Логотип Идель
Ялкын

«АЙГЫР»ЛЫ МӘКТӘПЛӘР

Шәһәр баласы будильнигын интектерергә ярата инде. Хуҗасын уятырга тырышып, бик озак өзгәләнә теге бахыр. Ә менә авылдагы будильник, бик теләсә дә, азаплана алмый. Авыл укучысы солдат кебек бит ул: тәүге зеңгелдәү ишетүгә үк сикереп тора. Бер сикермәсә, мең сикерергә туры киләчәк. Мәктәп автобусы – такси түгел!

Ә син ничәнче баскычта?

Биология дәресендә кешенең маймылдан килеп чыгышын өйрәнгәндә, эволюция картасын күрсәтә укытучы. Ә минем күз алдына бүтән төрлесе – авыл баласының мәктәпкә йөри торганы килеп баса. Совет заманында әти-әниләребез, үз авылында мәктәп булмаса, күршенекенә фәлән чакрым барган. Бу – тәпи-тәпи транспорт – эволюция картасының беренче баскычы. Икенчесе – ат, ә өченчесе – трактор арбасы. Дүртенчесе – машина (әти-әнинеке, туган-тумачаныкы, «попутка»). Соңгы баскычта – мәктәп автобусы. Сары «айгыр» авыл балаларын көн дә килеп ала, кире илтеп куя. Кызганыч, барысының да сары дусты юк, дүртенче баскычта таптанучылар да күп Татарстанда. Әмма мин иң югары эволюциялеләр – Тукай районы Мусабай-Завод укучылары янына бардым.

Ямаулы ыштан – тарихта, ямаулы юл – трендта

Иртәнге сәгать 6:00. Термометр -17ºне күрсәтә. Салкын булса да, тешләр шыгыр-шыгыр килми әле. Шофер Наил абый гаражда Fiat Ducato микроавтобусын җылыта. Балаларны Чаллыдан килеп йөртә ул. «Айгыр»ның эченә җылы кергәч, юлга кузгалдык. Наил абыйның чын исеме бар икән – Нәҗибулла. Гарри Поттердагылар Волан-де-Мортның исемен телгә алудан шүрләсә, Мусабай-Завод укучылары, һичьюгы, шоферга исемендәге дүрт хәрефе белән эндәшә.

Мәктәпкә автобусны 2009 елда бирәләр. Ә аңарчы балаларны трактор арбасында йөртәләр, соңрак мәктәпнең җиңел машинасы (14ле) белән директор Николай абый Марсалов Ташкичү һәм Кызыл байрак авылына (5шәр чакрым) икешәр рейс ясый торган була. Автобус пәйда булгач, укучыларга – иркенлек, ә мәктәп директорына – өстәмә йокы.

«Автобус бирелгәч, баштарак балалар, урын алып калыйм дип, өелешеп керәләр иде. Мин аларны тәртипкә өйрәттем: башта – кечкенәләр, аннары – олылар. Үз балаларым кебек якын булып беттеләр инде», – диде Наил абый... Спидометр угы 60 саны турысында тирбәлә. Тизлекне арттырырга ярамый – таләп шундый.

Наил абый белән сөйләшкәндә, кайбер сүзләре өзек-өзек ишетелде, чөнки без барган юл галәмәт ямаулы. Караңгылык пәрдәсен умырып, сары «айгыр»да Ташкичүгә 6.40та килеп кердек. «Балалар иртә чыга. Соңрак та килгәнебез бар, әмма барыбер иртә чыгалар. Әти-әниләре эшкә иртән китеп, балаларын да машина белән монда китереп куя. Баларның соңга калганы юк», – диде шофер. Күренеп тора, тәрбияче роле килешә аңа. Укучылар, килеп керүгә үк, исәнләштеләр. Наил абый: «Каешларны эләктердегезме?» – ди, ә балалар: «Әй-е-е, абы-ы-ый», – ди. Йокылары килә, ахрысы. Шофер да сизде булса кирәк: «Утны сүндерәбезме?» – дип сорагач, пассажирлар: «Әйе!» – дип кистерде.

6.53тә Мусабай-Заводка килеп кердек тә, икенче партияне алырга – Кызыл байракка киттек. Шофердан кала, автобуста озатучы да булырга тиеш. Икенче рейска безнең белән директор Николай абый да барды. 7.05тә Кызыл Байракта идек инде. Рәхәт бу балаларга, Ташкичүнекеләргә караганда, озаграк йоклый алалар. Вуаля! Гипотезам рас килде. «Автобус эчендәге утны калдырыйк», – диде укучылар. Мәктәпкә 7.20дә килдек. Соң 40 минут бар бит әле! Ниләр эшләп бетерәсез дип сораган идем, бер малай: «Өстәл теннисы уйныйбыз!» – диде. Дәресләр беткәч, төштән соң, Наил абый укучыларны кайтарып куя.

Мәгариф идарәсе бүлек мөдире Равил Җамалетдинов сүзләренчә, Тукай районында 9 мәктәп автобусы бар. Әмма район тормышы түгәрәк булып бетсен өчен, тагын берничә автобус кирәк. Ә автобусы булмаган авыл балалары укымыйча ятмый: күрше авылларга әти-әниләре йөртә.

Бәхетен «бәхет хаты» сөзсә...

«Мин сорадым Яндекстан...» җыры искә төшкәч, мин дә аңардан сорарга булдым: «Яндекс», мәктәп автобуслары катнашында юл һәлакәтләре күпме?» «Әлбәттә, күп!» – диде. Монысы ‒ дөнья буйлап. Ә безнең Мәгариф һәм фән министрлыгының бүлек мөдире Илдар Гаффаров Татарстанда узган ел бер юл һәлакәте дә булмады, дип ышандырды. Ноябрьдә Әлмәт районында авариягә очраган автобус мәктәпнеке түгел, спорт мәктәбенеке булган икән, ягъни ул мәгариф тармагына карамый.

Мәктәп җитәкчелеге теләсә нинди абзыйны рульгә утыртмый. Шәһәр һәм зур районнарда автотранспорт оешмалары белән килешү төзеп, балаларны аларның шоферлары йөртә. Наил абый да – Чаллыдагы ПАК-Инвест шоферы. Сары «айгыр»ны иярләүченең автобус йөртүче буларак 3 еллык стажы булырга, ә менә «бәхет хатлары» – штрафлары булмаска тиеш.

Республика авылларына автобусларны (Fiat Ducato, ПАЗ, КАвЗ) 2005 елда тарата башлаганнар, 2012 елдан Peugeot Boxerлар да өстәлгән. Ә 5-6 елдан соң «айгыр»ларны, гадәттә, киредән җыеп, пенсиягә озаталар. Аларны исә яшьләр – яңа автобуслар алыштыра.

9

«Чип һәм Дейл»дан – УАЗик

«Яндекс»-иптәшнең хәтер сандыгыннан тагын бер очрак: 2011 елның декабрендә Балык Бистәсе районы Анатыш авылыннан чыгып барганда, борылыштан соң берничә йөз метр үтеп, 21 укучы утырган мәктәп автобусына кар чистарту машинасы бәрелә. Әмма юл һәлакәте автобус йөртүче аркасында түгел, кар чистарту машинасының төзек булмавы аркасында килеп чыга.

Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Нияз Шәйхетдинов әйтүенчә, сау-сәламәт булмаган техника аркасында, һәлакәт килеп чыкмасын өчен, кар чистарту машиналарының эш графигын үзгәрткәннәр. Юлда мәктәп автобуслары йөргәндә, кар чистарткычлар тик тора.

Балык Бистәсендә – 11 мәктәп автобусы, 4сен алыштырырга вакыт. Районда, юлсыз авылларга асфальт җәю сәбәпле, маршрутларны арттырырга кирәк. Арттыруын арттырырсың, әмма автобус балалау, үрчү сәләтенә ия түгел бит. Шуңа күрә Казаннан «айгырлар» килгәнен көтәргә туры килә.

Мәктәпнең автобусы булмау аркасында, күрше авылга үз ходы белән йөрүче укучылар да бар, диделәр мәгариф министрлыгында. Андый очракта балаларны йә әти-әниләре илтә, йә күп кенә авылларда Чип һәм Дейл вазыйфасын башкаручы совхозлар УАЗик белән ярдәмгә килә.

Балык Бистәсендә дә кайбер укучылар күрше авылга үз ходы белән йөри. Гаҗәпләнүемне сизгәч, Нияз Мөдәррисович ачыклык кертте. Әйтик, укучыны үз авылында яки аны автобус белән йөртә торган авыл мәктәбендә татарча укыталар, ди. Әмма бала, ә аңардан бигрәк ата-анасы, нарасыебыз, татарча укып, ничек БДИ тапшырыр, дип кайгырышып, башка авылдагы рус мәктәбенә бирә. Шунлыктан бала үзенең рус мәктәбенә үзе йөрергә мәҗбүр.

[gallery columns="2" size="full" ids="4592,4593"]
Кемгә кирәк сары «айгыр»

Татарстанда 634 мәктәп автобусы бар, 106сы узган ел кайтарылган. Быел республика 20 автобуска гына тиенәчәк. Сары «айгыр»ларга аеруча Ютазы, Баулыда кытлык. Аларны башта Саба белән Актанышка, ә ахырда хәерче районнарга өләшәләр дип уйласагыз, ялгышасыз. Мәгариф министрлыгы андый ук мәкерле «Кыш бабай» түгел. Автобусның кирәклеген дәлилләп, мәгариф идарәләре хат язарга тиеш. Нәтиҗәдә, елкылдап торучы «айгыр»ларның кайсы районга биреләчәген ТР Мәгариф министрлыгы хәл итә.

Линар ЗАКИРОВ фотолары

12.11.2015

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев