Логотип Идель
Ялкын

BMX: КАЛИФОРНИЯДӘН - КАЗАНГА

Интернеттан «bmx нәрсә ул?» дип сораганда, гел бер җавап аласың: «BMX (Bicycle Мoto eXtreme) 60нчы елларда Калифорниядә барлыкка килгән велоспорт төре». Бу шулай, ләкин мин сезгә bmxның барлыкка килү тарихын сөйләргә җыенмыйм. Мәкалә әлеге спорт төренең Казанга үтеп керүе һәм урнашуы турында булыр.

Без нәрсәдән башладык


Bmxта мин 2005 елдан бирле йөрим. Ул вакытта әле як-ягыннан тимер көпшәләре чыгып торган кечкенә велосипедлар күпләрне гаҗәпләндерә иде. Әйләнә-тирәдәгеләр мөнәсәбәтенә бирешеп, кайберләребез кеше алдында йөрергә оялалар иде хәтта. Тик бу спорт төрен популярлаштырырга тырышучылар һәм bmxта йөрүләре белән горурланучылар да бар иде арабызда. Без бергә йөри башлаган кешеләрнең күбесе хәзер моның белән шөгыльләнми инде, ләкин ул чакта без буш вакытыбызның һәр минутын велосипедка багышлый идек.

Bmxчыларның өч төп  җыелу урыны бар иде: Милли-мәдәни үзәк (безнеңчә «үзәк» кенә), Җиңү Паркы һәм 8нче Март урамындагы җир трамплиннары. «Үзәк»тә яссылыклар һәм түбән граньнәр бик күп - Казан bmx стиле нәкъ шунда туды да инде. Җиңү Паркы - тәвәккәлләр өчен генә, ә менә 8нче Март урамында бу ике үзенчәлек бергә кушыла. Мин иң башта ук бу спорт төренең үземнеке икәнен аңладым. Егылып, тәнем кара көйсә дә. Bmx һәрвакыт минем белән булачак.

BMX 1

Беренче велосипедлар


2006нчы елда минем күнекмәләрем артты. Ел дәвамында дәресләрдән соң эшләү исә журнал тышлыгында гына күрә торган хыялымны тормышка ашырды - яңа велосипед алдым. Ул вакытта Казанда bmxка кирәкле компонентлар сата торган кибетләр юк иде әле, барысын да Мәскәүдән алып кайта идек. Ә инде 2010 елда безнең шәһәрдә дә bmx компонентлары эшләп чыгара торган беренче фирма ачылды, ул Brotherhoodbmx дип атала. Бу 5 ел дәвамында без бу спорт төренең иң яхшы якларын үзләштердек.

BMX 2

BMX безгә нәрсә бирде


Хәзер инде мин үзем дә, ә минем белән бергә Казан велоспорты да шактый үсеш алдык. Экстрим-фактор клубы үткәрә торган ярышлар исә бу үсеш тизлеген арттырды гына - ярыш рухы туды. Дөрес, үз дусларың белән ярышу кыен, ләкин бездә җиңелүчеләр булмый иде. Пьедесталдагыларга караганда, гел үзеңне күз алдына китерәсең, һәм бу тойгы бер миндә генә түгел, башка райдерлар да шулай ди.

Хәрәкәтнең иң башында без барлыгы 20 кеше тирәсе идек, бүген Казанда гына да 100-200ләп райдер бар. Күпләр һәрдаим шөгыльләнә, икенчеләре исә модага иярә. Ничек кенә булмасын, һәркем үзенә ниндидер яңалык ача. Чөнки райдер өчен bmx - гади велосипед кына түгел, ул үсеш мотивациясе, ул синдә холык тәрбияли.

Соңгы елларда киң күләмле үзгәрешләр булып тора, безнең фикерләү дә, гади халык фикерләве дә теге еллардагысыннан нык аерыла. Ләкин бүген дә әле безнең кебекләргә сәерсенеп караучылар җитәрлек. Шунысы мөһим, без - Калифорниянеке түгел, без үз җирле стилебезне булдырган bmxчылар.

BMX 4

 
BMXНЫ ИЯРЛӘҮ ТӘҖРИБӘСЕННӘН

  • Велосипед чылбырын саклау өчен куелган катафотларны һәм пластик калканны салдырыгыз - алар өстәмә авырлык бирә.

  • Тәгәрмәчләрне 4,5 атмосферадан да ким булмаслык итеп тутырыгыз - трюклар башкару өчен бу иң кулай басым.

  • Велосипед иярен тезләр арасында калырлык итеп беркетү яхшы, иярне кысып башкарыла торган трюкларда уңайлы була.

  • Тормозларның икесен дә салдыра күрмәгез! Бик салдырасыгыз килсә, алдагысын алыгыз.

  • Тормозны гудрон белән ышкымагыз. Баштан ук яхшы кысалар (колодки) һәм хромланган тугым (обод) булдырыгыз.

  • Яңа трюклар өйрәнгәндә, тез һәм балтыр саклагычлар киегез, шлем һәм перчаткалар да комачау итмәс.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев