Логотип Идель
Татарстаным бар!

«ТАРТАРИЯ» РОССИЯ ЯШЬЛӘРЕН ҖЫЯ

Мамадыш районында «Тартария» төбәкара җәйге белем бирү форумы узачак.


«Тартария»нең башлангычы булып «Агыйдел» форумы торган. Ул ел саен Актаныш районында уза иде. Быел әлеге форум яңа форматта узачак. Татар мәдәниятен, аның лингвистик үзенчәлекләрен өйрәнү – төп игътибар шуңа биреләчәк. «Тартария» катнашучыларын татар телен өйрәнү буенча мавыктыргыч курслар көтә. Форумлылар татар телендә аз билгеле булган әсәрләр белән танышачак. Татар әсәрләрен сәхнтләштерәчәк. Шулай ук интеллектуаль-ижади чараларда, проект конкурсларында катнашачак.


«Тартария» – 14-16 яшьлекләр өчен ике атналык җәйге смена. Форум ике телдә 2 татар һәм рус телләрендә алып барылачак.


Шулай ук инглиз теле курслары узачак. Катнашучылар өчен экспертларның 14 мәйданчыгы эшләячәк. Анда лидерлык, тайм-менедҗмент, команда белән эшләү, интернет-киңлекне нәтиҗәле итеп куллану, халык алдында чыгыш ясау, эшмәкәрлек серләренә төшендерәчәкләр.


Дәресләрнең барысын да дөньякүләм танылган экспертлар алып бара. Алар арасында Литва, Эстония, Испания, Мәскәү белгечләре дә бар. Белем бирү программасыннан кала, күңел ачу чараларына да урын бирергә җыеналар. Катнашучыларны балалар шагыйре Роберт Миңнуллин, җырчы Салават Фәтхетдинов, блогерлар Ринат Галиәхмәтов, Илназ Габидуллин, алып баручы Гөлназ Сәфәрова белән очрашу көтә.


Форумда катнашу өчен гаризалар 15 июльгә кадәр форумтартария.рф. «Тартария» сайтында кабул ителә. Һәрбер катнашучы исемле сертификат алачак. Иң яхшы проект авторлары ел дәвамында финанс ярдәменә ия була. Чараны Татарстанның Мәгариф һәм фән, Яшьләр эшләреһәм спорт министрлыклары оештыра.




Нәрсә: «Тартария» форумы


Кайда: Мамадыш районы Соколка авылы, “Кама” лагере


Кайчан: 30.07 – 12.08


Телефон: : 8 (843) 221-75-97, 8-93-76-155-69, forum.tartariya@mail.ru


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев