Ноябрьнең соңгы якшәмбесе – елның иң җылы һәм матур көне. Чөнки ул көн ел да чәчәк бәйләмнәре, ихлас котлаулар, бүләкләр һәм рәхмәт сүзләренә төрелә. Ул көнне кадерле Әниләребезне иң мөһим бәйрәмнәре – Әниләр көне белән белән котлыйбыз. Якты тормыш, бәхетле балачак, әни назы һәм җылысы бүләк иткән газиз кешеләребезгә чиксез яратуыбызны һәм рәхмәтләребезне әйтү өчен тагын бер сәбәп бу матур көн.