Логотип Идель
Укучылар яза

УРАМДА СУЫК БУЛСА ДА, ЭЧКЕ ДӨНЬЯДА ҖЫЛЫ: КӨЗ ТУРЫНДА УЙЛАНУЛАР

Көз, көз, көз.... Бу ел фасылы турында  ишеткәч, кемнәрнеңдер күз алдына янгырлы, моңсулы көннәр, шәрә агачлар, болыт белән тулган күк йөзе, бакча тулы бетмәс эшләр килә. Ә кемнәрдер сөенеп, җир тулы төрле төстәге яфракларны, пәрәвезләр очып йөргән әбиләр чуагын уйлый. Чыннан да, көз ул – иң серле, могҗизаларга иң бай, күңелле дә, моңсу да ел фасылы. Ләкин шыксыз яңгырлы көннәре белән ялыктырса да, көз ул матурлыкны күрсәтә белә. Ул матурлыкны өйдә ятып күреп булмый, аны күрер өчен урман-күл буйларында йөрергә, табигатне күзәтергә кирәк. Көз, үзенең яңгырын да матур итеп күрсәтергә ярата. Җәй көннәренә генә хас салават күпере дә, көз көне катлы-катлы булып чыга бит. Урман, алан-болыннарда матур-матур чәчәкләр урынына төрле төстәге яфраклар тәгәри. Алар көзге ачы җилләрдә, бер урыннан икенче урынга, “җитәкләшеп” йөгерешәләр. Шуңа күрә көзне төсләргә бай ел фасылы дип йөртәләр. Урамда суык булса да, эчке дөньяда җылы.

Моңа кадәр җәй буе гөрләп торган табигать, көз җиткәч, йокларга ятарга, ял итәргә җыена башлый. Яз көне кайткан, җәй буена шау-гөр килеп бала үстергән кошларны көз моңсу гына сары шәлен болгап,  җылы якларга озата. Урман җәнлекләренә дә кышка әзерләнергә, керпе, бурсык, аюларга йокыга талырга әмер бирә ул. Ә кешеләр исә, җиң сызганып, җәй буе үстергән уңышларын җыялар.  Бар җан иясе дә эштә. Көз, яз сыман эшне ярата шул.

Көз үзен бар яклап та күрсәтергә ярата: кояшлы матур көннәре белән дә алдый, яңгырлы салкын көннәре белән ялыктыра. Иң кызыгы һәм иң серлесе: иртән йокыдан уянуыңа бөтен җир өстенә ап-ак кар юрганы ябып куярга да күп сорамый ул. Беренче кар...., бигрәк тә тансык, бигрәк тә матур була шул. Әле яфракларын да коярга өлгермәгән алмагач, чия, имән агачлары ак бүрек кигән кебек, ботакларын җиргә кадәр асылындырып утыралар. Яңа яуган ак кар кара җир сазын каплап, тирә-юньгә яңа  илһам бирә. Ләкин бу аклык озакка бармый, яңгыр катыш яуган ак кар, тиз арада эреп юкка чыга. Янәдән кар астыннан төсләрен югалткан яфраклар, кипкән үләннәр килеп чыгалар. Борынгылар сүзенә колак салсак, тагын бер айдан җиргә кар ятар дип, көзге өшегән сазны ерып алга атлыйбыз. Табигать йокларга ятарга җыенса да, кешелек дөньясы яшәргә омтыла. Чөнки тормыш дәвам итә.

Ислам Хәсәнов,

Мөслим политехника техникумының 3 нче курс студенты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев