Логотип Идель
Укучылар яза

УРМАНДАГЫ ХӘЛ

Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер гаилә. Аларның бик тә чибәр, уңган кызлары булган. Бу гаилә, башкаларга үрнәк булып, бик тату яшәгән.

Көзге көннәрнең берсендә алар, гөмбә җыярга дип, урманга юл тотканнар.

Гөмбә җыйганда, кызлары каядыр киткән һәм адашкан. Әнисе белән әтисе эзләп караганнар, ләкин таба алмаганнар, бик тә кайгырганнар.

Кыз, адашканын белеп, елый башлаган. Моны ишетеп, куркак  куян килеп җиткән дә: «Ник елыйсың? Нәрсә булды?» - дигән. Кыз моңа үз хәлен сөйләп биргән.

Кич җиткән, куян кызны үзенә кунакка чакырган. Кыз ризалашкан. Барып җиткәч, ашап та тормаган, татлы йокыга киткән.

Таң аткач, алар әнисен һәм әтисен эзләргә киткәннәр. Бара торгач, каршыларына соры бүре очраган. Куян куркып калган. Соры бүре кыз янына килгән дә сораган: «Син шундый иртәдә нишләп йөрисең?» Кыз бүрегә дә үзенең башыннан кичкән вакыйганы сөйләп биргән. Бүре: «Бер дә борчылма, мин урманда ниндидер чит кешеләрне күргән идем,бәлки,синең әти-әниеңдер, әйдә киттек, күрсәтәм», - дигән.

Кыз үзенең газиз әнисе белән әтисен күргән. Алар елашып күрешкәннәр. Кыз куркак куянга да, соры бүрегә дә: «Сезнең игелегегезне беркайчан да онытмам. Мине шатландырган өчен, аллахының рәхмәте яусын», – дип, рәхмәтен белдергән.

Кыз, сөекле әти-әнисе белән үз өйләренә кайтып, рәхәтләнеп, бик тату гомер кичергән.

Апас урта мәктәбенең 5нче Б сыйныфы укучысы Шиһабиева Алия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    бигрэк матур