Логотип Идель
Ялкын

КЕШЕЛӘР ҺӘРВАКЫТ ҮЗ-ҮЗЛӘРЕН АЛДЫЙ ИКӘН

Алдакчы капчыгы, үз-үзеңне алдыйсың кебек тоеламы кайчак, ничек үзең белән дөрес булырга? Безнең баш мие бөтен нәрсәгә дә җавап табарга тырыша. Аңыбыз гел уйлануда. Фикерләү барышында без дөньяны танып-беләбез, аны үзебез өчен аңлатабыз. Когнитив фәннәр шушы процессны өйрәнә. Нәкъ менә когнитивистлар кешенең һәрвакыт үз-үзен алдавын ачканнар.


Дөрес, бу чын мәгънәсендә алдашу түгел. Сүз когнитив тайпылышлар дигән күренеш турында бара. Без фикерләвебездә инде күптәннән калыплашкан хаталарны еш ясыйбыз. Әгәр фикерләрне җентекләп анализласаң, аларның гел мантыйклы булмавын беләчәксең. Когнитив тайпылыш ясап, без тормышыбызда рациональ булмаган эшләр майтарып ташлыйбыз, тирә-юньне үзебезгә уңайлырак, ләкин ялгыш итеп «күрәбез».


Когнитив тайпылышларны 1972 елда Амос Тверски белән Даниэль Канеман ачкан. Тайпылышларның төрләре бихисап. Әйдәгез, аларның кайберләре белән танышыйк.



«Барысын да контрольдә тотам!»ЗАХОДКА


Контрольдә тоту иллюзиясе – бик кызыклы когнитив тайпылышларның берсе. Аны 1975 елда Эллен Лангер исемле тикшерүче ачкан. Бу психолог (сүз уңаеннан, ул Гарвард университетында психология профессоры булган беренче хатын-кыз) лотерея билетлары белән тәҗрибә үткәргән. Тәҗрибәдә катнашучыларне ике төркемгә бүлгәннәр: беренчеләре билетларны үзләре сайлап алса, икенчеләренә оештыручылар аларны үзләре тараткан. Лотерея уенына ике көн кала галимнәр барлык катнашучыларга үз билетларын җиңү форсаты зуррак булган башка лотереяга алыштырырга тәкъдим иткәннәр.  Аңлашыла ки, бу тәкъдим отышлы булган, әмма билетларны үзләре сайлаган катнашучылар аларны алыштырырга бик атлыгып тормаган, әйтерсең, билетларны үзләре сайлагач, җиңү форсатын да үзләре хәл итә алганнар.


Тәҗрибәдә катнашучыларның үз-үзен болай тотышы «контрольдә тоту иллюзиясе» дип атала да инде. Ягъни бу кешенең үзе контрольдә тота алмый торган процесс яки күренеш белән идарә итә алган кебек кылануы, дөресрәге, үзен шулай итеп хис итүе. Нәкъ менә шушы иллюзия – аңыбызның ялгышуы – имтихан билетларын алганда ниндидер ритуаллар ясарга, кул арты «җиңел» булган кешеләргә нидер эшләргә кушарга, вак-төяк ырым-шырымнарга ышанырга мәҗбүр итә.



«Миңа ошамаган факт – ялган факт»

Сайлап алып кабул итү дигән тайпылыш бу. Әйтик, сез глобаль суыну чыннан да бара, дип саныйсыз. Бу мәсьәлә сезне бик борчый һәм сез бу хактагы яңалыклар белән танышып барасыз, мәкаләләр укыйсыз, галимнәрнең чыгышларын тыңлыйсыз. Күбрәк өйрәнгән саен, глобаль суынуның көннән-көн көчәя баруына ныграк инанасыз. Һәм менә монда сорау туа: бәлки, сез үзегезнең фикерегезне исбатлаган чыгышларны гына тыңлыйсыздыр? Болай булса, объективлык югала – сезнең караш бары сезнеке генә булып кала. Аның объектив чынбарлык белән бәйләнеше югала.


Бик күпләр үзләренә ошаган мәгълүматны гына сайлап ала һәм шуның белән үз фикерен дәлилли. Башкаларның дәлилен кабул итүне кирәк тапмый. Дөрес фикерлим дисәң, күңелсез фактларны да кабул итә белергә өйрәнергә кирәк.


Җиңелүчедән үрнәк ал

«Исән калучының систематик хатасы» дип аталган когнитив тайпылышның барлыгын Икенче бөтендөнья сугышы елларында ачалар. Дөрес, аны шунда ук ниндидер фәнни исем белән атамаганнар, тик монысы мөһим түгел. Сугыш вакытында АКШ хәрби җитәкчелеге очкычлар арасында югалтулар санын киметергә теләп, булган тәҗрибә нигезендә самолетларның кайсы өлешләрен ныгытырга кирәклеген белергә куша. Очышлардан исән-имин кайткан самолетларны өйрәнә торгач, канатларда һәм койрык өлешендә бик күп тишекләр табалар. Озак уйламыйча, нәкъ шушы өлешләрне ныгытырга карар чыгаралар. Хәрбиләрне Абрахам Вальд дигән статистик туктата һәм барын да аңлата. Исән кайткан очкычлардагы тишекләр самолетның көчле урыннары турында сөйли икән бит! Зәгыйфь өлешләрне табам дисәң, һәлакәткә дучар булган очкычларны өйрәнергә кирәк. Канатлары зыян күргән самолет исән калган, ә менә башка урыннар, әйтик, двигатель яки ягулык баклары, “яраланган” очкыч сугыш кырыннан кайтмаган.


Бу когнитив тайпылыш белән күбебез җәфа чигә. Бигрәк тә уңышка илтүче китапларны күп укучылар. Әйе, тормышында зур уңышка ирешкән кешеләрдән үрнәк алырга була, ләкин бу тулы мәгълүмат булмаячак – башкаларның хаталарын кабатламыйм дисәң, җиңүчеләрдән дә дәрес өйрәнергә кирәк. Бизнес-әдәбият укыганда, моны истә тотыгыз.



«Мине үтәли күрәләр»


Әйтик, сезгә алдашырга туры килде, ди. Нишлисең, андый хәлләр булгалый инде. Менә сез сөйли башладыгыз... Оста ялганчы булсагыз да, булмасагыз да, хисләр бертөрле диярлек: сез барыбер куркасыз, сезне үтәли күрәләр кебек, ялгыш ясалган бер вак кына хәрәкәт тә сезнең ялганыгызны чишәр төсле тоела. Әһә, алдакчылар, танышмы бу халәт? Моны «үтәкүренмәлек иллюзиясе» дип атыйлар. Башка кешеләр безнең чын хис-кичерешләребезне һәм уйларыбызны яхшы аңлыйлар дип санавыбыз инде бу.


Ни өчен бу иллюзия эшли соң? Чөнки без үзебезнең күңелебезне тулысынча беләбез. Шуңа күрә чит кешеләр дә эчке дөньябыздагы серләрне күрә дип уйлыйбыз. Кайбер укытучылар кебек – «мин беләм икән, нишләп әле бу бала белмәскә тиеш!»


Барнум эффекты

Менә бу когнитив тайпылыш минем бер дустым белән булды. Ул гороскопка ышанмый үзе. Әмма бервакыт Кыслаларның характеры турында каяндыр укыды да, «Бәй, бу чыннан да мин бит!» дип куйды. Күрәзәләргә һәм гороскопларга гомер ышанмаган скептик дустым иманын алыштыра язды.


Мондый хәлләр еш була. Психологлар бу когнитив тайпылышны XIX гасырның данлыклы шоумены Финнеас Барнум хөрмәтенә «Барнум эффекты» дип атаганнар. Эш шунда ки, кешеләрнең күбесе гомуми сүзләр белән «сыегайтылган» тасвирламаларны укып, аларны үз шәхесләренең төгәл характеристикасы сыман кабул итә. Тасвирламада уңай сыйфатлар күбрәк булган саен, аның «дөреслеге» дә ныграк була. Сезне Интернетта да, матбугатта, телевидениеда көн саен алдый торган астрологлар шушы Барнум эффектын куллана да инде (дөрес, гадәттә алар бу хакта үзләре белмәскә дә мөмкин).


Чынга ашучы күрәзә

«Алые паруса» повестен искә төшерегез әле. Әйе-әйе, Александр Гринның әсәрен. Эгль нәни Ассольга күрәзә итә: үскәч, имеш, аның артыннан ал җилкәнле корабта принц киләчәк. Ассоль бу күрәзәгә ихластан ышана, моның хакта бөтен шәһәр ишетә. Ә ахырда инде зур үскән Ассольга гашыйк булган капитан Грей бу күрәзә турында белеп ала да, аның хыялын чынга ашыра.


Нәтиҗәдә күрәзә дөрес булып чыга. Когнитивистика күзлегеннән караганда, монда когнитив тайпылыш гаепле. Дөреслеккә туры килмәгән, ләкин бик ышанычлы яңгыраган күрәзәләр аларны чынга ашыру өчен ниндидер  эшләр эшләргә мәҗбүр итә ала. Ахыр чиктә, әкияти фаразлар чынбарлыкка әйләнә.


 «Син – җебегән, ә минем кулым авырта иде...»

Камил дәрескә соңга калса, без аның нинди җавапсыз, ялкау һәм йокы сөючән булуын искә алабыз. Үзебез соңга калдык исә – вакытында уятмаган будильник, озак көттергән транспорт, юл уртасында биегән аю... һ.б. гаепле. Кыскасы, үзебезгә кагылган вакыйгаларны без объектив сәбәпләр белән аңлатырга тырышабыз. Ә башкаларныкын аңлатканда, субъектив булудан да курыкмыйбыз.


Үзегезне шәхес буларак үстерергә теләсәгез, менә бу когнитив тайпылышка да игътибар итегез. Фикерләү ялгышлары бихисап. Аларны булдырмас өчен, һәр нәрсәгә, бигрәк тә, үз уйларыбызга, бераз тәнкыйть белән карарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев