Логотип Идель
Ялкын

БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕН ИНТЕРНЕТТАН КАРАП БУЛАЧАК

Моннан берничә ел элек бу мәгълүматны бары тик мәктәптә генә белергә мөмкин иде. Хәзер чыгарылыш укучылары аны дәүләт хезмәтләре порталы (госуслуги) аша да белә ала.

ЕСИА, ягъни Аутентификация һәм идентификация бердәм системасында теркәлгәннәр БДИ нәтиҗәләрен әлеге порталдан карый ала. Хәер бу имтиханның төгәл нәтиҗәләре түгел, якынчасы гына.

Аларны белер өчен, порталга кереп, электрон рәвештәге гаризаны җибәрергә кирәк. Әлеге документта исем, фамилия, укучының әтисенең исеме, паспорт мәгълүматларын, БДИ теркәү кодын кертү таләп ителә. Имтиханнар турында мәгълүматны гомуми рәвештә дә, һәр БДИ буенча аерым да алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев