Логотип Идель
Ялкын

9НЧЫ КЛАССКА ҖИТКӘЧ: КИТӘРГӘ ЯКИ КАЛЫРГА?

Китәргә – калырга... Китәргә – калырга... Ромашканың таҗлары да бетеп китте, ә син һаман да бер фикергә килә алмыйсыңмы? Якыннарыңның киңәш-тәкъдимнәре, барысы бергә буталып, тәмам башыңны әйләндерә башлагандыр инде, име?

Шулай булмый ни! 9нчы класстан соң мәктәптә калыргамы, әллә инде мөстәкыйль тормышка аяк атларгамы икәнен хәл итү уен-муен эш түгел бит. Әгәр син Гарри Поттер укыган Хогвартс мәктәбендә эшләсәң һәм кемнең кая барасын хәл итә торган тылсымлы эшләпәгә (инглизләр аны гади генә Sorting Hat дип атый) ия булса-а-аң... Гарри Поттер кебек баш ватасың да булмас иде. Әмма син Гарри Поттер түгел, шуңа да үзеңә сайларга туры киләчәк. Ә юл күрсәтергә, үлчәү тәлинкәсенә плюс-минусларны салып торырга сиңа мин ярдәм итәрмен.

Кем акчасын кимерәсең?


9нчы класстан соң «икеле капчыклары» гына китә, дигән катып калган фикер яшәп килә. Калган стереотиплар кебек үк, монысын да чәлпәрәмә китерергә мөмкин.

– Биш ел буе әти-әни җилкәсендә утырмавым белән горурланам. Классташларым югары уку йортларының беренче курсын тәмамлаганда, мин инде үзем акча эшли идем. Көллияттән соң читтән торып институтта белем ала башладым, анда да үз акчамны түләп укыдым, – ди китәргә җөрьят итүчеләр.

Киткән дә, шуның белән мәктәбен хәтер сандыгына бикләп куйган түгел, билгеле. «Классташлардан аерылу бик авыр булды. Олылар проблемалары белән дә иртәрәк танышырга туры килде», – дип искә ала кичәге отличницалар да. Шул сагынуга яисә авырлыкларга түзә алмыйча, күпмедер вакыттан соң кире мәктәпләренә әйләнеп кайтучылар да очрый икән.




5 сумлык «стипа»


Тагын бер стереотип бар җәмгыятьтә – егетләргә югары белем булмаса да ярый. 9дан соң берәр училище-көллияткә кереп, «чын ир-ат һөнәре» алса, 5-6 ел буе вузда ыштан туздырып йөрүнең кирәге дә юк, имеш. Ә ни өчен кызлар алардан калышырга тиеш? Яки ни өчен вуз катыргысының егетләр шкафында ятарга хокукы юк әле? Күргәнегезчә, егет-кыз, «ботаник»-«икеле капчыгы» дип кенә бүлеп булмый монда.

Укытучы тәртипсез укучының тизрәк китүен зарыгып көтәдер. Әле үзем дә мәктәп партасында утырганда шулай дип уйлый идем. Тик мөгаллимнәрнең дә төрлесе бар икән. Берәүләр, шук балаларга олылар тормышы файдага гына булыр, дисә, икенчеләре, андыйлар мәктәптә озаккарак калса, үзләренә яхшырак булыр, дип фикерли.

Казанның 16нчы татар-инглиз гимназиясендә география укытучы Рәмзия Шәфигуллина, мәсәлән, 9нчы класстан соң киткән укучылар ота, ди. Үзенең кызы да шулай эшләгән булган. Шунысы кызык: Рәмзия ханым да китүнең төп плюсы дип баланың үзе акча эшли башлавын атады. Әлеге дә баягы БДИдан шүрләп китүчеләр дә юк түгел икән.
– Аның каравы, 11дән соң вузга керергә мөмкинлек күбрәк. Көллияттән соң югары уку йортына керәм, диючеләрнең сүзе күп очракта хыял дәрәҗәсендә генә кала. 11дән соң китүче егетләрнең армиягә бармый калу мөмкинлеге дә зуррак, – дип, калуның да уңай якларын санап китте укытучы.

Казан нефтехимия көллияте директоры Әсәдулла Садыйков үзләренең уку йортларында 9дан соң китүчеләрне дә, 11не тәмамлап килүчеләрне дә кабул итүләрен белдерде. Урта һөнәри белем алучыларга ‒ 476 сум, башлангыч һөнәри белем алучыларга 300 сумга якын стипендия түләнә. Моның белән генә бетми әле акчалы сөенеч. Дәүләт урта һөнәри белем алучыларга көненә 5 сум, башлангыч һөнәри белем алучыларга 40 сумга якын өстәмә акча бирә. Аңа укучылар йә ашарга, йә ай ахырында азык-төлек алырга мөмкин.
– Киңәштек тә хөкүмәтебез биргән акчага студентларны ашатырга булдык. Балалар үзләре шулай теләде, – ди Әсәдулла әфәнде.

Көллияткә, гадәттә, мәктәптә йомшаграк укыганнар килә икән. Гел «5»легә генә белем алган, тик югары уку йортына керергә мөмкинлеге булмаган авыл балалары да шактый, ди. 11нче классны тәмамлап килүчеләргә, өч ел көллияттә укыганнан соң, «Оргсинтез» ишекләре ачыла, Казан технология университетына керү мөмкинлеге дә бар.
– Шулай да мөмкинлеге булган ата-анага балаларын 11нче класска кадәр укытырга тәкъдим итәм. Үземнең балаларым зур инде хәзер. Мәктәп яшендә булсалар, 9дан китәргә рөхсәт бирмәс идем, – ди ТРның атказанган укытучысы, техник фәннәр кандидаты Әсәдулла Садыйков.

Әй, 10нчы классларның эше рәхәт, ичмасам. Китәргәме-калыргамы дигән тупиктан да чыкканнар, бердәм дәүләт имтиханы да Каф тавы артында булып тоела. Менә шул рәхәт чорга аяк басу өчен башта «9дан соң нәрсә эшләргә?» дигән сорауга җавап табарга кирәк. Алай ук авыр да түгел кебек инде үзе. Башыңдагы мең дә бер киңәш-тәкъдимнең илисен иләп, уйлыйсын уйлап бетерергә һәм актык карарны чыгарырга гына кирәк.




Әйтелгәннәргә нәтиҗә ясап, 9нчы класстан соң китүнең плюс-минусларын барлыйк.


Плюслар:



  • + БДИдан котыласың;

  • + техникум-көллиятләрнең барысында да диярлек стипендия түләнә;

  • + яшьтәшләрең вузда укып йөргәндә, син һөнәри белем алып, үзең акча эшли башлыйсың.


Минуслар:



  • ‒ вакытыннан алдарак мөстәкыйль тормышка аяк басасың;

  • ‒ классташларыңнан аерылып, бер белмәгән кешеләр арасына чумасың;

  • ‒ көллият-техникумнан соң вузга керәчәкмен, дип хыялланып йөрүчеләрнең күбесе, гадәттә, тагын ничәдер елын укуга багышларга иренә.


Фәнзилә Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев