Логотип Идель
ШӘХЕС

ЯШЬ ВАТАНДАШЛАР: «БЕЗ КАЗАНГА ТАГЫН КИЛӘЧӘКБЕЗ!»

Казанда III Бөтендөнья яшь ватандашлар уеннары гөрләп узды.Атна дәвамында башкала кунаклары үзләрен 6 спорт төре буенча ярышларда гына сынап калмый, республиканың истәлекле урыннарында булып, махсус чараларда катнашып, сәләтләрен күрсәтте.

Оештыручылар дөньяның төрле почмакларыннан килгән балалар һәм яшүсмерләргә онытылмас хис-кичерешләр бүләк итте: Казан кунаклары Бөек Ватан сугышы ветераннарын да искә алды, рус теленнән белемнәрен дә ныгытты, татарча биергә дә өйрәнде, Пионерия көне уңаеннан дуслык учагын да яндырды.

Дөньякүләм чараның нигезе булган спорт ярышларында да безнең ил катнашучылары сынатмады. Алдан искәрткәнчә, ярышларны үзендә кабул итүче республика буларак, Татарстаннан да аерым җыелма команда катнашты. Ачылыш тантанасында әзерлек дәрәҗәләре турында сөйләгән Татарстанның волейбол буенча җыелма командасы кызлары лаеклы 1 урынга ия булган! Җиңү тәменең нинди икәнен кызлар бергәләп сөйләде:
– Мондый зур чарада катнашучылары да иң көчлеләреннәндер дигән уй белән бераз дулкынланып йөрдек. Шулай да, ярышларда уйнаган 5 матчны да “2:0” нәтиҗәсе белән оттык. Иң көчле көндәшебез Белорусия җыелма командасы иде, алар да ахырга кадәр гел җиңеп килде. Ләкин без ярышлар көне алдыннан җыелып, мораль яктан ныклап әзерләндек. Җиңү яуларга безнең өчен җан атып торган тамашачылар – әти-әниләребез, башка катнашучылар терәге дә ярдәм иткәндер. Җиңүчеләр дип безне игълан иткәч, берьюлы горурлык, шатлык һәм җиңеллек хисе уянды. Гомумән, уеннар барышында иң истә калганы Свияжскка бару булгандыр. Безнең аны болай да күрү мөмкинлеге бар, ләкин нәкъ менә катнашучылар белән берлектә шундый истәлекләр булдыру үзе ни тора!


Шулай ук йөзүнең комплекслы стилендә 1 урын иясе, Италиядән Дмитрий Неверов та үз шатлыгы белән уртаклашты:
– Италиядә мин рус шимбә мәктәбенә йөрим. Анда миңа бу уеннар турында хәбәр иткәч, рәхәтләнеп ризалаштым: яраткан спорт төрендә үземне күрсәтә, бер атна буе Россиядә яши, халыкара дәрәҗәдәге чарада катнаша алам бит! Мин ирекле стильдә дә йөздем, ләкин анысында Россиядән Егор Сальниковны узып булмады. Кәефем бер дә төшмәде, без аның белән дуслашып өлгердек. Иң рәхәте соңрак булды: йөзеп килеп, судан калкып чыккач, уңга-сулга карандым, башкалардан күпкә беренчерәк килгәнемне аңлагач күңел шатлык хисе белән туды. Юкка килмәгәнмен монда.


Алдан әйтелгәнчә, катнашучылар спорт ярышларында гына көч сынашмады. III Бөтендөнья яшь ватандашлар уеннары кысаларында үз илләре белән таныштырган “Визит картасы” бәйгесендә дә балалар милли төсмерләргә бай чыгышларын тәкъдим итте. Нәтиҗәдә иң шәп визит картасы дип Монголия җыелма командасыныкы табылды. Уңыш сере белән командадан Тимур Хәрләнбаяр бүлеште:
– Чыгышыбыз милли төсмер белән тулы иде. Без милли киемнәрдә Монголия турында сөйләдек, соңыннан милли биюебезне башкардык. Җиңүне безгә нәкъ шушы көчле номер китергәндер. Башка командалар да 1 урынга чыга ала иде, чөнки аларның чыгышлары бик лаеклы һәм көчле булды. Без алар белән дуслашып өлгердек. Миңа Казанда бик ошады. Мин монда, һичшиксез, тагын киләчәкмен!


Һәр бәйгедә, һәр ярышта катнашучыларны аерым хөкемдарлар төркеме бәяләде. III Бөтендөнья яшь ватандашлар уеннарында аларны ярышларның баш хакиме, Европа һәм дөнья чемпионатлары призеры, Россиянең атказанган спорт остасы Ирек Зиннуров әйдәп барды. Ул уеннарның әһәмияте, ярышлар турында сөйләде һәм дөньякүләм чарага нәтиҗә ясады.

Спортчы буларак, хөкемдарлар алдында күп тапкыр чыгыш ясаганыгыз бардыр. Ә үзегезнең спорт ярышларында хаким буларак тәҗрибәгез баймы?
– Минем өчен хөкемдар ролен үтәве бик авыр. Чөнки мин аларның ничек дулкынланганын үз тәҗрибәмнән беләм. Ләкин III Бөтендөнья яшь ватандашлар уеннарында бу статус минем өчен җиңел бирелде. Чөнки монда җиңү өчен генә түгел, аралашырга, тарихны белергә, телне ныгытырга киләләр.

Кайсы спорт төре буенча ярышлар иң мавыктыргычы, тамашага бай булды?
– Барлые 6 спорт төре буенча ярышлар да югары дәрәҗәдә узды. Соңгы йөзеп килгән спортчы да, матчта оттырган команда да төшенкелеккә бирелмәде. Барысы да дустанә мөнәсәбәттә бары катнашудан гына да рәхәтлек алды. Мин көн саен балаларның йөзендә елмаюлар күрдем, бу – бик яхшы күрсәткеч.

Уеннарда катнашучыларның әзерлек дәрәҗәсен ничек бәяли аласыз?
– Мәктәп укучысы дәрәҗәсе инде, әлбәттә. Дөрес, араларында күпкә профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнүчеләре дә бар, анысы әллә кайдан күренә. Өстәвенә, алар ел дәвамында үз илләрендә дә төрле турлар үтеп, командага җыелып, чыныгу үткәннәр. Монда иң-иңнәре килә.


Командалар арасында аерым билгеләп үтәрдәйләре дә бардыр...
– Аларның үзенчәлекләрен ассызыклаган бердәнбер бәйге – ул “Визит картасы” булды. Ул спорт юнәлеше буенча да түгел, югыйсә, ләкин миңа иң ошаганы булды. Һәрбер команда үз иленә, аларның темпераментына хас милли төсмердә чыгышлар күрсәтте. Менә бу чын тамаша иде.

Уеннарда иң истә калган вакыйга нинди булды?
– Дискотека. Ди-джей сәхнәдән атмосфераны кайнарлатып торганда, мәйданда катнашучылар рәхәтләнеп биеде. Әле бит күбесе берничә сәгать буенча тренировкада булган килеш! Аруны белмәс балалар җыелган монда, тәүлек буена “нон-стоп” режимында йөри ала торган.

III Бөтендөнья яшь ватандашлар уеннарының баш хакиме һәм республиканың абруйлы җәмәгать эшлеклесе буларак, уеннарга нинди гомум нәтиҗә ясый аласыз? Бу зур чараның Татарстан өчен әһәмияте нинди?
– Татарстанны болай да бөтен дөньяда беләләр. Бу уеннар аны тагын да ныграк танытты. Дөньяда бит барыбер мәгълүмати блокада бар, яшь ватандашлар Россия, аерым алганда, Казан турында яхшы белми. Ә монда без балалардан һәм аларның делегацияләре җитәкчеләреннән гаҗәпләнү, соклану сүзләре ишетүдән туктамадык. Алар инде дуслашты, социаль челтәрләрдә аралаша, анда Казанда төшерелгән фотосурәтләр, видеоязмаларын элә. Алар Казанның, Татарстанның нинди җир икәнен хәзер инде белә. Димәк, III Бөтендөнья яшь ватандашлар уеннарының миссиясе үтәлде.

 

III Бөтендөнья яшь ватандашлар уеннары нәтиҗәләре:

 

Шахмат

Шәхси зачет, кызлар:

1 урын – Светлана Демченко (Канада)

2 урын – Мария Шибаева (Литва)

3 урын – Любовь Рева (Россия), Дария Ли (Кыргызстан)

Шәхси зачет, егетләр:

1 урын – Руслан Съездбеков (Кыргызстан)

2 урын – Валерий Шемякин (Россия)

3 урын – Дмитрий Яблоков (Литва), Солтан Моратов (Төркмәнстан)

Командалар арасында гомум зачет:

1 урын – Австрия

2 урын – Армения

3 урын – Бельгия

 

Стритбол

Кызлар:

1 урын – Россия

2 урын – Үзбәкстан

3 урын – Татарстан

Егетләр:

1 урын – Татарстан

2 урын – Кыргызстан

3 урын – Россия

 

Өстәл теннисы

Шәхси зачет, кызлар:

1 урын – Юнысова Әлфия (Татарстан Республикасы)

2 урын – Домолазова Софья (Татарстан Республикасы)

3 урын – Кошелева Елизавета (Россия), Лотфуллина Румия (Үзбәкстан)

Махсус бүләккә Кулумбегашвили Мария дә (Грузия) ия булды.

Шәхси зачет, егетләр:

1 урын – Загоскин Сергей (Татарстан Республикасы)

2 урын – Ованнисян Мелкон (Армения)

3 урын – Чунихин Денис (Германия), Кобалия Тцоне (Грузия)

Командалар арасында гомум зачет:

1 урын – Татарстан Республикасы

2 урын – Армения

3 урын – Россия

 

Йөзү

Шәхси зачет, 50м, ирекле стиль, кызлар:

1 урын – Лактионова Ксения (Россия)

2 урын – Данилова Мария (Молдавия)

3 урын – Шәехова Инзилә (Татарстан Республикасы)

Шәхси зачет, 50м, ирекле стиль,егетләр:

1 урын – Спитери Руди (Мальта)

2 урын – Васильев Денис (Россия)

3 урын – Зайцевс Данила (Латвия)

Шәхси зачет, 100м, ирекле стиль, кызлар:

1 урын – Рогожникова Елизавета (Кыргызстан)

2 урын – Крисковска Наталия (Польша)

3 урын – Лактионова Ксения (Россия)

Шәхси зачет, 100м, ирекле стиль, егетләр:

2 урын – Неверов Дмитрий (Италия)

1 урын – Сальников Егор (Россия)

3 урын – Спитери Руди (Мальта)

Шәхси зачет, 200м, ирекле стиль, кызлар:

1 урын – Крисковска Наталия (Польша)

2 урын – Рогожникова Елизавета (Кыргызстан)

3 урын – Ефанкина Ксения (Россия)

Шәхси зачет, 200м, ирекле стиль, егетләр:

1 урын – Сальников Егор (Россия)

2 урын – Исаков Александр (Татарстан Республикасы)

3 урын – Горбаковс Никита (Латвия)

Комплеклы йөзү 100м, кызлар:

1 урын – Лактионова Ксения (Россия)

2 урын – Сисоева Арина (Латвия)

3 урын – Данилова Мария (Молдавия)

Комплеклы йөзү 100м, егетләр:

1 урын – Неверов Дмитрий (Италия)

2 урын – Хомула Виктор (Молдавия)

3 урын – Сальников Егор (Россия)

Эстафета 4х50м, комплекслы йөзү:

1 урын – Латвия

2 урын – Россия

3 урын – Молдавия

Эстафета 4х100м, ирекле стиль:

1 урын – Россия

2 урын – Татарстан Республикасы

3 урын – Польша

 

Волейбол

Кызлар:

1 урын – Татарстан Республикасы

2 урын – Белоруссия

3 урын – Абхазия

Яна Игнатенко (Белоруссия), Кобахия Рабия (Абхазия) һәм Арина Егорова (Татарстан Республикасы) иң яхшы уенчылар дип танылды.

 

Мини-футбол:

1 урын – Татарстан Республикасы

2 урын – Таҗикстан

3 урын – Россия

«Иң нәтиҗәле уенчы» (16 гол) – Чирков Ярослав (Украина).

«Иң яхшы капкачы» – Антонович Родион (Татарстан).

«Иң яхшы уенчы» – Додобоев Шерзод (Таҗикстан).

 

Регина ШИҺАБЕТДИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев