Логотип Идель
Ялкын

БЕЛЕМ ЙОРТЫМ - 29 НЧЫ МӘКТӘП

Белем йортым турында сөйлим әле... Ул Түбән Камада, №29 мәктәп! Безнең мәктәпнең зур тарихы бар, аңа инде 25 яшь. Бу вакыйга барыбыз өчен дә зур шатлык. Мәктәпнең елдан-ел үсүенә чын күңелдән сөенәбез.  Үзебезнең куанычыбызны бар җиһанга җиткерәсебез килә. Еш кына мәктәптә телеведениягә төшерәләр, кунакларга без рәхәтләнеп белем йортыбыз турында сөйлибез, директорыбызның, мөгаллимнәрнең алыштыргысыз затлар булуы турында интервью бирәбез. Газета-журналларда үз мәкаләбезне күреп канатланабыз.


Безнең әти-әниләр дә 29 нчы мәктәптә белем алган. Алар һәрчак якты хатирәләр белән бу елларны искә алалар, яратып укытучылар хакында сөйлиләр. Әти-әниләребезгә белем биргән мөгаллимнәр безне дә укыта. Мәктәбебез укытучылары үзләренең сабырлыклары, гаделлекләре, укыту алымнары белән һәр кешене таң калдыра.

Без инде бишенче сыйныфта белем алабыз. Ә беренче сыйныфка аяк атлаган көннәр бүгенгедәй хәтердә. Беренче укытучыбыз Савельева Светлана Василий кызы безнең күңелләрдә иң матур истәлекләр калдырды: кулдан тотып язарга, аркадан сөеп укырга өйрәтте. Һәр уңышыбыз өчен әниләрдәй куанды, һәр борчуыбыз аны кайгыга салды.

Менә бит!2


Бишенче сыйныфка күчкәч, беренче укытучы гына түгел, ә һәр мөгаллимнең дә безне үз балаларыдай күрүен аңладык. Сыйныф җитәкчебез Ләйлә Салихҗан кызы –  безгә зур терәк,  дөрес юл күрсәтүче, рус теле һәм әдәбиятының байлыкларына төшендерүче. Физкультура укытучыбыз күңелле, шул ук вакытта файдалы дәресләр үткәрә, атнага бер тапкыр бассейнда йөзәбез. Татар теле һәм әдәбияты дәреләрендә Раилә Раиф кызы белән без җырлыйбыз да, тизәйткечләр дә ятлыйбыз, мәкаль-әйтемнәр өйрәнәбез, табышмаклар белән баш ватабыз, гомумән, бу мөгаллим янына ашкынып торабыз.Чит тел дәресендә без Англиягә, Америкага сәяхәт итәбез, инглизләрнең милли ашларын пешерергә өйрәнәбез, бу телдә аралашу – аеруча кызык.

Ә директорыбыз Равис Мөҗәһит улына рәхмәтебез зур. Ул безгә уңайлы булсын өчен бөтен шартлар да тудыра. Белем йортыбыз шундый матур, җылы, якты булган өчен, без монда теләп йөрибез. Дәресләрдән соң түгәрәкләргә калабыз.

Без мәктәбебезне, укытучыларны, Равис Мөҗәһит улын бик яратабыз. Белем йортыбызны чын күңелдән юбилее белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев