ТУКАЙ – БЕЗНЕҢ ЙӨРӘКЛӘРДӘ!
Тукай яши безнең күңелләрдә,
Илһам биреп барча дөньяга.
Бар жиһанга шигьри җаны күчкән,
Моңы күчкән былбыл кошларга.
«Туган тел»не көйләп, теле ачыла
Дөньядагы барлык татарның.
«Әллүки»ен көйләп йоклатадыр
Бишектәге сабый баланы.
Кәҗә-сарык бәхет эзләп йөри,
Капчыкларын асып аркага.
Тормыш михнәтләре авырлыгы
Алып килә бүреле аланга.
Акбайлары безгә күптән таныш,
Уйнап үстек бергә урамда!
Күбәләкләр куып, җиләк җыеп,
Тәгәрәштек хәтфә болында.
Су анасы Шүрәлесе белән
Һаман керә минем төшемә.
Рәхмәт, Тукай, мең-мең рәхмәт сиңа,
Иҗатыңа, изге эшеңә!
Кыска гына гомер юлыңда син
Киләчәккә мирас калдырдың.
Тарихлардан безнең көнгә кадәр
Мәңге янмас күпер салдырдың.
Безнең чорга туры килде инде
Айфон, интернетлар заманы.
Тик шулай да Тукай «Туган тел»е –
Йөрәгендә һәрбер баланың!
Алинә Хәйруллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
6 мая 2024 - 15:39
ТИНЧУРИН ТЕАТРЫНДА ҖӘЙГЕ ЭКСКУРСИЯЛӘР СТАРТ АЛАЧАК
-
4 мая 2024 - 13:35
«КАДРОВЫЙ РЕЗЕРВ» – ҮЗЕҢНЕ КҮРСӘТҮ ӨЧЕН МЕНӘ ДИГӘН ЫСУЛ!
-
2 мая 2024 - 15:20
«УЕНФЕСТ»ТА КАТНАШ ҺӘМ «СОЧИ ПАРК» КОМПЛЕКСЫНА БАРУ МӨМКИНЛЕГЕН ОТ!
-
29 апреля 2024 - 21:39
ГРАФФИТИ, К-POP һәм ШӘП КОНТЕНТ: «ПОВ» ТУГАН КӨНЕ НИЧЕК УЗДЫ?
Нет комментариев