Логотип Идель
Ялкын

АЛМАЗ АБЫЙ ХӘМЗИН: «МАЙМЫЛЛАНЫП» ҮЗЕМӘ КАРАТТЫМ

Алмаз абый Хәмзин сәлкешләр янына очрашуга килгәч, беренче эш итеп, мин кем, беләсезме, дип сорады. Без аның артист, юмор остасы икәнен, «Чаян» журналында эшләвен, җырчы Алия Хәмзинаның әтисе булуын белә идек, әлбәттә. Ә менә «Зәй-зәй-зәйтүнәм», «Туган көн», «Кил син» кебек җырларның авторы, Разил абый Вәлиевның балачак дусты, чәчәк бәйләмнәрен кабул итә алмаучы «однолюб» Алмаз абый белән шушы очрашуда гына таныштык.



Улым, кер, тимибез


Балачакта сугышмый тормыйсың бит инде. Без дә сугышып үстек. «Безнекеләр» һәм «немецлар» булып сугыша идек. Шулай берсендә яз көне атышлы уйныйбыз. Без аны «кыхлы» дип атый идек. Чөнки атканда «кых-кых» дип кычкырабыз. Хәзер генә бит ул юлда кар уртадан эри, элек кырыйдан эри иде. Юлдан чанага җигелгән атлар йөргәнгә шулай булгандыр инде.  Мин әти кичә генә алып биргән пәлтәне кигәнмен. Шул юлдан шуышып, кыхлы уйныйбыз. Малайлар колхоз идарәсе бинасы, клуб янында җыелышкан, миңа аталар.  Ә мин берүзем генә калган Матросов, имеш. Берзаман идарә бинасыннан минем әти белән Разил Вәлиевнең әтисе Исмәгыйль абый килеп чыктылар. Әти – партком секретаре, Исмәгыйль абый – председатель. «Исмәгыйль абый, кара әле, - ди әти, - кичә генә алган пәлтә шуыша...» Протезлы аягы белән, мин сиңа әйтим, китереп типте әти. Мин «чур!» дип сикереп тордым да («чур!» дигәч, көтелмәгән очрак, димәк, малайлар атмый торырга тиеш) клуб артына чаптым. Анда тагын инде кибәргә өлгергән туфракка барып яттым. Калган малайлар минем арттан килделәр. Һәм тагын сугыш башланды. Ул көнне бик озак, бирелеп уйнадым мин, барысын да кырып бетердем. Тик өйгә кайтырга кирәк бит... Кап-кара тән, беткән пәлтә белән ничек кайтыйм? Сугыш вакытында пәлтә карап торалар мыни инде? Кайттым шулай да, тик өйгә кермим. Печәнлеккә менеп яттым. Чөнки беләм: алар хәзер бик ялынып мине эзләячәкләр. Алар да белә минем кайдадыр шушында гына икәнне. «Улым, кер, тимибез», «Ярар инде, улым» дигән сүзләрне ишеткәч, өйгә керәм. Тимибез дигәч, тимиләр үзләре тагын. Менә шундый егетләрне дошман җиңәме соң инде?



Ике икең «ычтыри»


Без чын патриот булып үстек. Туган җирнең, туган телнең патриотлары булып. Разил абыегыз Вәлиев белән без бер класста укыдык. 9нчы сыйныфтан соң, укуны Түбән Камада дәвам итеп, урта мәктәпне шунда тәмамладык. Көненә өчәр «ике»ле ала-ала укый башладык. Бик кимсенеп укыдык. Русча белмибез. Берни дә. Телевизор, компьютерлар бөтенләй юк! Сез яшьләр бит хәзер шуннан булса да өйрәнәсез. Ә ул вакытлар татарлар өчен авыррак чор булды. Математиканы яхшы беләбез. Вера Павловна: «Сколько будет дважды два?» - дип сорый. Без: «Ычтыри», – дип әйтәбез әйтүен, тик ни өчен икәнен аңлатырга тел юк. Шулай да мәктәпне дүртле-бишлегә бетердек. Безнең өчен татар классы ачылган иде. Шунда 12 укучы укыдык. 12ебез дә вузларга кердек. Рус классында исә 30 укучының 23е медалист булды. Шул медалистлар арасыннан берсе вузга керде. Әле анысы да безнең авыл мәктәбенең завучы Нәсим абыйның малае иде. Авыл балалары беркайда да югалмый, алар нык була.



Мине армиядән көтеп алмадылар



Мәхәббәт гүзәл затларга карата гына булмый. Эшеңә, халкыңа, табигатькә була ала ул. Мәхәббәт – киң төшенчә. Күңелдән чыккан ниндидер җылы, йомшак тойгы ул мәхәббәт. Ләкин тойгы үзгәрүчән була. Без еш кына бер-беребезгә үпкәлибез. Һәм бер нәрсәне аңламыйбыз: теге кеше – син түгел. Үзең кебек уйлатма аны. Ул башка кеше. Үзеңнекен генә уйла да нәтиҗә яса. Аның өчен уйлама. Мәхәббәт белән янәшә һәрвакыт хыянәт йөри. Минем үземә карата хыянәт күп булды. Мине армиядән көтеп алмадылар. Тик мин үпкәләмәдем. Нишләп әле мин бер генә булырга тиеш аның өчен. Исемен әйтми генә сөйлим инде, беренче мәхәббәтем иде ул. Миңа унсигез, аңа уналты яшь. Ничектер танышкач, мин аларның өйләренә килеп эләктем. Әтинең абыйсыннан сәгать рәтләргә өйрәнеп калган идем. Боларның да сәгатьләре ватылган. Гадәттә, сәгать юктан гына туктап кала инде ул, йә чүп кергән була, йә батарее утыра шунда. Карыйм, озын телен беркеткән шөребе бушаган бу сәгатьнең. Кешеләр күрмәгәндә генә алдым да бик җайлы гына итеп рәтләп тә куйдым. Аңа бу гамәлем бик ошады. Шуннан соң менә көчле мәхәббәт башланды. Ышанмасаң ышанма, без биш ел йөрдек. Аннары мин армиягә киттем. Көтәм диде, кайткач өйләнешәбез дип сүз куештык. Кайтуыма ул башканы очраткан иде. Ярты ел хат язмаса да, армиядән кайткач, аның янына килдем. Ул миңа игътибар итми генә кер уа иде. Стенага карыйм, теге сәгать тора. Минем каравым булды – озын теле тагын алтылы янына килде дә төште. Тагын бушаган. Шунан нәтиҗә ясап куйдым: минем вакытым чыккан икән бит... Мин «однолюб», шуннан соң озак кына берәүгә дә карамадым.



Чәчәкләр вакытны ала


Кызларга һәм, гомумән, бөтен кешегә чәчәк бүләк итү миңа бик сәер тоела. Бигрәк «практичный» түгел бит. Күп булса, өч көн торалар алар. Мин «деловой» бүләкләр бирергә тырышам. Сөйгән ярыма да берәр коробка кәнфит алып килә идем. Хәзер дә шулайрак. Үзеңнең килүеңне аклар өчен генә бирелгән кебек ул чәчәк бәйләме. Билгеле булганча, эстрадада чәчәкләр бик популяр, сәхнәгә менеп, чәчәк бирүләрен бер дә яратмыйм. Шуңа күрә әйтеп куярга тырышам. Концерт вакытында мин сөйлим, ә теге кеше менеп, минем фикер сөрешемне өзә, концерт өчен тудырылган образың югала. Башка тамашачыларга кызык булмый башлый. Мәсәлән, карап торам, Салават концертларында бу еш күзәтелә. Халык өере белән чәчәк бирә. Әле биреп кенә калса, бер хәл, күбесе сөйләшеп тора. Дөрес түгел инде бу. Кешенең вакытын юкка сарыф итәсез бит.



Күлмәк, туфли, балдакларны үзең алырсың дидем


Заманында «Саз» дигән бик шәп бер ансамбль бар иде. Бөтен Союзга танылган ансамбль иде ул. Смотрларга баргач, башка катнашучылар беренче эш итеп сорый иде бер-берсеннән: «Саз килдеме?» Килде дисәләр, алайса безгә нечего монда делать, икенче урын өчен көрәшербез инде, диләр иде. Мин анда солист идем. Тормыш иптәшем белән шунда таныштым. Бик кызык булды ул. Шул ансамбль белән телевидение өчен тапшыру төшерә идек. Егетләрне һәм кызларны ике якка аерып утырттылар. Мин аңа карыйм да күз кысам, карыйм да «маймылланам». Менә шулай күз кысышып, тормыш башлап җибәрдек. Бик чибәр, оялчан гына бер кыз иде ул. Гастрольләрдә йөреп кайтам да, аның янына киләм. Очрашу була. Кайтып китәр алдыннан сорыйм: «Син миңа кияүгә чыгасынмы?» Ул: «Юк», - ди. Мин кайтып китәм. Икенче күрешүдә тагын сорыйм. Ул шул ук җавапны бирә. Өченче тапкыр сорыйм. Ул: «Чыгам», - ди. Мин ни эшләргә белмим, башны кашып торам. Иртәгә гастрольгә китәргә тиеш идек. «Ярар, - мин әйтәм, - бер айдан гариза язарбыз. Мин сиңа гастрольдән акча җибәрермен, күлмәк, туфли, балдаклар алырсың». Кайттым, бөтенесе алынган, әзер.



Казанның кай җиреннән пар күтәрелә?


Без озак кына тулай торакларда яшәдек. Фатир ачкычы кулыбызга килеп кергәндә, миңа инде 42 яшь иде. Кайда торасың дип сораганда, мин: «Казан күгенә карагыз. Кай җирдән пар күтәрелә, мин шунда булырмын», ‒ ди торган идем. Чөнки өйгә кайтабыз: Алия чанага утыра, ул чананы тартам. Адел аның янына утырмый, аңа аерым чана кирәк, ул чананы Алиянеке артына тагам. Ә Алсуга бөтенләй чана гына ярамый, анысына «ледянка» кирәк, аны Адел артына тагам. Менә шуларны тартып кайтканда, миннән парлар чыга иде.


Гаилә ул – мәхәббәт кенә түгел, мәхәббәт тора-бара үтә ул. «Мин сине яратам», дип, гомер буе әйтеп йөри алмыйсың бит инде. Күбрәк әйткән кеше, яшерен-батырын түгел, читтә дә күбрәк йөри торган була. Ир кешегә дә, хатын-кызга да, беренче чиратта, сабыр булырга кирәк. Һәм хатын-кыз иренә хөрмәт белән карарга тиеш, кеше алдында гына булса да. Ир кеше өчен иң начары – хатыны кеше арасында дәрәҗәсен төшерсә. Якыннарың алдында бурыч, җаваплы мөнәсәбәт, бер-береңне хөрмәт итү булырга тиеш гаиләдә.


"Ялкын" журналы архивыннан
август, 2014 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев