Логотип Идель
ШӘХЕС

ВКОНТАКТЕ КАБЫЗГАН МӘХӘББӘТ ЯКИ ИРЕМ «КИСЕКБАШ»

Язмышка каршы килеп булмый, диләр. Бәхетең сәхнәдә икән, син сәхнәдә булырга тиеш. Моның шулай икәнен җырчы Лилия Хайруллина да яхшы белә. Икътисадчы һөнәрен үзләштерсә дә, ул бүген сәхнә түрендә. Әти-әнисе мәдәният кешеләре булып та (танылган композитор Рөстәм Хәйруллин һәм Татарстанның атказанган артисты, җырчы Гөлдания Хәйруллина), аның икътисадчы һөнәрне үзләштерүе бераз сәер дә булып тоела. Ни өчен җырчы ул һөнәрне сайлаган, эстрадага нинди яңалык алып килергә җыена, нигә үз гаиләсенең һәрвакыт «кадр артында» калачагын әйтә - әлеге һәм башка сорауларга җырчы бүген үзе җавап бирер.



КЫЗЛАРНЫ УРЛАМАГЫЗ!


Лилия һәм Гөлдания Хәйруллиналар


Лилия, сәхнәгә ничек килдең? Бу өлкәдә әти-әниеңнең роле бик зур булгандыр...


Әти-әниемнең өлеше әйтеп бетергесез. Тик сәхнәгә чыгу теләгем көчле булмаганга, мине анда алар түгел, ә мәдәният өлкәсендә эшләүче бер апа алып чыкты. Ул беренче җырларымны өйрәтте, костюмнар тектердек. Соңыннан гына инде әти-әнием белән гастрольләргә йөри башладым. Мин бит әле цирк мәктәбен дә тәмамлаган кеше. Шуңа күрә башта обручлар белән номерлар күрсәттем. Соңыннан гына җырлый башладым. Хәзер кечкенә чакта булган авылларга баргач, ул вакытларны исемә еш төшерәләр. Гастрольләрдә йөреп, 2шәр атна дәрес калдырган чаклар булды. Тик мин мәктәпне көмеш медальгә тәмамладым. (Көлә.) Сәхнә бит ул чир кебек, бер чыксаң, чыгасы гына килеп тора. Элек, егетләр белән йөргәндә, миңа сәхнәгә чыгарга рөхсәт бирмәүчеләре дә бар иде. Ләкин мин барыбер сәхнәгә чыктым һәм андый егетләрдән ераграк йөрергә тырыштым.


Белемең буенча син икътисадчы, ә ул бүгенге профессияңә туры килми бит?


Әйе, беләм. (Елмая.) Быел, Алла боерса, Мәдәният Университетына керергә уйлап торам.


Репертуар сайлаганда әтиеңнең җырларына өстенлек бирәсең...


Әтиемнең бик күп җырлары калды. Күбесенчә репертуарымда ул язган җырлар. Иң беренче мин әнием җырлаган «Җиләкле җәй» җырын яңартып яздырдым. Икенче җырым – «Бирмә мине беркемгә дә»нең авторы да - әтием. Хәзер Оскар Усманов, Гүзәлия белән эшли башладым. Репертуарны һәм җыр авторларын, минемчә, һәрвакыт яңартып торырга кирәк. Бер генә авторның җырларын җырлау - дөрес түгел. Чөнки һәрбер авторның үз язу манерасы бар. Җырларың үзеңә туры килергә һәм төрле авторларныкы булырга тиеш.


Беренче клибың чыгу белән котлыйм сине. Соңгысы булмасын! Ник әлеге җырны сайладың?


Рәхмәт! Әтием истәлегенә дә булсын дип, аннары мине таныткан җыр да ул бит. Әтинең, бу җырны иҗат итеп, диктофонга яздырып барганы һаман да истә. «Бирмә мине беркемгә дә» җыры минем үземә дә ошый һәм туры килә. Аннары шуны да әйтергә телим: әллә ни әзерләнеп яздырылмаса да, җырның аранжировкасы да уңышлы килеп чыкты. Фәнис Яруллинның шигыре дә бик мәгънәле. Клипта Лилия апа Муллагалиева – әни, Айдар абый Садыйков әти ролендә. Клипта төшкәннәре өчен зур рәхмәт аларга!


Клипта егетне сиңа «әти-әниең» сайлый. Ә синеңчә, егетне әти-әни сайлап бирү дөресме?


Минем уйлавымча, хәзерге заманда - юк. Ул бит инде элек димләгәннәр, аннары кызларны урлаганнар да. Хәзер бар җирдә ирек хөкем сөрә. Кеше үзенә тиң ярны үзе сайларга тиеш. Ялгышулар аша. Бу башка кешене гаепләмәү өчен дә кирәк.



ДУСТЫҢ ЧЫН ДУС БУЛМАСА...


Лилия Хәйруллина


Беренче мәхәббәтең истәме? Хәзер аралашасызмы?


Әлбәттә, исемдә. (Елмая.) 15 яшьләрдә булды бугай ул. Башта без дуслар идек. Аннары гына йөри башладык. Мин аны Гарәп Әмирлекләрендә яши дип ишеткән идем. Хәзер аралашмыйбыз. Моның мәгънәсе дә юк инде.


Ә үзеңнең ирең белән ничек таныштың?


Без аның белән 1 нче курста бергә укыдык. Аннары ул Англиягә укырга китте, берничә ел күрешмәдек. Бервакыт мин тормышымны үзгәртәсем килеп, Мәскәүгә китәргә булдым. Китәр алдыннан дустым Алинә белән бер кофейняда кофе эчеп чыгарга булдык. Ул көнне Алинә бер муляж күзлек киеп килгән иде. Мин шуны кидем дә, фотога төштем. Фото миңа бик ошады һәм мин аны ВКонтактедагы аватаркама куярга булдым. Куйдым, карыйм – булачак  ирем: «Син институтта күзлек кия идеңмени?» ‒ дип язган. Шуннан язышып киттек. Мәскәүдә яшәп алган чорда да аның белән гел хәбәрләшеп тордык. Бераз вакыт үткәч, мин кире Казанга кайттым. Иремнең дә виза белән ниндидер аңлашылмаучанлык килеп чыккан, Казанга кайткан булып чыкты. Күрештек. Мин аның янында үземне уңайсыз хис итә идем. Ничә ел күрешмәгәнгәдер инде, аннары ул үзгәргән дә иде... Шуннан йөреп киттек. Һәм ярты елдан ул миңа тәкъдим ясады.


Ирең турында мәгълүмат бер җирдә дә юк. Ни өчен аны күрсәтәсең килми?


(Көлә.) Бу сорауны бик еш бирәләр. Шәхси тормышым миңа гына кагыла. Шуңа күрә ирем беркайда да юк. Инстаграмда гына аның ярты башы күренгән фото бар. (Көлә.) Популяр булуның да бер кыен ягы бар бит: кеше сөйли, күп сүз йөри. Ырымнарга ышанмасам да, гаиләм өчен борчылам. Шуңа күрә ул һәрвакыт «кадр артында» калачак.


Туегыз нәрсәсе белән истә калды?


Бу хәлне берничә тапкыр сөйләгәнем бар инде. Бер дус кызыма утырган урыны ошамады да, ул туйдан торып чыгып китте... Ул хәлдән соң андый кешеләргә һәм вакыйгаларга артык игътибар бирмәскә тырышам. Ә гомумән алганда, барысы дә әкияттәге кебек булды.


Ирең сәхнәдә җырлавыңа каршы түгелме?


Юк, Аллага Шөкер! Ул минем иҗатымны ярата, миңа һәрвакыт терәк була белә. Өйгә икешәр атналап кайтмаган чаклар булды... Андый түзем кеше табуыма мин бик шат. Рәхмәт аңа!


Әни булгач, нәрсәдер үзгәрдеме?


Җаваплылык хисе артты һәм сүземдә тора белү сәләте барлыкка килде. Элек үз көемә генә яшәсәм, хәзер тормышымда үземнән дә мөһимрәк кеше бар. Әни булгач, эшләрне иртәгәгә калдырып торып булмый. Бала тугач, баштагы мәлдә бик борчыласың икән ул. Дөрес эшлимме, зыян китермим микән дигән уйлар еш килә иде. Без иремнең әнисе белән яшибез, ул бик булыша безгә. Дәү әниләр булмаса, бик кыен булыр иде.



ЧӘЧЕҢНЕ САКЛА!


Лилия Хәйруллина

Күлмәкләрең бик матур. Аларны тектерәсеңме, сатып аласыңмы?


Күлмәкләрне тектерәм. Аларның һәрберсен эксклюзив итәргә, ниндидер яңалык кертергә тырышам. Еш кына тамашачы күлмәкләргә бәяне биреп бетерми. «Ярар, кигәнме кигән» дип кенә карыйлар. Ә чынлыкта аның күпме тырышлык һәм финанс куеп тегелгәнен бик азлар гына белә. Киләчәктә костюмнар белән шоу ясау теләгем дә бар әле. Цирк мәктәбе тәҗрибәсе дә миңа ярдәм итәр дип уйлыйм. Тамашачыны хәзер җыр белән генә яулап булмый.


Сәхнә дуслыгы бар дип уйлыйсыңмы?


Бар, ләкин ихласлык җитми. Күзгә карап елмайсалар да, чынлыкта мөнәсәбәт бөтенләй башка төрле булырга мөмкин. Еш кына конкуренция сизелә. Мәсәлән, минем әнием белән берсендә шундыйрак хәл булган: бер җырчы (исемен әйтмәде - И.Ш.) әниемне аның урынына Сабантуйга җырларга чакырган өчен аның чәченә ябышкан. Җитмәсә, ул җырчы әнинең райондашы һәм ул вакытта исерек тә булган. Мин үзем Данир Сабиров һәм аның хатыны Миләүшәне иҗатташ дусларым дип атый алам.


Җырлау - төп эшеңме?


Бүгенге көндә әйе. Киләчәктә, бәлки, алган белемем буенча да хезмәт итәрмен. Ләкин җырлавым бернигә дә карамый дәвам итәчәк. Кайсысы беренче урында буласын вакыт күрсәтер.


Альбом чыгарырга җыенасың бугай...


Әйе, бу - күптәнге хыялым. Ничектер җыелып бетеп булмады. Хәзер яңа җырлар яздыргач, алар радиоларда яңгырап торгач, яңа стимул барлыкка килде. Алла боерса, көзгә дип уйлап торам, альбом чыгачак. Исеме «Бирмә мине беркемгә дә» булачак. Бик кәттә фотограф белән фотосессия эшләдек. Бәлки, шул фотолардан торган берәр китапчык булыр... Шуны әйтә алам: ремикслар булмаячак.


Социаль челтәрләрдә утырсыңмы? «Ялкын» журналын укыйсыңмы?


Социаль челтәрләрдә мин бар. Алар миңа күбрәк эш буенча кирәк. Берәр кешене таба алмасам, аранжировка осталары, дусларым белән аралашып алу өчен бик уңайлы алар. Яшермим, улым Кәрим тугач, аларда утырырга вакытым да юк инде. «Ялкын» журналы белән исә мин мәктәп еллары аша таныш. Дустым Алинә белән без укырга бик яраттык. (Елмая.)  Хәтта укытучылар җәй көне укырга кушкан китапларның берсен дә калдырмый укый идек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев