Логотип Идель
Ялкын

«БИТЛЕК АРТЫНДА»

Йөрәк тибеше ешая, тамак кибә... Ничек тә сер бирмәскә! Ничә караш сынап миңа төбәлгән. «Мин – мафия түгел!» дим, ялганыма үзем дә ышанырлык итеп.

Соңгы арада күпчелек дусларымнан «Кичә төне буе «Мафия» уйнадык, йокы туймаган», «Ул – чын мафиози, беркем шикләнмәде дә хәтта» кебегрәк сүзләр ишетә башладым. «Әйдә, кич клубка «Мафия» уйнарга!» дигән тәкъдимнәргә «Бүген вакытым юк шул» дип җавап бирергә туры килә иде. (Уйный белмәвем турында үлсәм дә әйтмим бит инде). Интернетның астын-өскә китереп, уенның кагыйдәләрен эзләп таптым. Беренче карашка бар да бик гади кебек, ләкин уен бер дә кызык тоелмады.

Эзләгәнемне табып, «Мафия»га карата кызыксынуым тәмам сүрелгәч, бер дустымның туган көненә эләктем. Кунакларның барсын да өстәл артына тезеп утыртып, битлекләр тараттылар – программада бүген «Мафия» уены. Башта үземне сәер хис иттем, каушадым, дулкынландым, тотлыга башладым. Нәтиҗәдә, мине беренче турда ук мафия тамгасы тагып уеннан куып чыгардылар. Бер гаепсезгә, мин «гади халык» вәкиле идем. Киләсе уенда инде тынычландым дип уйлап кына бетергәндә, үземдә картаның карасын күрүгә кан басымы тагын ешайды. Мин – мафия! Әллә каушаудан, әллә кагыйдәләрне бик белеп бетермәгәнгә ялгыш коллегам мафияне «үтергәнмен». Бәлки шуңадыр миндә берсе дә шикләнмәде һәм уенда мафия өстен чыкты. Ошый башлады бит әле бу уен! Дуслар, танышлар белән уйнавы гына авыр, алар сине яхшы белә, ялганыңны да шунда ук сизеп ала.

Киләсе ял көннәрендә инде мин үзем дустымны «Мафия» уйный торган кафега яки клубка барырга өнди башладым. Башта уенны оештыручылар белән элемтәгә кердек, социаль челтәрдә махсус төркемнәре бар аларның. Алар сине катнашучылар исемлегенә кертә, уенның кайда, кайчан булачагын әйтә. Билгеләнгән көнне Казанның үзәгендә урнашкан кафега юнәлдек. Киемне дә мафиозилар стиленә туры китерергә тырыштым (дуслардан эшләпә дә алып тордым, килештердем). Кирәкле атрибутларны битлекләр, карталар оештыручылар үзләре тарата. Өстәл артында таныш булмаган кешеләр һәм барысы да сине алдарга омтыла. Һәр нәрсәгә игътибарлы булырга кирәк. Мафия ролендә тагын да катлаулырак, кешеләрне ышандырырга, дөрес тактика сайларга кирәк (бик тыныч утырсаң – сине мафия дип уйларга мөмкиннәр, артык күп сөләшәсең икән, монысын да алдау билгесе итеп кабул итәчәкләр). Мафияләрне ялган шул дәрәҗәдә берләштерә, уеннан соң алар инде бер-берсен күптән белгән якын дуслардай җиңүләренә шатланып утыралар яки оттыруның сәбәпләрен анализлый.

«Мафия» уены ярдәмендә үзеңдә әңгәмәдәшеңне сиземләү, җәмгыяви фикер белән идарә итү, конфликтлы ситуациядә үзеңне тоту күнекмәләрен булдыру, тапкырлык, ышандыра белү кебек моңарчы сизмәгән сыйфатларны ачачаксың. Бүген «Мафия» уены кайберәүләргә яхшы гына табыш та китерә. Кафеда уйнарга җыенасың икән, син монда нәрсә дә булса сатып алырга тиеш. Махсус клубларда өстәлләргә алдан заказ бирәсең, керү, уен өчен түлисең. Минем өчен, тиешенчә киенеп, атнага бер тапкыр таныш булмаган кешеләр арасында «Мафия» уйнау инде гадәткә әверелде. Безнең төркемгә яңа уенчылар өстәлеп тора, җыелу урыны да атна саен үзгәрә. «Мафия»не теләсә кая уйнарга мөмкин: өйдә, кафеда, клубта, паркта... Минемчә, шуңа күрә ул үзенең популярлыгын югалтмый. Дусларыгыз белән җыелып сез дә уйнап карагыз, бу – ял итүнең менә дигән ысулы.

Справка

«Мафия» уенын 1986 елда МДУның (МГУ) психология факультеты студенты Дмитрий Давыдов уйлап таба.

Уенның кагыйдәләре

Алып баручы карталар өләшә. Кызыл тамга – «гади халык», каралары эләгүчеләр – мафия. Уен барышында «көн» белән «төн» чиратлаша. Төнлә мафия күзләрен ачып бер-берсе белән таныша, «корбан» сайлый, ә калганнар «йоклый». Көн җиткәч, алып баручы кемне «үтерү»ләрен әйтә, ул кеше уеннан чыга. Барлык катнашучылар да фикер алыша, һәркем үзенең гаепсезлеген исбатларга тырыша. Ачык тавыш бирү нәтиҗәсендә бер уенчыны «төрмәгә утырталар» – ул да уеннан чыгарыла, аның картасы (статусы) калганнарга күрсәтелә. Уен шул рәвешле дәвам итә. Мафия фаш ителә һәм хакыйкать өстен чыга яки мафия гади халыкны «үтереп бетерә» – җиңә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев