"БАЛАЛАР ИҖАТЫ"

Балтач гимназиясе укучылары Әниләр турында яза.

Әнием!

Иң сɵйкемле сүзлəр – əниемнеке!

Йомшак җылы куллар – əниемнеке!

Иң-иң татлы ашлар – əниемнеке!

Җан тетрəндергеч җырлар – əниемнеке!

Әни, синсез дɵнья күрмəс идек,

Әни, синсез берни белмəс идек,

Әни, синсез берни кылмас идек,

Әнием, синсез кеше булмас идек!

Илсаф Шакиров, 6 А сыйныфы

 

Уңган Әнием

Минем әнием бик уңган,

Эшләп тора гел өйдә.

Мәктәптә дә укыта ул,

Укытучы булганга.

Иртән торып чәйләр куя,

Без торуга чәй ясый.

Рәхмәт сиңа әниебез

Син дөньяда булганга.

Нәрсә булса син бар әни,

Безне гел яратасың.

Назлыйсың да, сөясең дә,

Кочаклап яратасың.

Нәргизә Хәкимова, 6 А сыйныфы

 

Күңелле Әни белән.

Минем әни бик уңган,

Тәмле ашлар пешерә.

Биергә дә ярата ,

Җырларга да ярата .

Эшләрне бергә эшлибез,

Күңелле әни белән.

Без аны бик яратабыз,

Рәхәт шул аның белән.

Закиров Әсхәт, 6 А сыйныфы

 

Әниләр бәйрәме.

Бүген Әниләр көне!

Бик зур бәйрәм аларга,

Мин аларның барысына

Телим бик нык тазалык,

Тагын бер теләгем бар:

Күп-күп еллар яшәгез,

Шуны белегез :әниләр,

Без сезне яратабыз!

Зиннәтуллина Әдилә, 6 А сыйныфы

 

Әниләр.

Әниләр бик матур һәм назлы,

Без сөябез аларны һичшиксез.

Әниләр күңеле гел язгы,

Һаман да шундый булыгыз сез!

Азамат Галләметдинов, , 6 А сыйныфы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 22 май 2020 - 14:23
    ВАСЫЯТЬ Бер авыл балалары, араларында бер яшь кенә аерма булган Мәдинә белән Дания, бәләкәйдән җитәкләшеп, бергә уйнап үстеләр. Барлы-юклы уенчыклары белән бүлештеләр. Өч тәрәзәле, бәләкәй генә, җиде җанны сыйдырган кысан өйдә үскән Дания күп вакытын Мәдинәләрнең иркен, якты өендә үткәрә иде. Мәдинәнең әнисе дә, бу ике кызның саф дуслыгына сөенеп, Данияне үз кызыдай якын күрде.      
    2380
    0
    31
  • 12 май 2020 - 15:16
    ҖАНЫҢНЫ БИРСӘҢ ДӘ... Илназы Ходайдан сорап кына алган баласы булды Тәслимәнең.  Ире Хариска чыккач та сигез ел буена балага уза алмады ул. И ул чакта күргәннәре!.. Кайларда гына бармады, кемнәргә генә күренмәде. Багучылар, фал ачучылар, дәвалаучылар калмады. Врачлар турыдан-туры өметеңне өз дигәннәр иде инде.
    2198
    0
    17
  • 15 май 2020 - 14:45
    ЮЛ Яңгыр ява. Ишеп тә, биткә бәреп тә түгел — сибәләп... Салкын пар кебек, тавышсыз-тынсыз гына, әмма үзәкләргә үтәрлек итеп... Бигрәк тә олы юл чатында басып торганда, болай да еларга тулышкан җаныңа дым булып сеңә бу яңгыр...
    1756
    0
    15

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019