Логотип Идель
Спорт

УНИВЕРСИАДАГА ТАТАРСТАННАН 18 СПОРТЧЫ КИТТЕ

3-14 июльдә Италиянең Неаполь шәһәрендә уза торган студентларның Бөтендөнья җәйге уеннарында – 30нчы Универсиадада Татарстаннан 18 спортчы катнаша. Алар үз көчен 9 спорт төрендә сынарга җыена.

Җәйге Универсиада уеннары алдыннан Татарстанның спорт министры Владимир Леонов үз фикер һәм фаразларын җиткерде.

– Россия җыелмасы составында шуның кадәр спортчы булу яшь спортчылар, тренерлары һәм спорт төрләре буенча федерацияләрнең зур уңышы, спортта алмаш әзерләүнең яхшы күрсәткече, – диде министр. – Спортчыларыбызның шундый дәрәҗәле бәйгедә катнашуы инде традициягә әйләнде. Һәм без аларга зур өметләр баглыйбыз, медальләр көтәбез. Көндәшлек көчле, әмма Россия һәм Татарстан спорты – соңгы зур ярышлар күрсәткәнчә, лидер.

Россия данын яклаучы Татарстан спортчылары – Александр Белевцев, Карина Шкляр (суга сикерү); Рафаэль Камалов, Булат Габделбәров (тхэвондо); Алина Новикова, Елизавета Зайцева (баскетбол); Игорь Чирков, Эмиль Зиннуров (су тубы); Саъди Исмаилов (өстәл теннисы), Андрей Сумрачевский, Алексей Кононов (волейбол); Тимур кыямов (теннис); Регина Шакирова, Сергей Демин (стендка ату); Эрнест Мәкъсүмов, Григорий Тарасевич, Ирина Приходько һәм Егор Куимов (йөзү).

Уеннарда 18 спорт төре буенча 222 комплект медаль үз иясен табачак. Россия данын 51 төбәкнең 100 уку йортында белем алучы 275 спортчы яклый. Иң күп санлы командалар – Мәскәү (61 спортчы), Санкт-Петербург (27), Мәскәү өлкәсе (27), Краснодар крае (25) һәм Татарстан (18). Универсиадада 170 илдән 8 меңләп студент-спортчы көч сынаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев