Логотип Идель
Ялкын

«АЛТЫНЧЫ КӨН»

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының алтынчы ярышлар көне суга сикерүләрдә һәм синхрон йөзүдә иң көчлеләрне ачыклаячак, шул рәвешле дөньяның иң яхшы спортчылары арасында 2 медаль комплекты уйнатылачак. Моннан тыш, бөтен көн дәвамында су полосы буенча беренчел раунд матчлары барачак.

Су спорт төрләре сараенда ярышлар иртәнге сәгать 10 да хатын-кызлар арасында 10 метрлы каланчадан суга сикерү буенча беренчел раунд бәйгеләре белән башланачак. Ә инде 15.00 сәгатьтә тамашачылар ярымфиналларны карый алачак.

Бу көннең беренче медаль комплекты кич уйнатылачак: 19.30 сәгатьтә Су спорт төрләре сараенда 3 метрлы трамплиннан һәм 10 метрлы каланчадан командалар арасында суга сикерүләр буенча финал бәйге узачак. Спортчылар арасында Кытай суга сикерү осталарына игътибар итү урынлы: дүшәмбе көнне 1 метрлы трамплиннан сикерүдә дөнья чемпионы исемен яулаган Сыи Се һәм 4 тапкыр Олимпия чемпионы, 6 тапкыр дөнья чемпионы Чэнь Жолинь. Соңгысы Татарстан башкаласында үзенең алтынчы медален отты. Шулай да кытай спортчыларына бәхет гел елмая дип әйтеп булмый, чөнки Чэнь Жолинь 2015 елгы дөнья чемпионатына бик кырыс, көчле режимда әзерләнгән.

"Мин күрсәткән нәтиҗәләр ул кадәр үк югары түгел иде, ләкин мин бар көчемне салдым, соңгы айларда бик тырышып шөгыльләндем. Кичләрен мин арып кайтып, ятакка ава гына идем, тик үземнең һәр адым саен алгарышта булуымны күреп тордым. Җиңә алмам дип курыктым", — дип сөйләде журналистларга Чэнь Жолинь.

Кытай спортчыларының генетикасы башка, аларны җиңеп булмый дигән киң таралган фикер дә башка ил спортчы кызы тарафыннан кире кагылды, ул мондый югары нәтиҗәләргә ирешү тырышлык, хезмәт һәм максималь концентрация аркасында гына мөмкин икәнен белдерде.

Украина спортчылары Александр Горшковозов һәм Юлия Прокопчукның да бүләкләү пьедесталына күтәрелү мөмкинлеге бар. Болардан тыш, Лондондагы Олимпиаданың бронза медаль иясе, Европаның 2 тапкыр чемпионы Томас Дейли Кытай спортчыларына җитди көндәш була ала.

"Казан Арена" стадионында 19.30 сәгатьтә бу көннең икенче медаль комлекты үз ияләрен табачак, финалда ирекле программаны ялгыз башкарган иң яхшы синхрон йөзүче кызлар ачыкланачак.

3 тапкыр олимпия чемпионы, 16 тапкыр дөнья чемпионы, 9 тапкыр Европа чемпионы булган россияле Наталья Ищенконың алтын медаль алыр өчен бөтен мөмкинлекләре бар. Ләкин, мактаулы титулларына карамастан, спортчы тынычланып калырга һич тә җыенмый.

"Һәр старт бик җитди нәрсә ул, һәм без хәтта күрсәтмә ярышларга да зур җаваплылык тоеп киләбез, чөнки көндәшләребез йоклап ятмый. Без инде үзебезне хәзер үк тулысынча ачып күрсәтергә тиеш, чөнки бу — Олимпия уеннары алдыннан кытайлар белән соңгы очрашуыбыз. Бу очрашу кемнең нәрсәгә лаек икәнен күрсәтәчәк", — дип белдерде спортчы.

Олимпия уеннарында ике тапкыр бронза медаль алган, 9 тапкыр дөнья вице-чемпионы булган Кытай вәкиле Хуан Сюэчэнь Натальяда көчле көндәш күрә.

"Россияле Наталья Ищенко белән алтын өчен көрәшү авыр булачак. Ул бик көчле спортчы һәм үз программасын бик әйбәт башкара. Ләкин мин финалда мөмкин кадәр яхшырак чыгыш ясарга тырышачакмын”, — дип фикерләре белән уртаклашты Кытай синхрон йөзүчесе.

Су полосы буенча беренчел раунд матчлары инде иртәнге 9.30 сәгатьтә үк башлана һәм көне буе барып, кичке 22.35 сәгатьтә генә төгәлләнәчәк.

Мәгълүмат Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәтеннән алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев