Логотип Идель
Шәхес

ИМИДЖМЕЙКЕР – КЫЗЛАРНЫ БӘХЕТЛЕ ИТҮ ҺӨНӘРЕ

Имиджмейкер (ингл. – image maker) – һәр кешегә индивидуаль стиль уйлап табучы белгеч.

Барысы да бик җиңел тоелса – ялгышасың. Шушы һөнәргә ия буласың килсә, беренче чиратта, кешенең эчке дөньясын, аның рухи байлыгын, матурлыгын күрә белергә тиешсең. Моның белән генә дә эш бетми әле: шушы төшенчәләр киемдә, аксессуарлар, прическа, макияжда чагылыш табарга тиеш.  Димәк, теге яки бу кешенең характер үзенчәлекләре, көчле һәм, киресенчә, йомшаграк яклары, канына сеңгән гадәтләре – барасын-барысы да исәпкә алып тулы образ барлыкка китерә белсәң, әлеге профессия – синеке дигән сүз.

Имиджмейкерның эшендә кием төп роль уйнамый. Тулы образ өчен детальләр мөһим. Син тудырган образ кешегә тормышта һәрьяклап уңышка ирешергә ярдәм итәргә тиеш.

ӘЗ-МӘЗ ТАРИХТАН

«Стилист», «имиджмейкер» һөнәре элек тә булган. Үзеңне җәмгыятькә дөрес калыпта тәкъдим итү, чын мәгънәсендә, осталык сорый. Бүгенге көндә һәр танылган кешенең дә бу өлкәдә киңәшчесе, үз белгече бар.

Безнең илдә әлеге һөнәр ияләре 90нчы елларда популярлашып китте. Беренчеләрдән булып бу белгечләр белән җырчылар да, артистлар да түгел, ә сәясәтчеләр кызыксына башлый. Имиджмейкерлар аларны халыкка лаеклы, алдынгы шәхес итеп күрсәтү өчен тырышырга тиеш була.

Хәзергесе көндә танылган кешеләр стилист-имиджмейкерлардан «эксклюзив» таләп итә. Алар һәрберсе башкалардан аерылып торырга, индивидуаль стильле булырга тели. Бүген танылу кирәк булмаган, тик шушы индивидуаль стильгә ия булырга теләгән кешеләр дә имиджмейкерларга мөрәҗәгать итә. Тик бу арзанлы хезмәт түгел.

КАЙДА УКЫРГА?

Әлеге замана һөнәре күпләрне кызыксындара. Аңа махсус курсларда өйрәнеп була. Халыкара мөнәсәбәтләр, мәдәният, сәнгать факультетлары булган уку йортларында да шушы һөнәр нигезләре укый аласыз.

Тик «имиджмейкер» бүгенге көнгәчә бердәм дәүләт реестрына кертелмәгән, шуңа да аны хобби буларак кабул итсәгез дөресрәк булыр.

Җәмгыятьтәге төрле карашларга әзер булыгыз: кемдер сезне стиль алиһәсе дип кабул итсә, икенче берәүләр юктан акча эшләүче, күзгә төтен җибәрүче дип атарга да мөмкин.

ШӘХЕСЛӘР БЕЛӘН ТАНЫШЫЙК

Альбина Заһидуллина – кызларның матурлыгын ассызыклый белән торган һәм шуның белән шатлык өләшүче шәхес. Гадәти имиджмейкерлардан аермалы буларак, ул «киендерми», ә клиентларын теге яки бу бәйрәмгә әзерли.

– Альбина, син әлеге һөнәргә каян өйрәндең?

– Минемчә, теләсә кайсы һөнәргә дә өйрәнеп була, бары тик теләк кирәк. Халыкта «кулдан килә» дигән төшенчә бар бит, бу гыйбарә миңа да туры килә: кызларны бизәндерү, беренче чиратта, кулымнан килә, кулыма ятып торган эш иде. Башлап җибәргәндә бу өлкәдә бернинди белемем дә юк иде. Тора-бара үсеш кирәклеген аңлап төрле мастер-классларга, махсус дәресләргә йөри башладым. Интернет аша замана тенденцияләрен күзәтеп барам – ансыз булмый. Клиентларым мода белән бергә атласын, матурлык дөньясындагы яңалыкларны беренчеләрдән булып үзләрендә сынап карасыннар өчен тырышам.

– Эшең нидән гыйбарәт? Бер кызны матурлату өчен күпме вакыт кирәк?

– Бизәндерү, прическа сайлау, аксессуарлар тәкъдим итүдән тора эш. Тик мин киендермим. Кеше миңа теге як бу бәйрәмгә барганда үзе сайлаган, күңеленә ошаган киеме белән килә. Яки үзем барам. Мин, шуннан чыгып макияж, прическа ясыйм. Бик мөстәкыйль клиентлар да була, яшермим: ахырда нинди образда булырга теләгәнен анык белеп килүчеләр дә бар. Бер кешегә, гадәттә, 2 яки 2,5 сәгать вакыт китә.





– Артык капризлы клиент туры килсә нишләргә?

– Аларсыз да булмый. Бүгенге көндә миңа беренче тапкыр килгән кызлар аз. Барысы да мин даими клиентларыма әверелеп баралар. Беренче килгәннәре дә миңа гел йөрүче кызлардан ишетеп-белеп киләләр, зәвыгыма тулысынча ышанып утыралар.

– Бу эшкә махсус белем алу кирәкме, әллә сәләт тә җитәме?

– Барыннан да бигрәк тәҗрибә кирәк. Эшләгән саен күзаллау киңәя. Бу күлмәккә гади, җыйнак прическа килешә, монсына бай, биек прическа, күзгә бәрелеп тора торган макияж кирәк, бу образ өчен чәчкә махсус бизәкләр кадасаң отышлы булачак... Ярдәм сорап килгән кызга, ул теләгән образга, сайлаган күлмәгенә күз салуга шушы уйлар йөгерешә башлый минем. (Көлә) Инде шактыйдан шөгыльләнгәнгә, тәҗрибәм дә җитәрлек җыелды. Бүгенге көндә аны шушы һөнәрнең асылына төшенергә теләгән кызлар белән дә уртаклашам: студиядә макияж, прическа серләренә төшендерәм. Киләчәккә булган планнарымны әйтми торам әле: сер булып торсын. (Елмая)





Имиджмейкер тудырырга тиешле хисләр:

 


  • үз-үзеңә ышаныч;

  • үз-үзеңә карап соклану;

  • каршылыклардан курыкмау;

  • каушап калмау.


  •  


Имиджмейкер үз эченә тагын берничә һөнәрне ала:

 

 


  • парикмахер;

  • визажист;

  • шопер;

  • психолог;

  • этикет белгече.


  •  

 

 

Илүзә БИКЧӘНТӘЕВА

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев