Логотип Идель
Татарстаным бар!

АВЫЛ ЯШЬЛӘРЕ ОЛИМПИАДАГА ТИҢ УЕННАР ОЕШТЫРА! /ФОТОРЕПОРТАЖ/

Зәй кешеләре бик амбицияле. Бер җәй (хәтта бер ай!) эчендә печән фестивале Сенофест белән «Авыл яшьләре» уеннары кебек масштаблы вакыйгаларны шундый яхшы оештырып чыгучылар турында ничек башка төрле әйтеп булсын?

26-29 август көннәрендә Зәйдә «Авыл яшьләре» Х җәйге авыл спорт уеннары узды. Уеннарның максаты – авылда яшәүче яшьләрне спортка тарту, спорт өлкәсендә үсәр өчен мөмкинлекләр булдыру.

Юбилей елында «Авыл яшьләре» уеннары Татарстанның 43 районыннан 2000 гә якын катнашучыны җыйган иде. Ярышлар 14 спорт төрендә барды (мас-рестлинг, билбау көрәше, гер спорты, канат тарту, җиңел атлетика, шашка, шахмат, бадминтон һ.б.). Сыер савучы һәм механизаторлар өчен аерым дисциплиналар каралган иде: саву аппаратларын тизлеккә сүтеп җыю, трактор йөртү осталыгы һ.б.

Өч көн буе көч сынашканнан соң командалар тантаналы өлешкә Зәй стадионына җыелдылар. Олимпиа уеннарының ачылу тантанасын минем үз күзләрем белән әлегә күргәнем юк иде (телевизордан карап кына), ләкин Зәйдә узган бу тантана һич ким түгелдер.





















Оештыручыларның махсус «фишка»сы – стадионда Олимпиа утын кабызу. Олимпиа уты эстафетасында танылган зәйлеләр: төрле спорт ярышлары җиңүче һәм призерлары катнашты. Соңгы этапта факелны кабул итеп, утны кабызып җибәрү билбау көрәше буенча Россиянең атказанган спорт остасы, 3 тапкыр дөнья чемпионы Регина Сәлиховага йөкләнде. Сынатмады ул һич тә! Битенә өргән көчле җилгә дә карамыйча, чит ил көрәшчеләрен җиңгән көчле кулы белән утны кабызып җибәрде. «Авыл яшьләре» уты Зәй күген яктыртты.

Авыл яшьләре – эшчән халык. Спорт уеннарына да вакыт табарга тырыша, билгеле. Мондый ярышларны карарга җыенганда эчтәлеге уртача булыр дип көткәннәр нык ялгыша. Зәй муниципаль районы башлыгы Рәзиф Гали улы Кәримов әйтмешли, бу уеннарда булачак чемпионнар үзләрен күрсәтә, булачак зур җиңүләр өчен нигез салына. Шулай булгач, бар көчеңне бирмичә, тырышмыйча мөмкинме соң? Ләкин ярыш, көрәш ул әле дошманлык дигән сүз түгел бит. Көндәшләреңне җиңү, үз районыңны данлау теләге уеннарда гаҗәеп дустанә мөнәсәбәт, хәерһаклык белән үрелеп бара.

«Авыл яшьләре» спартакиадасы – һичшиксез, Татарстан спорт картасында ныклап урын алган, киләчәктә дә озак еллар буена дәвам ителергә тиеш һәм лаеклы вакыйга.





















Иң оста бадминтончылар – Алексеевск, шахматчылар Кукмара районында яши булып чыкты. Зәй (гомуми 1 урын), Буа (2) һәм Азнакай (3) кызлары һәм Саба (1), Мамадыш (2), Балтач (3), Кукмара (4), Арча (5) һәм Биектау (6) егетләре бар яклап уңган икәнлекләре беленде. Моннан тыш «Авыл яшьләре» Х җәйге спорт уеннарында Зәй (гомуми зачет, билбау көрәше, гер спорты, савучылар арасындагы ярышлар), Минзәлә (волейбол, хатын-кызлар), Саба (волейбол, савучылар – ир-атлар), Мамадыш (туристик күп ярыш, механизаторлар ярышы, бау тарту), Әлмәт (өстәл теннисы), Балтач (механизаторлар ярышы), Биектау (мас-рестлинг, шашка), Баулы (җиңел атлетика) район командалары уңышлы чыгыш ясады.

Шәхси нәтиҗәләргә килгәндә, Радик Сәләхов (Зәй, 100 кг нан артык үлчәү, билбау көрәше), Раил Нугалиев (Теләче, 100 кг авырлыкта, билбау көрәше), Екатерина Гиниятуллина (Теләче, 76 кг нан артык үлчәү, билбау көрәше), Олег Сидоров (Баулы, 3000 м га йөгерү), Диана Салихова (Зәй, 1500 м га йөгерү), Рафис Гатин (Зәй, 105 кг нан артык үлчәү, гер спорты), Гөлфирә Хисамиева (Саба, 68 кг нан артык үлчәү, гер спорты), Лилия Гатина (Зәй, 68 кг категориясендә, гер спорты), Сергей Павлик (Зәй, 100 кг нан артык үлчәү, көрәш), Эльдар Хәмитов (Зәй, 90-100 кг үлчәү, көрәш), Ирек Мөхәмәтшин (Әтнә, 105 кг үлчәү, мас-рестлинг), Рушания Хәбибуллина (Зәй, 82 кг нан артык үлчәү, мас-рестлинг), Эльвира Латыпова (Саба, 56 кг үлчәү, мас-рестлинг) Хәлил Уразманов (Зәй, механизаторлар ярышы), Гүзәл Габдрахманова (Балтач, механизаторлар ярышы), Әлфия Гыйльманова (Балтач, савучылар ярышы), Улукбек Вайисов (Саба, савучылар ярышы), Гөлсәрия Мөхиева (Мамадыш, туристик күп ярыш), Нияз Хурамшин (Мамадыш, туристик күп ярыш) һ.б.лар җиңүгә иреште. Каһарманнарга хөрмәт һәм дан!














Искәндәр Хәбибуллин,
Ринат Нәҗметдинов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев