Логотип Идель
Укучылар яза

МИН КӨЗНЕ НИЧЕК КҮРӘМ?

Көз – елның иң көтелмәгән һәм «сюрпризларга» бай фасылыдыр, мөгаен. Ямьле җәй әле тиз генә үтеп китмәс дип уйлаган кеше календарь битендә сентябрь аен күргәч, берьюлы шатлана да, күңелсезләнә дә. Әмма көз үзенә бер могҗза түгелмени?

Мин көзне күп катлы «күзлек» аша күрәм. Аның һәр көне көтелмәгән һава торышы белән аерыла. Бер көнне әлеге фасыл безне кояшлы, тыныч һәм күңелле көн белән бүләкләсә, ә икенче көнне үк безне салкын, моңсу яңгыр белән килгән яшенле күк йөзе көтәчәк. Мондый көннәрдән соң тылсымлы матур иртә килә: салкынча, җиңелчә томанлы көн. Кара инде: җирдәге үләннәргә тамчы-тамчы чык төшкән. Тиздән, өлкәннәр сөйләвенчә, иртә язның аяз һәм җылы көннәре – әбиләр чуагы булачак.

Табигать үзенчә матурлана башлый. Зифа агачлар бер-берсен уздырып я кызыл, я сары, я җирән искиткеч гүзәл күлмәкләрен кия. Иген кырларына карасаң, әйтерсең, аны алтын төскә буяп куйганнар – сап-сары булып, кояшта күзләрне камаштырып торалар. Көзге урман тып-тын, җәй көннәрендә кебек аның гөрләп торган вакытлар узды. Болыннар да буш калган, хәзер инде монда тырыш бал кортлары да, матур күбәләкләр дә очмый.

Көзне алтын дип дөньяны алтын төсле яфраклар биләп алган өчен генә түгел, ә көзге муллык, байлык өчен дә атыйлар. Бакчаларыбызда җиләк-җимеш пешкән: алмалар кып-кызыл булып бер-берәнләп җиргә коела, миләш белән баланын да җыярга вакыт. Бакчачылар кыш буена безгә витамин булып торган яшелчәләрне дә әкрен-әкрен җыялар. Менә тиздән алар урмандагы уңышка барыр – шуннан бер чиләк гөмбә һәм чикләвек тутырып кайтыр.

Бу чакта урамнарда җәнлекләр арасында кышка әзерләнү чоры бара. Тырыш тиеннәр агачтан-агачка сикереп үзләренең өйләренә кышка чикләвек ташый, ә аю киресенчә бу вакытта күп тукланып май җыя, чөнки инде ноябрьдә ул тирән йокыга талачак. Кошлар да җылы якларга очып китәләр. Беренче булып, гадәттәгечә, карлыгачлар очып китте, озакламый алар артыннан сандугачлар, торналар, кәккүкләр көньякка юл тотты.

Озак вакыт та үтмәс, иген басулары буш, ә  агачлар бөтенләй яфраксыз калыр, бертуктаусыз яңгыр ява башлар. Бөтен табигать тынар.

Укучылар инде уку елен башладык, Сентябрьнең беренче атнасын кабатлаулар белән үткәрдек тә, китте кереш контроль эшләр, ел башыннан ук ВПР(БРТЭ), ОГЭ(ТДИ), ЕГЭ(БДИ), олимпиада һәм мең төрле бәйгеләргә әзерлек. Җәйдән соң укуга кереп киткәнне үзебез дә сизми калдык.

Көз – көз инде ул. Табигатьнең татлы йокыга әзерләнүенә бер күпер. Алтын сары, кызыл төсләрдән – карага, ә аннан соң аклыкка чуму. Мин көзне шулай күрәм. Ә сез?

Азалия Салихова, Әгерҗе районы Кадыбаш урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев