ТУФАН АБЫЙ МИҢНУЛЛИННЫҢ БӘЙРӘМЕ – ТЕАТР БӘЙРӘМЕ!

25 август –  күренекле татар драматургы, язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, ТР Дәүләт Шурасы депутаты, Дамир Сираҗиев премиясе, Муса Җәлил премиясе, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Казанның шәрәфле ватандашы Туфан Габдулла улы Миңнуллинның туган көне.


Туфан Габдулла улы Миңнуллин 1935 елның 25 августында Татарстанның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында игенче гаиләсендә дөньяга килә. Туфан Миңнуллинда әдәби зәвык тәрбияләүдә әтисенең тәэсире зур була. Чыгышы белән ул — Казан кешесе, заманында Гафур Коләхмәтовтан белем алган. Алар укыган мәктәпкә Тукайның килүе, яхшы укучыларга китаплар өләшүе кебек истәлекләрен улына кат-кат сөйли.


Габдулла агай, гомумән, кызыклы шәхес була, аның тормыш юлы да катлаулы һәм кызыклы: дары заводы эшчесе Габдулла Миңнуллин 20 нче елларда авылга китә, авыл Советы секретаре булып эшли. Ул анда беренче мәртәбә радио керткән, велосипед алып кайткан. Беркадәр вакыт колхоз рәисе булып эшләгән. Габдулла агай үгет-нәсыйхәтле шигырьләр язган, әкиятләр чыгарган. Малаена шул елларда дөнья шаулаткан шагыйрь исемен кушуы да аның әдәбиятка гашыйк булуын күрсәтә. Башлангыч белемне авылларында алгач, Туфан күрше Олы Салтык авылында җидееллык, Олы Карамалыда (язучы Ибраһим Гази авылы) унъеллык мәктәптә укый. Стена газеталары чыгаруда бик теләп катнаша, аларда өйрәнчек шигырьләрен бастыра. 1952 елда урта мәктәпне тәмамлый.


Белемгә омтылыш һәм әдәбиятка мәхәббәт Т. Миңнуллинны Казан университетына алып килә. Әмма сугыштан соңгы авыр еллар, гаиләгә ярдәм итү кирәклеге яшь егетнең тормыш юлына үзгәрешләр кертә: ул туган авылына кайта, төрле эшләрдә эшли. Олы Кариле һәм Кама Тамагы авылларында төрле урыннарда хисапчы хезмәтен башкара. Казанда бухгалтерларны әзерләү курсларында укый, соңыннан комсомол юлламасы белән Казакъстанның Кустанай өлкәсендәге бер совхоз кооперациясендә баш бухгалтер булып эшли. 1956 елда университетка кабат килә, ләкин укый башлагач Мәскәүгә, театр училищесына укырга китеп бара.


Шулай итеп, 1956 ел|1956-1961 елларда Туфан Миңнуллин Мәскәүдә М.С.Щепкин исемендәге театр училищесында укый. Т.Миңнуллинның әдәби иҗат белән чынлап торып шөгыльләнә башлавы да Мәскәүдә укыган елларга туры килә. Дөрес, ул язганнарын бастырырга ашыкмый, «Насыйбулла боткасы» дигән һәм башка шундый, кулдан тегеп эшләнгән «китаплар чыгару» белән чикләнә. Шулай да инде киләчәк өчен шактый «мая» туплана; мәсәлән, «Азат» исемле соңыннан аерым китап булып басылып чыккан әкият-пьесасы шул елларда ук язылган. Щепкин исемендәге театр училищесының 1961 елгы чыгарылышы яшьләре (бүгенге танылган сәхнә осталары Ринат Таҗетдинов, Равил Шәрәфиев, Әзһәр Шакиров, Нәҗибә Ихсанова, Наил Дунаев, Гөлсем Исәнгулова һ.б.) белән бергә, Т. Миңнуллин да Казанга кайта. Аны тәмамлап кайткач, башта Минзәлә драма театрында, аннары Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында артист булып эшли. 1964-1967 елларда – Казан телестудиясендә мөхәррир, «Чаян» журналында әдәби хезмәткәр эшендә. 1968 елдан Т.Миңнуллин әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә. 1975-1977 елларда Мәскәүдәге Югары әдәби курсларда укып кайта.


ТЕАТР БӘЙРӘМЕ


Әмма яшьтән үк тынгылык бирмәгән, студентлык елларында инде төн йокыларын качырган «язучылык җене» аңар уен сәнгате белән чын-чынлап шөгыльләнергә ирек бирми: журналистикага күчеп, «Чаян» журналында, Казан телевидениесендә эшли. Аның юмористик сәләте ачылып китә, шактый санда көлкеле хикәяләр һәм «уклы-камчылы» фельетоннар яза, кече күләмле сәхнә әсәрләре иҗат итә.


Шулай итеп, беренче карашка, Т. Миңнуллин — әдәбият һәм театр мохите тәрбияләп үстергән талант. Театр училищесында уку һәм Г.Камал театрында эшләү еллары, аннары телевидение һәм «Чаян»да эшләү чоры аны әдәбиятның авыр төрләреннән булган драматургияне үзләштерү өчен әзерлиләр. Ул сәхнә сәнгате серләренә төшенә, аның үзенчәлекләрен, тамашачы белән бәйләнеш булдыру өчен нәрсәләр кирәген белергә өйрәнә. Әмма бу талантның ачылып китүендә, мул җимешләр бирә башлавында тормыш, аны яхшы өйрәнү, кешеләрне белү, аңлый алу — төп сәбәпчеләрдән берсе. Т.  Миңнуллинның беренче пьесаларына ук заманны һәм кешеләрне аңлау, көн сорауларына, заман агышына сизгерлек хас. Боларын исә иҗат кешесендә тормыш үзе булдыра һәм үстерә.


ТЕАТР БӘЙРӘМЕ


Туфан Миңнуллин 2012 елның 2 маенда Казан хастаханәсендә якты дөнья белән хушлаша. Аны соңгы юлга озату мәрасиме 3 май көнне Камал театрында уза. Әдип Казанның Яңа бистә зиратында җирләнә.


Мәгълүматлар “Ялкын” архивыннан һәм Википидиядән алынды

Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 18 ноябрь 2019 - 17:20
    КӘЛӘПҮШЛЕ КЫЗ Бу очрашуны Сиринә күптән көткән иде. Үзе көтте, үзе курыкты. Әмма юкка дулкынланган икән. Барысы да шулчаклы гади, гадәти килеп чыкты.
    3993
    5
    42
  • 16 ноябрь 2019 - 16:42
    ӘНИЛЕ ЙОРТТА Мин гомерем буе әниле йортта яшәргә хыялландым... Хәтерлим әле, бала чакта үзебезгә кайтырга теләмичә, гел иптәш кызларыма керү җаен эзли идем. Чакырсалар да, чакырмасалар да, мин аларга ияреп әниле йортка керә идем. Әниле йортлар якты була, нурлы, җылы була. Әниле йортларда җанны сыйпый торган, күңелгә ятышлы ниндидер аерым бер тәмле ис була...
    2793
    1
    29
  • 25 ноябрь 2019 - 10:39
    ИҢ КИРӘГЕ... Әнисенең йөзен дә, гәүдәсен дә нәкъ Сәлимә Галимовнаныкы кебек күз алдына китерә Юлай. Беркөн бу хакта әтисенә дә чишелде әле. Әтисе башта югалып калды, бераз эндәшми торгач: – Әниең сары чәчле, – дип куйды. И-и, эш чәчнең нинди төстә булуындамыни!
    2483
    0
    48

Блоглар
  • 28 ноябрь 2019 - 16:46
    СИН КАҺВӘНЕ ДӨРЕС ЭЧӘСЕҢМЕ?
    Юк, дустым, мин сине ничек дөрес итеп чокыр тотарга, матур итеп эчәргә өйрәтмим, анысын син миннән башка да яхшы беләсеңдер. Сүз бераз башка әйбер хакында.
    Гүзәл Закирова
    164
    0
    0
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019