Логотип Идель
Укучылар яза

АЛАНДА ТӨН

Түм-түгәрәк ай үзенең үтә сизгер нурлары белән аланны күзәтә. Алан зур булмаса да, бик күркәм, түм-түгәрәк  иде. Әйтерсең, аны алдан уйлап, тирә-якка агачларны түгәрәк ясарлык итеп утыртканнар.  Әлеге аланда көн дими, төн дими чәчәкләр һуш исләрен бөрки, кошлар да үзләренең күңелләрендәге иң моңлы җырларын сузалар. Шунлыктан, бу аланга яшь йөрәкләр еш йөри. Биредә алар мәхәббәтләрен аңлаталар, вәгъдәләр бирешәләр.  Халык телендә аланны “Түгәрәк” дип йөртәләр. “Түгәрәккә төш!”, “Түгәрәктә күрешик” кебек сүзләрне ишеткән кеше бер дә аптырамый, чөнки  “Түгәрәк”тә ниндидер сихерле дөнья  көтәдер сыман. “Түгәрәктә  бар да түгәрәк, дөнья ямьле, күңел күтәренке”, диләр.

Айның нурлары ике яшь йөрәккә төбәлгән. Кап –кара чәчле, зәңгәр күзле егет белән көрән чәчле, кап-кара күзле сылу кыз янәшә ашыкмый гына атлыйлар. Кара син аларны, әй! Вакыт та, караңгылык та аларны һич борчымый. Хәер, ай аларга яктылыгын жәлләми ич! Алар хәтфә чирәмгә утырдылар да серләшә башладылар.  Җил аларның ни сөйләшкәннәрен белештерәсе килеп, колакларыннан, чәчләреннән сыпырып карады. Ай да аланның кунакларына якынрак килде. Әмма яшьләр сер бирмәделәр. Бу гашыйкларның ни хакында гапләшкәннәрен тик түгәрәк алан гына сизенде. Ник дисәң, гасырлар буена кабатланган мәхәббәт тулы күзләр, назлы караш, татлы сүзләр... Шунысы күңелле: бирегә бары тик изге ният белән генә йөриләр. Әле ничәмә ничә еллар биредә гауга, тавыш булмаган. Шунлыктан, алан барлык кешеләр өчен изге урын кебек.

Кинәт егетнең кулында нидер ялтырады. Ай нурларын ныграк яктыртты, янәсе дә кыз күреп алсын. Күрмиме соң инде:

– Ай-ай нинди матур йөзек! – дип кычкырып җибәрде. Егет шунда:

– Чү, матурым, кычкырма, аланны куркытасың ич! Бу йөзек сиңа, минеке буласыңмы? – дип кызга сихерле караш ташлады. Шул вакытта кинәт җил дә тынды, кошлар да сулыш алмый торды, хәтта ай да дулкынланды. Кыз озак көттермәде:

– Әйе...  диде. Үзе уңайсызланып, күзләрен яшерде. Ә алан төнге чәчәкләрнең саф исләрен бөркеде. Үзенчә “ Бәхетле булыгыз, дөньягыз түгәрәк булсын! – диядер инде.

Тик түгәрәк аланда кинәт өченче кеше пәйдә булды. Җирән чәчле, бүренеке сыман усал карашлы егет яшь йөрәкләрнең араларына кереп басты да, кызны үзе белән алып китмәкче булып, тарткалаша башлады.

– Бу ни хәл?! – дип аптырады алан. Җил дә сызыгырып узды. Айның да ачуы кабарды. Ул болытларны дәшеп китерде дә, искәрмәстән күк күкри башлады, яшен үзенең камчысы белән җирән чәчле егетне кисәтте. Күктән чиләкләп- чиләкләп яңгыр коя башлады. Яшьләр инде нишлик дигәндәй, җитәкләшеп чаптылар. Әмма җирән дә артларыннан калышмый, үкчәләренә басып ук килә. Аның да кызны ычкындырасы килми бугай. Шулчак көтмәгәндә кыз туктап калды һәм:

– Йөрмә минем артымнан, без инде вәгъдәләштек! Мин сине яратмыйм! дип кычкырды. Шулчак бар да туктап калды: яшьләр, яңгыр, җил... Ай да күрми калмыйм дигәндәй, болытлар арасыннан башын тыкты. Җирән чәчле егетнең күзләреннән яшь ага башлады. Җавапсыз мәхәббәт аның җанын өзгәләде. Ул борылды да авылга таба теләр- теләмәс кенә атлый башлады.  Кызның тәвәкәллеге, вакытында дөрес сүзләр сайлап, җавап бирүе егетне сөендерде. “Аллага шөкер, көч кулланырга туры килмәде” дип уйлады егет эчтән генә.  Юешләнеп бетсәләр дә, яшь йөрәкләрнең бәхетләре түгәрәк, алар да бер- берсенә сыенышып өйләренә таба юл алдылар. Ә ай, гадәтенчә, аларны күзәтеп, өйләренә кадәр озата барды.

Хәлимуллина Энҗе, Яр Чаллы шәһәре, 41 нче мәктәп, 5 сыйныф. «Ак каурый» әдәби түгәрәге әгъзасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец! Шәп язылган!