Логотип Идель
Спорт

Айдар Метшин: «Түбән Кама Идел буеның көрәш башкаласы статусы белән горурлана» /ФОТО/

Үзәк Россия, Себер, Кавказ һәм Казахстанның 35 иң көчле командасы Түбән Камада узган “М7” Бөтенроссия турнирында катнашты.

Советлар Союзы спорт остасы, меценат Ленар Гаянов бүләкләренә оештырылган җиденче турнир “Ярыш” спорткомплексында 11 яшьтән 13 яшькә кадәр 400 артык яшүсмерне җыйды. Бу елның төп яңалыгы – турнирда төбәк һәм регион ярышларында җиңүчеләр һәм призлы урын яулаучылар гына көч сынаша ала.

Өстәвенә, ярышларга килгән командалар составы да бик җитди - Чечня, Дагыстан, Кабарда-Балкар, Төньяк Осетия-Алания, Якутия, Коми Республикасы, Пермь өлкәсе, Ханты-Манси автономияле округы, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Иваново, Свердлов, Әстерхан, Оренбург өлкәләре, Идел буе регионнары һәм Татарстан командалары. Гадәттәгечә, турнир кунаклары буларак Казахстан көрәшчеләре чыгыш ясады. Алар үз республикалаларының дүрт шәһәреннән спорт мәктәпләре шәкертләрен күрсәтте. Команда вәкилләре сүзләре буенча, Түбән Камада уздырылучы әлеге турнир оештыру дәрәҗәсе һәм бүләк фондына күрә дә бик популяр икән.

Түбән Кама мэры Айдар Метшин спортчылар алдында чыгыш ясаганда, соңгы елларда яхшы нәтиҗәләргә ирешкән һәм бу спорт төрен алдынгылар рәтенә чыгарган шәһәр тренерларына рәхмәтен белдерде. “Ирекле көрәш безнең шәһәрдән аерылгысыз, ул аның символы һәм брендына әйләнде. Бездә ирекле көрәш белән шөгыльләнү бик абруйлы, секцияләргә язылучы балалар саны арта, алар эшләргә һәм беренчелекне яуларга әзер. Бу спорт төрендә республикада гына түгел, төбәктә лидер булуыбыз сөендерә. Түбән Кама Идел буеның көрәш башкаласы статусы белән горурлана”, - дип билгеләде Метшин.

Шәһәр башлыгының сүзләрен ТР Муниципаль берәмлекләре советы рәисе, ТР Спорт көрәше федерациясе президенты Әгъзам Гобәйдуллин да раслап, Түбән Каманың төбәктә спорт стартлары буенча һичшиксез лидер булуын ассызыклады.

Җиңүчеләрне бүләкләгәндә турнирның оештыручысы Ленар Гаянов ярышларның яңа дәрәҗәгә җитүен билгеләде һәм турнир халыкара статусы белән яңа форматта һәм яңа мәйданда узачагын игълан итте.

























































Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев