганнар. Чөнки тавыкның ризыгы ашлык бөртеге булып, аны табып ашау өчен ул туфрак актарып һәм әйберләрне туздырып йөри. Ачлык, бәхетсезлек еллары булып Куян, Куй еллары саналган. Бәрәкәтле еллар рәтенә Барс, Эт, Сыер еллары кергән. «Барс елы – байлык, Сыер елы – туклык, Куй елы – кытлык, Куян елы – йотлык» дигән безнең бабайлар.

Еш кына кайбер халыкларда «җанвар циклы»н җирле шартларга яраклаштырырга тырышканнар. Бу хәлне без әлеге дә баягы «Болгар кенәзләре исемлеге»ндә күрәбез. Анда Барс (юлбарыс) елы бүре елына алыштырылган (вер, вере, чуаш телендә кашкãр). Бу чыннан да Дунай болгарлары өчен җирле хайван. Моннан тыш, бүренең борынгы төрки культ булуын да онытмаска кирәк. Безнең җирлектә Маймыл (Мишин) белән беррәттән, Керпе, Аҗдаһа (Ләү) белән янәшә Кәлтә яки Балык елы кулланылышта булган.

Сәгатең кемне күрсәтә?

Календарьда айлар, көннәр ничек бирелгән диярсез. Аларга тәртип саннары куелган. Күлтәгингә багышланган мәңгеташта корылманың «маймыл елының җиденче ае егерме җиденче көнендә корылуы» хакында язылган. Димәк, айлар да сан белән билгеләнгән, ункөнлекләргә бүленгән. «Болгар ханнары исемлеге»ндә тәртип саннарына нигезләнгән 8 айның исеме теркәлгән: «алем, вечем, тутом, бехти, алтом, етхем, твирем, ени алем» – беренче, өченче, дүртенче, бишенче, алтынчы, җиденче, тугызынчы, унберенче айлар.

Көннәр циклдагы хайваннар исеме һәр тәртибендә алып барылган. Димәк, борынгы төркиләр өчен 12 көннән торган цикл атнага охшаш бер вакыт берәмлегеннән торган. Алай гына да түгел, хәтта циклдагы хайван исеме белән сәгатьләр дә ачыкланган. Мәсәлән, Барс елының өченче аеның Сыер көненең Елкы сәгате. Шулай да борынгы төрки чыганакларда айдагы көн, гадәттә, Күлтәгин ташындагыча, тәртип саны белән күрсәтелә.

КЫСКАЧА БЕЛЕШМӘ

БОРЫНГЫ ЛЕГЕНДА

Борын заманда кешеләр ел хисапларын хайван исемнәре белән атап йөртергә ниятләгәч, бу хәбәр тиз арада җәнлекләргә барып ирешкән. Алар арасында зур шау-шу купкан. Һәрберсе календарьның башында торырга тели икән. Озак бәхәсләшкәч, наян тычкан болай дигән: «Елның килгәнен күзәтеп торыйк та, кем алдан күрсә, шул ел башы булыр». Шулай килешкәннәр. Ә хәйләкәр тычкан дөя өркәченә менеп утырган да, елның килгәнен иң алдан күреп алган. «Ел башы» дәрәҗәсенә ул лаек булган. Беркатлы дөяне исә исемлектән үк сызып ташлаганнар. «Дөя буена ышанып коры калган» гыйбарәсе шул заманнан калган, имеш.

Мәгълүмат Гамирҗан Дәүләтшинның «Төрки-татар рухи мәдәнияте тарихы» китабыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев