Логотип Идель
Укучылар яза

БУЛАТ ИШМИЯРОВ ШИГЫРЬЛӘРЕ

***

Моңсу көзге бакчам,

Сагышлы чәчкәм дә.

Аллы-гөлле чугын

Каралткан бер төндә.

Көзнең рәсемнәрен

Күрделәр күпләр дә.

Сөрткәләп яшьләрен,

Моңсу үттеләр дә.

Рәсемең күп , көзем,

Елый бит бакча да.

Төннәрен өшетәсең,

Парлана һава да.

Энҗе бөртекләрен

Каплыйсың җирләрдә.

Әллә бу юрганың

Үсемлекләргә дә...

Төсләргә бай көзем,

Ак, сары, кызыл да,

Көрән, соры, чия...

Буйый шул төсләргә.

 

***

Бер мизгелгә генә

Кайтыйкчы үткәнгә.

Яшьлек хатирәсен

Кабаттан сүтәргә.

 

Чишмә чыңын тыңлап,

Хисләнеп үтәргә.

Дус-иш белән бергә

Шаярып көләргә.

 

...Яшьлек сандыгында

Саклана үткәннәр,

Болында шаярып

Көтүләр көткәннәр.

 

Капка төбе тулы

Аксакаллар булыр,

Яулыгын бөркәнеп,

Әбиләр утырыр.

 

Гөрләп тора авыл, 

Яше- карты эштә.

Кемдер мал ашата,

Кемдер иген игә.

 

Халык булган -бердәм!

Хезмәтне ул сөйгән!

Өмәләр ясаган,

Тату яшик! дигән.

 

Хәзер бар да бүтән,

Капка төпләре буш,

Үтте ул заманнар,

Кул селкеп калдык: хуш!

 

Интернеты килде,

Дөньяларны яулап,

Телефонга гына

Утырабыз карап.

 

Хәлләр сорашырга

Йөрешмибез күптән,

Ватсап аша китә:

Хәлләр ничек? Сәлам!

 

Күрешәбез шулай

Видеозвоноктан да,

Концертка йөрибез

Инстаграммнан да.

 

Өйдә халык күптән,

Урамнар бушады...

Интернет барсының

Күңелен яулады.

 

***

Сагышлана бакчам

Сап-сары көзләрдә.

Алсу чәчкәләрем

Бөгелә җилләрдә.

Моңсу алмагачым

Башын игән кемгә?

Ямь-яшел күлмәген

Буяганнар нигә?

Әллә инде көзем

Ияме шушы сергә?

Менә бу рәсемен

Күрсәтәме безгә?

Кинәт чыкты җилем,

Бөтерелеп җирдә,

Туздырып күлмәген,

Очыртты күкләрдә.

Калды алмагачым

Ялангач бакчада.

Кәүсәсен кисәдер

Көзге ачы җил дә.

Булат ИШМИЯРОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев