Логотип Идель
Ялкын

«АЛАР ҺӘРЧАК ИСТӘ»

25 нче август көнне Казанда Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу кичәсе узачак. Моннан 71 ел элек Өченче рейх суды карары буенча Плетценз төрмәсендә 11 татар кешесеннән торган төркем үлем җәзасына тартыла. Доктор Иоган Тухель әйтүенчә, бер юлы 11 кешене хөкем итү Плетценз төрмәсе өчен дә гадәттән тыш була.

Батырларыбызны искә алу көнендә, оештыручылар "Идел-Урал" легионы тормышы турында төшерелгә документаль фильм карарга тәкъдим итәләр. Режиссер Денис Красильников тарафыннан төшерелгән "Война непрощенных" фильмы күпләрнең күңеленә хуш киләчәк. Чарага килгән һәркем тарих фәннәре докторы И.А.Гыйләҗев белән очрашып сөйләшә алачак. И.А.Гыйләҗев, 1995 нче елдан башлап, "Идел-Урал" легионы тарихын өйрәнү белән шөгыльләнә. Моннан тыш чарада 825 нче батальон тормышын өйрәнгән тарих фәннәре докторы Р.Б.Гайнетдинов, Г.Камал исемендәге Татар академия театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев та киләчәк.

Чара Муса Җәлилнең музей-фатирында, 18.00да булачак.

М.Җәлилнең Музей-фатиры: 238-50-48

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев