Логотип Идель
Укучылар яза

"Еллар аша кыйммәтен җуймаган якут"

Якутлар табыладыр вакыт белән,
Вакытлар табылмыйдыр якут белән...


Габделҗәббар Кандалый


Г. Кандалыйның бу сүзләреннән чыгып, шуны әйтәсем килә, вакытлар үтеп тә үзенең кыйммәтен югалтмаган хезмәтләр, әсәрләр иҗат итүче, үз халкы өчен искиткеч күп эшләр башкаручы Ш. Мәрҗанинең затлылыгы еллар узган саен югарырак бәя ала бара.

Туган ягына, иленә мәхәббәт, ватанпәрвәрлек хисе яшь буында үзең, әти-әниең, бабаларың яшәгән авылның тарихын белүдән, аны тирәнтен өйрәнүдән башлана. Ташкичү мәктәбе коллективы бу гыйбарәгә нигезләнеп туган як тарихын эзлекле өйрәнүне максат итеп куйды.

Белгәнебезчә, 2018 ел – Татарстан Республикасында Ш. Мәрҗани елы дип игълан ителгән иде. Шул сәбәпле әлеге вакыйга Төрки дөньясында, республикабызда, Арча районында һәм, гомумән, олуг галимнең тормышында зур урын алып торган Ташкичү авылында да билгеләп үтелде. Яңа 2019нчы ел исә «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе»ндә Шиһабедтин Мәрҗани исемендәге районара укулар белән башланып китте, дисәк тә ялгыш булмас.

30нчы гыйнвар көнне уздырылган «Бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт» дип исемләнгән әлеге укуларда мәктәп укучылары өч төрле юнәлештә фәнни-тикшеренү эшләре тәкъдим итте: «Ш.Мәрҗани мирасы», «Ш.Мәрҗани эзләре буйлап», «Әдәбиятта һәм сәнгатьтә Ш.Мәрҗани образы». Барлыгы алтмыштан артык эш килә, тик шуларның 34е генә лауреат исеменә лаек дип табыла. Бәйгедә җиңүче укучылар үзләренең фәнни эшләре белән кичәдәге кунакларны таныштырып үттеләр һәм фикер алыштылар.

Бәйрәм булгач, һичшиксез, кунаклар да булырга тиеш бит инде, әйеме!? Әлеге кичәдә исә олуг кунакларыбызның берсе Арча муниципаль районы башлыгы Нуриев Ильшат Габдельфәрт улы булды! Ул күптән көтелгән чараны тантаналы рәвештә ачып җибәрде һәм Шиһабетдин Мәрҗанинең мирасын өйрәнүнең әһәмиятенә басым ясады:

– Безнең Арча ягы данлыклы улларга бик бай. Алар арасында, әлбәттә, иң зур урын тоткан затларыбызның берсе Ш. Мәрҗани дә бар. Күренекле шәхесләребез тормышын, хезмәтләрен тирәнтен өйрәнү яшь буынның бурычы булып тора. Әлеге укуларга килгән катнашучыларның үткәнебезне белергә теләүләре бик сөендерә, димәк, киләчәгебез ышанычлы кулларда! – диде район башлыгы.



Әлеге укуларда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге институты хезмәткәрләре – филология фәннәре кандидаты Гәйнетдинов Айдар Марсил улы, тарих фәннәре кандидаты Сәләхова Эльмира Кәдим кызы, фәнни хезмәткәр Баһаветдинова Халидә Зиннәт кызы да үз өлешләрен керттеләр. Алар әлеге кичәдә катнашучыларны фәнни эш алып бару серләренә төшендерделәр.

Шулай ук бу кичәдә Казан шәһәре Ш.Мәрҗани исемендәге мәдрәсә имамы ярдәмчесе Биккинин Исмәгыйль хәзрәт, Әтнә районы Ш.Мәрҗани исемендәге Комыгурҗа урта мәктәбе музее мөдире Зиннатуллина Зилә Рафаэль кызы да катнашты. Исмәгыйль хәзрәт Ш.Мәрҗани исемендәге мәдрәсә белән, Зилә Рафаэль кызы Мәрҗани музеенда саклана торган истәлекле экспонатлар белән таныштырды. «Мирас»журналының мөхәррир урынбасары Гибадуллин Ленар Ильгиз улы, «Әлифба» музее директоры Таҗиев Дамир Гыйлемшәех улы Татарстанда Ш.Мәрҗани исеме белән бәйле урыннар турында сөйләделәр, Ш.Мәрҗани эзләре буенча экскурсияләрдә катнашырга тәкъдим керттеләр.



Ш. Мәрҗани укулары дин галиме, фәлсәфәче, мөгаллим, этнограф, тарихчы һәм тагын күп кырлы шәхеснең 200 еллыгын йомгаклауга багышланып районара укулар форматында уздырылды. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, әлеге кичә Татарстан Республикасы мөселманнарының диния нәзәрәте тәкъдим иткән Нияз хәзрәт Сабировның сценариесе нигезендә төшерелгән «Мәрҗани» видеофильмы белән үрелеп барды.

Кичә азагында Ш.Мәрҗани исемен мәңгеләштерүдә зур өлеш керткән «Таттелеком» җәмгыяте әлеге укуларда катнашучыларга «Татарский Геродот» дип аталган китабын бүләк итте.

Исеменә күрә җисеме дә бик килешле әлеге шәхеснең. Чын мәгънәсендә энҗе-мәрҗәндәй кеше ул – Ш. Мәрҗани! Тикмәгә генә бабасы Габделкотдус яшәгән авылны тәхәллүс итеп алмый яшь Шиһабетдин, чөнки заманы өчен алдынгы карашлы һәм төпле белемле үрнәк зат була ул! Ике гасыр узуга карамастан аның шәхесе игътибар үзәгендә торуы моның ачык мисалы.



Илүзә Касыймова,
автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев