Логотип Идель
Татарстаным бар!

WORLDSKILLS: 2019 ЕЛДА КАЗАННЫ НИ КӨТӘ?

Республикабызда ел саен диярлек масштаблы спорт ярышлары уза. Универсиада дисеңме, Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатымы, Конфедерацияләр Кубогымы… Тагын ике елдан безне WorldSkills дөнья чемпионаты көтә. Бу юлы да әлеге ярышларның иң яхшысы итеп уздыру өчен күп көч куелачак.

2019 елда Казанда узачак дөнья чемпионатының кайбер серләре дә ачыла башлады инде. WorldSkills дөнья чемпионаты вакытында нәрсәләр көтелә соң?

Kazan Expo


Оештыру комитеты таләпләре буенча WorldSkills дөнья чемпионаты зур бер мәйданчыкта узарга тиеш. Шул уңайдан, “Казан” Халыкара аэропорты янында Kazan Expo Халыкара күргәзмә үзәге төзелә. 2019 елда бу ярышлар шунда узачак.

Биредә шулай ук ачык һәм ябык күргәзмә мәйданчыклары, 3000 урынга исәпләнгән конгресс-холл, галерея, фудкорт та булачак. 2017 елның көзенә аның беренче чираты тапшырылырга тиеш. 2018 елның язына ул тулы куәтенә сафка басачак. Тиздән шушы территориядә 250 номерга исәпләнгән кунакханә дә төзергә җыеналар. Ярышларга килгән катнашучылар Универсиада авылында яшәячәк.


Чемпионат илчеләре программасы


Дөньякүләм спорт ярышларындагы кебек, WorldSkills дөнья чемпионатының да үз илчеләре булачак. Аның беренчесе – танылган ресторатор Аркадий Новиков. Ул безнең яшьләрне үзенә стажировкага да чакырган. Икенче илче – «LavkaLavka» фермерлык кооперативын булдыручы Борис Акимов.

Волонтерлар


2013 елгы Универсиадага барлыгы 20 мең волонтерны җәлеп иткәннәр иде. 2019 елдагы чемпионатка аларның саны 15 тапкырга кимрәк. Ярышларда 2 меңнән артык кеше ирекле рәвештә булышачак. Аларның 1500е Татарстан волонтерлары булса, калган 500е – Россия төбәкләре һәм чит илләрдән киләчәк. Быелның 15 июленнән волонтер булырга теләүчеләр үз гаризаларын тапшыра башларга да мөмкин.


Флаг эстафетасы


2017 елның 19 октябрендә Абу-Даби шәһәрендәге чемпионатта WorldSkills хәрәкәте әләме тантаналы рәвештә Россиягә тапшырылачак. Шуннан соң флаг эстафетасы дәвам итәчәк. Ул төрле илләр, шәһәрләр һәм Татарстан районнары буйлап сәяхәт итәчәк.

Эмиль Гобәйдуллин, «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» генераль директоры урынбасары, Профессиональ компетенияләрне үстерү компетенциясе үзәге генераль директоры:

- Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, спорт ярышлары Казан имиджын булдыру өчен кирәк. Ә WorldSkills – ул имидж гына түгел, ә безнең икътисадның киләчәге. Бу ярышларны уздыру Россиягә дә, Татарстанга да файдага гына.

Skillsi парк


2019 елда WorldSkills дөнья ярышлары вакытында шәһәребез кунаклары өчен махсус мәдәни программа да булдырыла. Аның дәвамында кунаклар Татарстан халыклары, республикабыздагы һөнәрчелек кәсепләре турында күбрәк беләчәк. Әлеге паркны аэропорт янында урнаштырырга телиләр.


Иңне-иңгә куеп…


WorldSkills ярышларында Россиянең төп көндәшләре дип Бразилия, Швейцария, Финляндия һәм Азия илләре санала. Ләкин Россиянең сынатырга исәбе юк: ул барлык компетенцияләр буенча да катнашырга җыена.

Студентларны ярышларга әзерләгәндә, бердәмлек аеруча мөһим. Татарстанда уку йортлары, профильле министрлыклар, база предприятиеләре бердәм булып эшли. Шунысы яхшы: ярышларда студентлар гына түгел, инде эшли торган яшьләр дә катнаша ала.

- Күпләр өчен WorldSkills – ул кадрларны әзерләү ярминкәсе. Татарстан соңгы елларда IT, укытучылар, төзелеше һәм сәнәгать тармаклары буенча лидерлар рәтендә, – дип аңлатты безгә Эмиль Гобәйдуллин.
Статистика шуны күрсәтә - 32 мең 9 сыйныф укучыларының 17 меңе урта һөнәри уку йортына кергән. Аларда конкурс вузлардагыдан ким түгел. Хәзер “3”легә укучылар гына техникум, көллияткә укыга керә дигән гыйбарә хәзер искерде. Конкурслары да зур. Яшьләр профессиональ белемгә күбрәк тартыла. WorldSkills – профориентацияне популярлаштыру өчен менә дигән инструмент.



Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев