Логотип Идель
Ялкын

БДИ УРЫНЫНА - КЛАССИК ИМТИХАН, АСТРОНОМИЯ ДӘРЕСЕ - МӘГАРИФТӘ НИНДИ ЯҢАЛЫКЛАР КӨТЕЛӘ?



Мәгариф өлкәсендә якын арада җитди үзгәрешләр булачагы инде шиксез. Россия мәгариф һәм фән министры итеп Ольга Васильева билгеләнгәч, белем бирү тармагының җитешсезлекләре турында фикер алышулар тагын да активлашты. Яңа себерке яңача себерә диләрме әле...




ИКЕНЧЕ ЧИТ ТЕЛ УРЫНЫНА – АСТРОНОМИЯ

Ольга Васильева мәктәп расписаниеләренә астрономия кире кайтарылачак, дип вәгъдә итте. Әмма аңа өстәмә сәгатьне каян табарга? Дәресләр санын арттырырга ярамый бит.

Министр исә бу хәлдән чыгу юлын тапкан. Аның сүзләренчә, икенче чит телне өйрәнү күпчелек белем йортларында сүздә генә. Шул ук вакытта аңа 250 сәгать бүлеп бирелә.

– Мин ике дә уйламыйча ике сәгатьне алыр идем: берне – X, икенчесен XI сыйныфта, – ди министр.

Ул һич кенә дә икенче, өченче чит телдән баш тартырга чакырмый, әмма аларны факультатив рәвештә өйрәнергә дә була, дип саный.

«ХЕЗМӘТ ТӘРБИЯСЕ», ЯКИ КАНУННЫ НИЧЕК «АЛДАРГА» ҖЫЕНАЛАР?

Хезмәт тәрбиясе дигән төшенчәне мәктәпкә кире кайтарырга ниятлиләр. Әмма моны ничек гамәлгә ашырырга? Хәзерге вакытта канун тарафыннан бала хезмәтен куллану тыела бит. Моның өчен укытучыны хәтта җаваплылыкка да тартырга мөмкинннәр. Хәзерге вакытта  Россия Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән буенча комитеты тармак министрлыгына  мәктәп программаларында иҗтимагый-файдалы хезмәт төшенчәсен булдырырга, төбәкләрдә агарту эшчәнлеген көчәйтергә, «Мәгариф турында»гы канунга, Хезмәт һәм Гражданлык кодексларына төзәтмәләр кертергә киңәш иткән.

БДИдан – КЛАССИК ИМТИХАННАРГА

Классик белем бирү системасын үз иткән министрдан, беренче чиратта, БДИны юкка чыгаруын көттеләр. Чыннан да, Ольга Васильева әлеге төр сынауга бик үк уңай мөнәсәбәттә түгел. Әмма шуңа да карамастан, БДИдан баш тартмаячаклар. Имтиханны камилләштерүләр исә алга таба да дәвам итәчәк.

Үзгәрешләр агымдагы уку елында ук булачак. Физика, химия, биологиядә тест формасындагы биремнәр шулай ук юкка чыга. IX сыйныфларның рус теле һәм әдәбияты имтиханында телдән сөйләү өлеше барлыкка киләчәк.

Совет мәктәбе яклыларның күпчелеге БДИга тискәре карашта булса да, Ольга Васильева аны мөһим социаль алга китеш дип саный.

- БДИ ерак төбәкләрдә яшәүче егет-кызларга иң яхшы вузларга ишекләрне ача. Аны бары тик камилләштерергә генә кирәк. БДИда телдән җавап бирү өлеше кертәбез, «әйе/юк» төймәләрен юкка чыгарабыз, – ди министр.

ИНШАГА ИГЪТИБАР АРТА

Укучыларның фикер йөртү сәләтен үстерү өчен күптән түгел XI сыйныфлардан яңадан инша яздырта башладылар. Моннан тыш, социаль әһәмияткә ия югары уку йортларында үз язма имтиханы булдырылырга тиеш.

– Хәзерге вакытта беренче семестр мәктәп программасын үзләштереп бетерүгә сарыф ителә. Медицина, инженер һ.б. вузлар,  һичшиксез, язма имтихан үткәрергә тиеш, – ди министр.

МАКСАТЧАН КАБУЛ ИТҮЧЕЛӘРГӘ ТАЛӘПЛӘР КӨЧӘЯ

Студентларны югары уку йортларына максатчан  кабул итү тәртибе үзгәрәчәк. Статистика буенча, төбәкләрдән юнәлтелеп, вузларга укырга кергән чыгарылыш сыйныф укучыларының  БДИдан баллары түбәнрәк булган. Максатчан кабул ителүчеләр арасында конкурс юк диярлек. Шул ук вакытта аларны укуларын тәмамлагач туган якка кайтып эшләргә мәҗбүр итүче механизмнар юк. Килешүләрнең яртысыннан артыгында бернинди йөкләмәләр билгеләнмәгән.

Моннан соң максатчан кабул итүгә түгел, ә максатчан укытугабасым ясалачак. Эш бирүче югары курсларда белем алучы студентларны «үз канаты» астына алып, потенциаль хезмәткәрләренә стипендия түли, ә диплом яклагач үзенә эшкә ала.

УКЫТУЧЫЛАРНЫ ОЗАГРАК УКЫТАЧАКЛАР

Педагогик белем бирүнең сыйфаты – зур проблема. Хәзерге вакытта бик күп тәкъдимнәр яңгыратыла. Әйтик, бакалавриатта укыту вакытын 4 елдан 5 елга кадәр озайтырга кирәклеге әйтелә. Педагогик вузларны тәмамлаучыларны  медицина уку йортларындагы ординатура үрнәгендә мәҗбүри стажировкага җибәрү мөмкинлеге дә карала.

//Интертат.ру//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев