Логотип Идель
Ялкын

БИТ ДОШМАНЫ, АЛАРДАН НИЧЕК КОТЫЛЫРГА?

Бит дошманы куркыныч әйбер ул: иң кирәкле вакытта чыга да куя! Өстемдә күз явын алырлык матур күлмәк, аягымда иң шәп һәм җайлы туфли. Чәчкә көдрәләр ясалган, иннек буялган, күзгә кара сөртелгән. Телефоным үзем белән. Тәк, беренче свиданиега барырга мин тулысынча әзер! Селфи ясыйм да, китәм...


Әмма... Йа Хода, бу ни бу?! Бетчә! БорынМальчик и врачыма бетчә чыккан! Болай булгач, бөтен планнар чәлпәрәмә килә, романтик очрашу турында онытырга була... Миңа калса, күпләребезнең шундый хәлдә калганы бар. Дәү әни янда булса: “Ярар, балам, борчылма! Берәрсе гашыйк булганга чыккан ул бетчә,” – дип көлеп, шаяртып куяр иде. Тик бу гына безне тынычландыра алмый шул. Дошман безнең җиргә басып кергән! Дошман белән көрәшергә кирәк!



Нәрсә һәм ник?


Бетчә – ул бит, арка, күкрәк май бизләре эшчәнлеге бозылу нәтиҗәсе. Бетчәләр еш кына яшүсмер вакытта барлыкка килә. Алар бергә, гадәттә, кара төрткеләр дә “ияреп йөри”. Медицина телендә бу күренеш акне авыруы дип атала. Табиблар бетчә һәм кара төрткеләр чыгуның берничә сәбәбен билгели: 1) май бизләре эшчәнлеге бозылу һәм артык күп май бүленеп чыгу; 2) битне һәм тәнне карамау, вакытында юынмау; 3) дөрес тукланмау; 4) гормоннар эшчәнлеге бозылу.



Вакытында дәваламасаң...


Әти-әниләр һәм еш кына егетләр (ләкин кызлар түгел!) бетчәләргә игътибар итмәскә тырыша. Чөнки мондый “авыру” һәр икенче яшүсмердә очрый. Тик болай итү – бик зур хата. Бетчәләрне вакытында дәваламау битнең бозылуына, бит күзәнәкләренең ачылуына һәм киңәюенә, шадралар барлыкка килүгә һәм озак еллык стерсска китерергә мөмкин.


Котылу юлы


Гадәти бетчәләрдән котылу өчен дә белем һәм тәҗрибә кирәк. Иң мөһиме – үз белдегең белән генә дәваланырга, спирт белән тәнеңне киптерергә һәм бетчәләрне сытып чыгарырга тырышма! Әниеңнән яки олылардан ярдәм сора.


Дәвалануның иң гади юлы да берничә баскычтан тора: 1) пар ярдәмендә күзәнәкләрне ачтырабыз; 2) битне сабынлап юабыз; 3) аллергия булмаса, шикәрләнгән бал алып, битне бал белән сөртәбез; 4) битне салкын су белән юып төшерәбез. Дәвалануның иң ышанычлы һәм куркынычсыз ысулы исә – табибка күренү. Бары тик табиб кына бетчәләр чыгуның төп сәбәпләрен ачыклый һәм тиешле дарулар бирә ала.



Ничек булдырмаска?девочка на свидание


Бетчәләрең һәм артык мәшәкатьләрең булмасын дисәң, берничә алтын кагыйдәне истә калдырырга кирәк булыр. Беренчедән, битне һәрвакыт чиста тотарга, иртә-кич сабынлап юынырга кирәк. Икенчедән, дөрес туклану турында уйлан. Әгәр дә син майлы, кыздырылган, ысланган ризыклар күп ашыйсың икән, рационыңа үзгәрешләр керт. Өченче киңәш махсус, кызлар өчен! Кызлар, бизәнү әйберләрегезгә игътибар итегез. Косметиканың кыйбатлы яки арзанлы булуы турында сүз бармый. Кирәкмәгән бизәнү әйберләре файдаланмагыз. Мәсәлән, табиблар һәм визажистлар бит төсен тигезләү өчен тон яки BB кремнар, я булмаса, битнең кызыллыгын яшерә торган коры пудралар куллану егерме яшенә җитмәгән кызлар өчен бөтенләй кирәкми дигән фикердә торалар. Әйе, дустым, аларның да көндәлек тормышта кирәге юк икән. Белгечләр андый төр косметиканы берәр чара булганда, сәхнәдә чыгыш ясаганда гына файдаланырга тәкъдим итәләр.



Кызыклы факт:




  1. Бетчәләр 13-15 яшькә җиткән һәр икенче яшүсмердә очрый.




  2. Кояшта кызыну май бизләре эшчәнлеген әкренәйтә, ягъни бетчәләрне киметә. Тик артык күп кояшта булу башка куркынычрак авырулар китереп чыгарырга мөмкин.




  3. Бетчәләр буыннан-буынга күчә ала. Әти-әниләрегездә яшь вакытта бетчәләр күп булган икән, сездә дә шулай ук булу ихтималы зур.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев