Логотип Идель
Ялкын

«ЕГЕТЛӘРНЕ НИЧЕК ЕГАРГА? »

  Кызлар, әйдәгез уйлашып алыйк: егетләрне ничек егарга була? Күз карашы белән, матур итеп яннарыннан үтеп китеп, шаккатырып, диярсез. Ә менә Алинә Смирнова әле тагын көч ярдәмендә дә еккалый икән...

Парадокс: кышын – җәй, җәен кыш сагындыра. Хәзер дә, кышның матур чыршысы, карына карыйм да, күңелем яшел аландагы сабан туйларына әйләнеп кайта. Ул көянтә белән йөгерүләр, колгага менү, ат чабышы... Матур бит?! Әле мәйданның күрке булган билбау көрәше дә елдан-ел популярлаша бара. Кайсы гына егет кечкенә чагында көрәшче булам дип хыялланмады икән? Әле йөри дә белмәгән нәни малайлар да бит, келәмгә чыгып, ярышып караган булып кылана.

Батырлар ай үсәсен көн үсә инде ул: күз ачып-йомганчы теге бөтерчекләр буйга җиткән батырга әверелә дә куя. Безнең бит егетләр генә түгел, кызлар да көрәшкә тартыла башлады... Сүзем  нәкъ шуларның берсе – биш ел элек көрәшне үз иткән батыр кыз – 17 яшьлек Алинә Смирнова турында.

ЭНЕМ «ГАЕПЛЕ»!

Алинә, егетләрнеке саналган спорт төренә ничек кереп киттең?

– Минем  тиктормас,  шук  энем  бар. Ул кечкенәдән көрәш белән шөгыльләнә. Тренировкалар кичен булганга, аны спортзалга үзем алып бара идем. Ул ялгызы гына кайту турында уйларга да курка... Курка иде. Икешәр сәгать аны көтеп утырырга туры килгәләде. Беркөнне тренер, яныма килеп, аларга кушылырга тәкъдим итте – буш утырма, имеш. Каршы килмәдем. Баштарак күнегүләр бик үк яхшы килеп чыкмаса да, тора-бара күңелгә ошый барды.

Әти-әниең ничек кабул итте? Дусларың арасында каршы килүчеләр булдымы?

– Әлбәттә. Барысыннан да ныграк әнием каршы тора иде, ләкин мин үҗәтрәк булып чыктым. Үзсүзле мин, уңышлы нәтиҗәләремне күргәч, ризалашмыйча булдыра алмады ул.  Шулай да, егетләр яратмас инде үзеңне дип, әле дә төрттереп тора.

Күп кенә ярышларда катнашкансың, уңышларың да шактый. Иң горурланган нәтиҗәң кайсысы?

– Россиякүләм ярышта 3нче урынны яулавым. Келәмгә кергәндәге хис-тойгыларымны  белсәң: аяк-куллар калтырый, бөтен тәнгә салкын йөгерә, хәтта тын алырга да куркып торам. Янымда дусларым ниндидер киңәшләр бирә, кемдер тынычландыра, кемдер мәзәк сөйләп күңелемне күтәрмәкче була, ә мин һәйкәл сыман селкенми утыра бирәм. Ә җиңүне кулыма төшергәч... Ул вакыттагы халәтне дә аңлатып булмый, янартаулар кебек мин ул вакытта!

Ә  менә шул матур күрсәткечләргә ирешүнең нинди сере бар?

– Үзеңә югары таләпләр куйганда гына яхшы нәтиҗәгә ирешеп була. Иң беренче чиратта, ялкаулыкны үзеңнән 5 000 чакрым ераклыкта тоту сорала. Икенче сер – яхшы тренер. Остазым Рәмзил абый Бәдретдиновка рәхмәтем бик зур!

«КҮЛМӘК ТӘ КИЯРГӘ ТУРЫ КИЛӘ»

Бу спорт төренә нокта куясың килгән чаклар булдымы?

– Бик сирәк. Кайвакыт арып-талып тренировкалардан кайтып керәм дә көзге хәлсез чебен сыман сузылып ятам. Шулвакыт кылт итеп өй эшенә бирелгән иншалар искә төшә, дәфтәр-китап тотып кырымда ярдәм сорап энем бөтерелә башлый, әби күзлеген эзләп йөдәтә. Ә минем бармакка бармак сугасы да килми. «Бармыйм иртәгә тренировкага, җитте!» – диям дә, иртәгәсен кабат залга йөгерәм.

Көндәлек режим яисә туклану рационы төзисеңме?

– Юк, бүгенге көнгә хәтле режим төзегәнем булмады, бәлки, алга таба кирәге чыгар. Ә туклануга килгәндә, көрәшчеләрдә «авырлык куу» киң таралган инде ул, анысын татып карарга туры килде. Дөресен әйткәндә, ул көрәшүгә караганда да авыррак. Ашамыйча була, ә менә тәүлек буе бер йотым су эчми торганда, авыз эче чүлдәге сыман кибә. Кечкенәрәк чакта урлашып эчә идем, имеш, беркем күрми, хәзер инде асылы нидә икәнен аңладым, алай итмим.

Үзеңнен киенү стилең бармы?

– Спорт стиледер инде. Үземне шундый киемдә уңайлы хис итәм. Күлмәкләргә битарафрак булсам да, сирәк-мирәк бәйрәмнәргә киям. Гадәттә чалбар белән кофта киеп чыгып китәсе килә. Тик кыз кеше булгач, алай да, башкалардан аерылып, ала карга сыман басып торасы килми. Кызлар гына түгел, егетләр дә: «Менә бит ничек килешә үзеңә күлмәкләр, һәрчак шулай йөр», – диләр. Гомумән, татар кызларына тыйнаклык хас булырга тиеш, «кычкырып торган» киемнәрне өнәмим.

ГЕРКУЛЕС ШҮРӘЛЕНЕ ҖИҢӘ!

Спорттан ял иткән арада нәрсә белән шөгыльләнәсең?

– Интернетта утырам. Ул вакытны бушка сарыф итү дисәләр дә, кайчак Интернет иң шәп ярдәмче булып куя. Мине стресстан кибетләрдә йөрү түгел, урамда дусларым белән аралашу коткара. Анда үзеңне ничектер иркен хис итәсең, саф һава, якын кешеләрең ыгы-зыгы килә. Шуның өстенә дусларым белән сөйләшү дә үзеннән-үзе күңелне күтәрә. Янәшәмдә әңгәмәдәш булса, көне буе сөйләшеп утырырга әзермен! Китап уку да – яраткан шөгыльләремнең берсе.

Егетләр белән аралашырга вакытың каламы соң, гайрәтеңнән курыкмыйлармы?

– Кала! Дус кызларыма берәр кая бармыйм дисәм: «Бар инде безнең белән, караңгы почмактан Тукайның Шүрәлесе килеп чыкса, коткарырсың», ‒ дип, рәхәтләнеп көләләр. Шул вакытта үземне мифтагы батыр Геркулес итеп хис итәм. Ә егетләр курыкмыйлар, киресенчә, минем белән яхшы мөнәсәбәттә алар. Кайчак: «Башка кызларга караганда, синең белән сөйләшү күңеллерәк», ‒ дип кызарталар да әле.

Тормышыңны спорт белән бәйләргә телисеңме?

– Һичшиксез! 10-11нче сыйныфларны яхшы гына тәмамлап, югары уку йортының спорт бүлегенә керегә телим, Аллаһ  боерса!

Теләкләре, максатлары зурдан Алинәнең. Уңышлар телик аңа!

Кыскача белешмә

Көрәшче кыз

ИСЕМЕ:

АЛИНӘ СМИРНОВА

МӘКТӘБЕ:
МИНЗӘЛӘНЕҢ  ТАТАР ГИМНАЗИЯСЕ
МАВЫГУЛАРЫ:
СПОРТ,  ҖЫР,  ФИЛЬМНАР  КАРАУ

НИНДИ ЕГЕТЛӘР ОШЫЙ:
КӨЧЛЕ, ЧИБӘР, ҖИТЕЗ, КАЙГЫРТУЧАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев