Логотип Идель
Спорт

ТУГЫЗ ЕЛ КҮРМӘГӘН ХӘЛ: “РУБИН” – ӨЧЛЕКТӘ! (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Россия премьер-лигасында җиңелү ачысы татымаган өч кенә команда калды – “Зенит”, “Ростов” һәм “Рубин”. Футбол буенча чемпионатта 3 турдан соң шундый нәтиҗә ясарга була.

Иң шаккаттырганы, әлбәттә, “Рубин”! Кичә Казан футболчылары үз кырында “Ахмат” командасыннан өстен чыкты – 1:0. Голны 73нче минутта Исландия һөҗүмчесе Видар Кьяртонссон кертте һәм “Рубин”га 3 очко китерде.

Яңа сезонда “Рубин” җанатарлары да җанланды. Командага дәрт өстәү өчен ни генә уйлап тапмыйлар. “Чемпионнарны Роман Шаронов шөгыльләндерә!” – бу аларның чираттагы күмәк шигарьләре.

Чемпион исемен кайчан кайтарырбыз, билгесез. Әмма команданы җитәкләгән тренер Роман Шароновның кулы уенда сизелә – яшь уенчылардан гына диярлек тупланган “Рубин” һөҗүмле уен күрсәтә. Нәтиҗәдә стадионга килгән тамашачылар саны сезонның Казандагы беренче уенына ук 11 меңнән артып китте. Стадионга тамашачы җыюда соңгы елларда хәтта Корбан Бердыевның тәҗрибәсе дә бу кадәр уңышка ирешә алмый иде кебек.

Иң мөһиме нәтиҗә бар. “Рубин” 3 турдан соң 7 очко туплап 3нче урынга күтәрелде. Чемпионат стартында соңгы тапкыр казанлылар 2010 елда ук шулай уңышлы уйный алган.

– Алга! Без моны эшләдек. Ике уенга без тулы диярлек стадион җыйдык. Сез җыйдыгыз. Һәм моны сакларга кирәк, – диде уенчыларга Роман Шаронов матчтан соң.

Сүз уңаеннан, һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты – “WorldSkills”ның ачылышы Казан Арена”да узганлыктан, футбол матчлары Үзәк стадионында үткәрелә.

4 августта Казанга ЦСКА килә.




























































































































































Фәрит САЛИХОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев