Логотип Идель
Татарстаным бар!

2015 ЕЛ - ТАТАРСТАНДА ПАРКЛАР ҺӘМ СКВЕРЛАР ЕЛЫ ДИП ИГЪЛАН ИТЕЛДЕ.

 Башкаларыннан аермалы буларак, бу елның үз логотибы да бар. Әлеге елның төп максаты - экологик культура булдыру, зиһеннәргә сакчыллык, ватанпәрвәрлек орлыгы салу. Туган ил - ул бит иң элек туган җир дигән сүз.

Логотипта заманча парк күрәбез. Паркка керә торган урында арка, агач эскәмия, фонарь, фонтан сурәтләнгән. Шулай ук кошлар һәм болыт образлары урын алган. Арткы фонда - ылыслы һәм яфраклы агачлар. Барлык фигуралар да яшел төснең 6 төсмере белән бизәлгән. Логотипта Сөембикә манарасы - Татарстанның милли төсмерен билгели, ә тимераяк һәм велосипед - республикабызның динамик үсешен күрсәтә, спорттагы уңышларына дан җырлый.

Сүз дә юк, универсиада башкалабызны нык үзгәртте. Берсеннән-берсе үзенчәлекле яңа биналар, Спорт сарайлары, стадионнар калкып чыкты. Парклар да рәткә китерелә башлады. 6 яңа бакча пәйда булды. Шәһәр паркларына йөрүчеләр игътибар итә торгандыр - аларның барысы да халык белән шыгрым тулы. Яңа паркларда агачларның әле кечкенә һәм бик аз булуы да сөендерми...

Парклар һәм скверлар елы уңаеннан быел 32 объект (гомуми мәйданы - 146 гектар) тәртипкә китереләчәк. Татарстан Президенты күрсәтмәсе белән һәр парк буенча Попечительләр советы булдырылды. Анда шәһәр предприятиеләре җитәкчеләре дә кергән. Алар 25 парк һәм скверны шефлыкка алды. Химиклар Мәдәният сарае тирәсендәге “Нарат аланы”нда эшләрнең кайнаган мәле. “Казан” гаилә үзәге территориясендә дә агачлар арта. Шулай булгач, боз кузгалды, дияргә мөмкин.

parkiБыел, атап әйткәндә, Аккош күле тирәләре комлыкта кызыну һәм велосипедчылар өчен җайлаштырылачак. “Мир” кинотеатры артындагы сквер язучы Василий Аксеновка багышлана. Биредә әдәби, музыкаль кичәләр оештырылыр, кинолар күрсәтелер дип көтелә. «Крылья Советов» паркы да икенче яшьлеген кичерергә әзерләнә. Авиатөзүчеләргә, хезмәт ветераннарына дан җырлаучы паркта Ленин һәйкәлен һәм бюстын, балалар мәйданчыгын төзекләндерергә ниятлиләр. Моннан тыш, спорт белән шөгыльләнү өчен җайланмалар куелачак.

Хәзерге вакытта Казанда 130 парк һәм сквер бар (гомуми мәйданы - 276 гектар). Узган елда парк һәм скверларны тәртипкә китерүгә 450 миллион сум күләмендә иганәчеләр акчасы тотылган. Башлыча, Казанның зур парклары игътибар үзәгендә булды. Горький паркы танымаслык булып үзгәрде.

Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев сүзләренчә, башкалабыз паркларын һәм скверларын төзекләндерүгә дәүләт бюджетыннан 300 миллион сум тирәсе акча бүленгән. Ләкин ул барлык эшләрне башкарып чыгарга җитмәячәк. Иганәчеләр күрсәтәчәк ярдәмнең дә шактый булачагына өмет зурдан.

Татарстан Президентының Парклар һәм скверлар буенча киңәшчесе Наталья Фишманның тел төбеннән аңлашылганча, ял урыннары һәркем өчен уңайлы булырга тиеш. Шунлыктан, бу юнәлештә эш иткәндә җәмәгатьчелек фикерен белү дә мәслихәт.

Татарстанда борынгы утар-бакчаларның барлыгын да истән чыгармаска иде. Бездә шундый 20ләп утар исәпләнә. Казанда мәдәни мирас объекты булган 3 иске бакча бар. Лядской, Черек күл һәм Родионов бакчалары - әнә шундыйлардан. Тарихи бакчаларга Татарстан Мәдәният министрлыгы гына түгел, ә Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләренең дә аерым игътибары кирәк, дип саный Президент ярдәмчесе Олеся Балтусова.

Моннан берничә ел элек Татарстанның Милли музее грант акчасына “Казан бакчалары һәм парклары” дигән китап чыгарган иде. Ул тиз арада таралып та бетте. Бүгенге көндә Милли музей хезмәткәрләре әлеге басманы тулыландыру белән мәшгуль. Хәзерге вакытта яңа паркларны фотога төшерү, алар турында мәгълүмат туплау эше бара. Шул ук вакытта “Татарстан бакчалары һәм парклары” китабын чыгару зарурияте дә юк түгел.

Казанда яшәүче бер кешегә 49 квадрат метр яшеллек туры килә, ә норма буенча ул 25 квадрат метр гына булырга тиеш. «Татарстан башкаласын “яшел шәһәр” дип атарга тулы хакыбыз бар”, - ди мэриядәгеләр. Соңгы елларда бездә «100 сквер» һәм «Яшел рекорд» дигән проектлар тормышка ашырыла. “Яшел шәһәр” дип авыз тутырып әйтү, әлбәттә, кыенрак. Казан үзәгендәге бакчаларның бик кечкенә булуын һәм Авитөзелеш районында күзгә күренеп торган бердәнбер «Крылья Советов» паркы гына барлыгын исәпкә алсак, бигрәк тә.

Татарстан территориясенең 16 проценттан артыгын урманнар били.

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгына быел 800 гектар мәйданда яңа парклар һәм скверлар төзү бурычы йөкләнгән. Аны гамәлгә ашыру өчен 500 мең төп агач үсентесе таләп ителә. Республикабызда барлыгы 55 урман питомнигы бар. Мисал өчен, Саба районындагы заманча җиһазландырылган питомник елына 12 миллион төп агач үсентесе әзерләргә сәләтле. Парклар һәм скверлар елында республикада табигатьне саклауга юнәлдерелгән “Агач утырту көне”, “Бердәм экология дәресе”, “Халыкара урман көне”, “Парклар маршы” акцияләре оештырыла.

Хайваннар урамында да бәйрәм

Ниһаять, 1000 еллык тарихы булган шәһәребездә зоопаркка да игътибар бирелә башлады. Проект авторлары сүзләренчә, Казанның яңа зооботаника бакчасы якын киләчәктә ике тематик зонадан торачак. Зоопаркка бирелгән яңа территориядә «Замбези елгасы” проекты тормышка ашырыла. Мәйданчык ниндидер конкрет зоналарга бүленмәячәк, анда жираф, импала, антилопа, зебралар иркенләп йөри алачак. Ерак түгел бегемот вольеры урнашыр дип көтелә.

Зоопарк территориясендә 32 төр җәнлекнең 231 токымын урнаштыру күздә тотыла. Зооботаника бакчасы җитәкчелеге җәнлекләрне башка зоопарклардан махсус программа нигезендә күчерергә ниятли. Вольерларның гомуми мәйданы 11 мең квадрат метрдан артып китәчәк. Шулай ук паркның әлеге өлешендәге территориядә 200 кешелек кафе, уңайлы керү урыннары, велосипед юллары, күз явын алырлык яр буе линиясе төзү планлаштырыла. Биредә шулай ук балалар һәм ата-аналар өчен интерактив мәйданчык, Урта Кабан күле яр буена чыгу юлы (һ.б.) булдыру әлеге объектны яңа туристик ноктага әверелдерер, дип өметләнәләр.

Казан мэры Илсур Метшин үзе дә: “Иң мөһиме - җәнлекләрнең яшәү шартлары яхшыра. Казанда шәһәр халкы алдында да, кунаклар каршында да оятка калмаслык зоопарк барлыкка киләчәк”, - дип куана.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев