Логотип Идель
Татарстаным бар!

ТАТАРСТАН - ИГЕЛЕКЛЕ ГАМӘЛЛӘРДӘ БАШКАЛАРГА ҮРНӘК

Изгелек җирдә ятмый, диләр. Республикабызда яшәп, хәйрия эшчәнлегендә катнашкан кешеләрнең мәрхәмәтле гамәлләре дә эссез югалмый. Аларның даны бөтен Татарстанга тарала. 10 ел дәвамында мондый шәхесләрне "Ел хәйриячесе" конкурсында бүләклиләр. Шундый кешеләр булганда, киләчәккә дә өмет бар дигән сүз.

Яхшылык эшлә дә суга сал, халык белмәсә, балык белер, дип тә әйтәләр. Аллага шөкер, республикабыздагы миһербанлы гамәлләр кылучыларны бүген халыкка да таныттылар. Мондый кешеләрнең Татарстанның һәр районында диярлек булуы аеруча шатландыра. Бүген "Пирамида" сәхнәсендә хәйрия эше белән шөгыльләнгән оешмаларны, шәхси эшмәкәрләрне, бүләкләделәр.

Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы Президенты:

- Бу эшне Аллаһы Тәгалә үзе кушкандыр. Моннан 10 ел элек шушы эш белән шөгыльләнә башларга кирәк дигән фикергә килдек. Хәйрия эше әйтелеп эшләнә торган эш түгел. Бер-беребезгә ярдәм итеп, аралашып яшәргә кирәк. Безнең республикабыз хәйрия юнәлешендә эшләнгән эшләр буенча үрнәк булып тора. Хәйриячеләр саны да арта бара. Изге эш җирдә ятмый, диләр бит.



Гомумән алганда, чарада 24 оешма бүләкләнде. “Хәйрия фондлары” номинациясендә 4 оешмага диплом тапшырдылар. Җәмәгать эшендә катнашучы 11 кеше дә үз бүләген алды.

Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Президенты:

- Мин бүген һәрберегезне кылган игелегегез һәм башкарган эшегез өчен рәхмәтемне җиткерәсем килә. Ходай күрә ул: игелек кылган кешеләргә яхшылыклары әйләнеп кайта. Сезнең мисалыгызда без бу эшкә ярдәмгә мохтаҗларга ярдәм итәргә теләгән, аларның гаиләләренә социаль мәсьәләне хәл итәргә булышкан тагын да күбрәк халыкны җәлеп итәчәкбез.

Тантанага хәйриячеләр белән бергә күп балалы гаиләләр дә чакырылган иде. Бу дөньяга изгелек кылуда аларның да өлеше зур. Күпме балага игелекле тәрбия биреп үстерә алар. Шушы гаиләләрне хәйрия эшләрендә читтә калдырмыйлар. Аларга ярдәм итәргә тырышалар.



Мисал өчен, Менделеевски шәһәрендә яшәүче Семеновлар гаиләсенә дә булышлык үрсәтәләр. Алар тормыш иптәше белән ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр. "Олы малаемның мөмкинләре чикле, ул коррекцион мәктәптә белем ала. Без аны укырга, язарга өйрәттек. Әкренләп ул башка һөнәрләргә дә өйрәнә. Ул төрле конкурсларда катнаша. Әле күптән түгел экология буенча республика конкурсында икенче урын алды. Камырдан төрле әйберләр әвәлибез, рәсем ясарга да бик ярата", - ди әни кеше Алевтина Семенова.

Икенче малайлары дүртенче сыйныфта укый, каратэ белән шөгыльләнә. Кызлары Лада әле кечкенә. Аңа 1 яшь тә 8 ай. Район күләмендә дә ярдәм итәләр бу гаиләгә. Әле күптән түгел олы малайларын Алабугадагы Убырлы карчык резиденциясенә районнан бушлай алып барганнар.



Ә Кукмарадан килгән Батровлар гаиләсендә - 9 бала: 6 кыз һәм 3 малай. Иң олысына 25 яшь булса, иң кечкенәсенә - 2,5 яшь. "Безне бу тантанага күп балалы гаилә буларак чакырдылар. Тугыз баланы тәрбияләү авыр түгел. Финанс яктан гына кыенлыклар була. Үсә барган саен бер-берсенә булыша бара алар. Стас, Риана, Вероника, Виктория, Снежана, Валерия, Тимур, Влад,Яна – бу балаларның яшь аралары 2-3 яшь кенә", - ди балаларның әтисе Вячеслав Батров. Батровларның дүртесе мәктәптә укый, берсе техникумда белем ала. Икесе инде эшли, берсе балалар бакчасына йөри. Ә иң кечкенәсе әле әнисе белән өйдә утыра.
Белешмә:

Былтыр хәйрия максатларына 28,5 миллиард сумм акча юнәлтелгән.

2016 ел дәвамында 256 мең иҗади балага ярдәм күрсәтелгән.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев