Логотип Идель
Ялкын

«Авыл укытучысы - 2015» бәйгесе укытучыларны катнашырга чакыра!

Укытучыларыбыз игътибарына! «Мәгариф» журналы  оештырган «Авыл укытучысы» бәйгесенең I этабына эшләр кабул итү бара. Кабул итүнең соңгы көне: 30 июнь. Республика һәм Россия күләмендә танылырга, уникаль тәҗрибәгез белән уртаклашырга, һөнәри портфолиогызны баетырга телисезме? «Авыл укытучысы-2015» моның өчен зур мөмкинлекләр ача.


 «Авыл укытучысы-2015» бәйгесенең беренче этабында ничек катнашырга?


♦Катнашучылар I этапта «Авыл мәктәбе шартларында бала шәхесен тәрбияләү» темасына ата-аналарга мөрәҗәгать яки ата-аналар җыелышында чыгыш ясау өчен 3 биттән дә артмаган текст үрнәге язып җибәрергә тиеш (таләпләр – Нигезләмәнең 2.2.1-2.2.7 пунктлары).


♦Язмалар «Мәгариф» журналының электрон почтасына (e-mail: awil2015@yandex.ru) 30  нчы июньнең 23:59 сәгатенә кадәр кабул ителә. Хатның темасында «Авыл укытучысы-2015» конкурсына» дип искәртергә кирәк.


1408697200 «Авыл укытучысы» бәйгесендә кемнәр катнаша?


Конкурста Татарстан һәм Россия район үзәкләрендә, шәһәр тибындагы бистәләрдә, бистәләрдә, авылларда эшләүче мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми; өстәмә; һөнәри белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре катнаша ала. Катнашу ирекле, һәр укытучы үзен үзе тәкъдим итә ала.


◊Төп шарт –2015 елның 2нче яртысына «Мәгариф» басма журналга (почта ашаязылу – 498,00 сум) яки электрон версиясенә язылу (350,00 сум).


скачанные файлы«Авыл укытучысы-2015» бәйгесе ни бирә?


♦1нче этапта катнашучылар, Конкурс нигезләмәсе шартлары буенча, Сертификат алачак (250,00 сум күләмендә ясау һәм почта чыгымнарын капларга кирәк)


♦Конкурсның 3 җиңүчесе «Мелита» ширкәтеннән кыйммәтле бүләкләр алачак, төп җиңүче «Мәгариф» журналының редколлегиясе составына керәчәк.


♦Авыл укытучысын борчыган проблемалар турында фикер алышу (иҗади эшләр сайтка эленә, шунда фикер алышу бара), иҗади эшләрне алга таба укытучы хезмәтендә куллану мөмкинлеге.


«Мәгариф» журналы эшләрегезне көтеп кала!


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев