Логотип Идель
Ялкын

«БИШЕНЧЕ КӨН»

Су спорт төрләре буенча ФИНА дөнья чемпионатының бишенче ярышлар көне мавыктыргыч булырга ошый: 3 комплект медаль уйнатылачак, ә бөтен дөньядан килгән спортчылар ачык суда йөзүдә һәм суга сикерүләрдә иң осталарын ачыклаячак.

Су спорт төрләре сараенда ярышлар иртәнге 10да башланачак, 3 метрлы трамплиннан сикерүләр буенча алдан сайлап алу этабында ир-атлар чыгыш ясаячак. Кичен, 19.30 сәгатьтән алып, тамашачылар финал узышларының чып-чын баталияләрен карый алачак. Мөгаен, иң төп интрига Евгений  Кузнецов чыгышы булыр. Аның парын традиция буенча 3 метрлы трамплиннан сикерүләр буенча 2012 елгы Олимпия чемпионы һәм 2012 елгы Олимпия уеннарында 3 метрлы трамплиннан синхрон сикерүләрнең вице-чемпионы, 3 метрлы трамплиннан шәхси сикерүләрдә өч тапкыр дөнья вице-чемпионы, алты тапкыр Европа чемпионы Илья Захаров тәшкил итәчәк.

Аларның 3, 9 коэффициентлы уртак сикерүләрен бүгенгә әле дөньяның бер генә тандемы да кабатлый алмый. Шуңа карамастан, 2012 елгы Олимпия уеннарының көмеш призеры Кузнецов башка спортчылар куәтен дә аек бәяли һәм берничек тә бирешергә җыенмый.

“Чынлыкта шушы моментка конкуренция шактый артты. Кытай спортчыларыннан гайре, мин мексикалы, немец сикерүчеләрен, украиналыларны атар идем. Конкуренция бик зур! Соңгы елларда суга сикерүләр бик алга китә, шуңа күрә безнең тик торырга хакыбыз юк”, - дип белдерде спортчы.

15.00 сәгатьтә Су спорт төрләре сараенда бер метрлы каланчадан суга сикерүләр буенча хатын-кызлар финалы старт алачак, монда инде  пьедесталга дәгъвачы Олимпия чемпионкасы һәм суга сикерүләр буенча дүрт тапкыр дөнья чемпионкасы Хэ Цзы булачак. Үзенең интервьюсында  спортчы кыз Кытай суга сикерүчеләренең чыгышларына бәйле стереотиптан котылырга омтылды: "Минемчә, һәр ил спортчыларының башкалар алдында үз өстенлекләре бар. Бәлки, Кытай сикерүчеләренең бертуктаусыз өйрәнергә һәм башкалар тәҗрибәсен үзләрендә кулланырга әзер булу теләгендәдер аерма. Аңлыйсызмы, үз вакытында без бик зур ыргылыш ясадык һәм хәзер без үз өстенлегебезне даими рәвештә арттырып торабыз. Әмма контрастта бу алай ук сизелерлек түгелдер, бәлки. Кытай спортчылары белән дөньяның калган спортчылары арасындагы класс аермасы турында сөйләгәндә шуны әйтергә кирәк, бу аерма көннән-көн азая бара. Калган илләр акрынлап араны киметәләр бит. Һәрвакыт биеклектә калу кыенлаша бара”.

Кытай кызы Хэ Цзыга алтын өчен көрәштә, мөгаен, 15 тапкыр Европа  чемпионкасы һәм  су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатларының 7 медале иясе булган иалияле Таня Каньотто конкурент булыр. Бу спортчы суга сикерүчеләр гаиләсендә туган һәм, геннар белән бергә, балачактан ук ата-аналарының нәсихәтләрен дә, дөрес техниканы да үзенә сеңдергән, беренче медален ул 14 яшьтә үк яулаган. Ярышларда ул тагын да күп көч куячак, чөнки үзе белдергәнчә, Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты ярышлары аның карьерасында соңгыларының берсе булырга мөмкин: “Бу минем соңгы Дөнья чемпионаты һәм мин аннан ләззәт алырга телим. Мин 1 метрлы, 3 метрлы трамплиннардан сикерүдә һәм 3 метрлы каланчадан синхрон сикерүләрдә чыгыш ясаячакмын. Мин тагын Рио-де-Жанейродагы Олимпиадада катнашырга телим. Шуннан соң спорт карьерамны тәмамлыйм”.

Тагын шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Россия суга сикерүчесе Надежда Бажина, Каньотто кебек үк, спортчылар гаиләсендә туган. Аның пьедесталда урын алырга бөтен шансы да бар, ул бит Европа чемпионатларының берничә тапкыр призеры һәм җиңүчесе.

Көндезге сәгать 12дә медальләрнең өченче комплекты “Казансу”да хатын-кызлар арасында 10 километрга ачык суда йөзүдә уйнатылачак. Җиңүгә төп дәгъвачыларның берсе – Бразилия йөзүчесе Окимото Полиана, дүрт Дөнья  чемпионатында һәм Пекиндагы Олимпия уеннарында катнашучы һәм призеры. Аңа ике Европа чемпионатында, Лондондагы Олимпиадада катнашучы һәм өч Дөнья чемпионаты призеры немец кызы Ангела Маурер конкурент булачак.

Мәгълүмат Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәтеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев