Логотип Идель
Татарстаным бар!

ТУГАН ТЕЛНЕ ИҢ ЯХШЫ БЕЛҮЧЕЛӘР САБАДА ҺӘМ ЯПОНИЯДӘ ЯШИ!

Апрель ае һәрберебез өчен бөек Тукай ае булып санала. Яшь милләттәшләребез, татар теле укытучылары бу айны Туган тел форумы белән каршы алды. Бүген Казанның "Баскет-холл" сараендагы бу чарага 3500 катнашучы җыелды. Биредә татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада җиңүчеләрен дә бүләкләделәр.

Ел саен Халыкара олимпиада катнашучыларының саны арта бара. Быел анда Россиянең 25 төбәгеннән, 13 чит илдән 15 мең (!) кеше катнашкан. Алар арасында Австрия, Төркия, Казахстан, Япония, Үзбәкстан, Кыргызстан, Бельгия, Франция, Канада, Кытай, Литва, Берләшктн Гарәп Әмирлекләре, Әзербайҗан яшьләре дә бар. Уйлап карасаң, никадәр егет һәм кыз үзенең татар теленә булган мәхәббәтен күрсәтә дигән сүз бит бу! Шунысы да бар: олимпиадада татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә катнаша. Димәк, туган телебез белән башкалар да кызыксына дигән сүз.

19 апрель көнне катнашучылар татар теле, татар әдәбияты, Татарстан тарихы һәм татар халкы тарихы буенча биремнәр үтәде. 20 апрель көнне катнашучылар олимпиаданың иҗади туры оештырылды.

Жиңүчеләрне бүләкләү тантанасы ай өстендәге Зөһрә кыз турындагы әкият белән башланып китте. Бу әкиятне барыгыз дә хәтерли торгандыр. Шәһәрләрдә яшәгән милләттәшләребезнең тормышы турында да сораулар күп иде. Шәһәрдә яшәп үзенең туган телен, милли йолаларын онытмасмы? Берзаман туктап, күккә карап айдан көянтә-чиләк белән су ташучы Зөһрә кызны күрерме? Бу сорауларга жавапны үзебездән эзләргә кирәктер.

Тантанада 200гә якын бәхетле җиңүчеләр лаеклы бүләкләр алды. Чөнки биредә Халыкара олимпиадада җиңгән укучыларны гына түгел, "Илһам" яшь шагыйрьләр һәм конкурсы, татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында уздырылган бәйге җиңүчеләрен дә бүләкләделәр.

Быел Халыкара олимпиада үзенең кечкенә генә юбилеен - 5 еллыгын бәйрәм итә. Призлы урын алучылар арасында Удмуртия, Башкорстостан республикалары, Ульяновск, Түбән Новгород, Самара өлкәләре, Пермькрае, Франция, Бельгия катнашучылары булуы тагын да сөендерә.
Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Президенты:

- Кадерле укучылар, студентлар, сезне сәламләргә рөхсәт итегез! Тел булмаса, милләтнең киләчәге юк. Сез – яшьләрне күргәч, ышаныч арта. Үзебезнең телебезне үстерү Татарстанда гына түгел, Россия өлкәләрендә, чит илләрдә дә барсын иде. Телебезне саклауга зур өлеш керткән өчен катнашучыларга бик зур рәхмәт әйтәсем килә.

Халыкара олимпиадада ике Гран-При тапшырыла. Аның берсе Россиядә яшәүче катнашучылар өчен булса, берсе – чит илдә яшәүче яшь милләттәшләребез өчен. Быел да искәрмә булмады: татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиадасының җиңүчеләре дип Япония кызы Накамура Мидзуки һәм Саба районы кызы Рәзилә Йосыпова лаек булды. Кызларга татар халкының милли баш киеме – калфак, чәчәкләр, диплом һәм планшет бүләк ителде.



Гран-При ияләре:

Накамура Мидзуки (Япония, Цукуба шәһәре):

- Дусларым, татар теле – ул матур тел. Бу матур телне онытмагыз, аны бергәләп өйрәник Татарстанга, татар теленә бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Бу олимпиадада инде өченче тапкыр катнашам. Башка елларны лауреат булган идем. Әлеге чара турында якын дустым Юто Хишиямадан ишеттем. Ә татар телен беренче тапкыр татар әбиемнең авызыннан ишеттем. Ул безгә телне татар халык җырлары аша өйрәтте.

Рәзилә Йосыпова (Саба):

– Шушы бәйгедә җиңүемә мин бик шатмын! Уңышларга ирешергә ярдәм иткән остазларыма бик зур рәхмәт. Туган телдә белем алу мөмкинлеге булганы, шушындый дәрәҗәле чаралар оештырылганы өчен бик зур рәхмәт, хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич!

18-21 апрель аралыгында узган Олимпиадада катнашучылар экскурсияләргә йөрде, татар театрларының спектакльләрен карады, яшьләр оешмалары вәкилләре белән түгәрәк өстәлләрдә катнашты.

Мондый яшьләргә карап, телне тагын да яхшырак беләсе, тагын да күбрәк өйрәнәсе килә. Телебезне популярлаштыру үзебездән тора бит!

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев