Логотип Идель
Татарстаным бар!

АЛМАЗ ҺӘМ АЛТЫН - WORLDSKILLS KAZAN ТАЛИСМАННАРЫ

Билгеле булганча, 2019 елда Казанда WorldSkills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты узачак. Әлеге мөһим чарага әзерлек күптән бара инде. Һәр мөһим ярышларның үз талисманы була. WorldSkills Kazan 2019 талисманнары белән дә танышыр чак җитте.

Узган ялларда Казан Сабантуе барышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны һәм милли уеннарда катнашу өчен җыелган тамашачыларны Алмаз һәм Алтын исемле талисманнар белән таныштырдылар. 2019 елда Казанда узачак WorldSkills дөнья чемпионатының төп йөзләре - Алмаз һәм Алтын булачак. Әлеге уйлап чыгарылган персонажлар үз сәләтләре аркасында бөтен өлкәләрдә дә уңышка ирешүне күздә тота. Алар чемпионатта катнашучыларның җыелма образы.

Эмиль Гобәйдуллин, «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» генераль директоры урынбасары, Профессиональ компетенцияләрне үстерү үзәге генераль директоры:

– Чара Казанда узгач, талисманнар аша чемпионатның милли төсмергә ия булуын да теләдек. “Алмаз” һәм “Алтын” исемнәре күнекмәләрнең камил булуын күрсәтә. Чөнки бриллиант белән алтын – дөньядагы иң кыйммәтле материаллар. Җитмәсә, чемпионатта “Зәркән эше” дигән компетенция дә бар.

Кызыксынучанлык, эш сөючәнлек, акыл – талисманнарның төп сыйфатлары шушы. Талисманнарның үз легендасы бар: алар барлык авырлыкларны да тиз җиңеп чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев