ТАТАРСТАННЫҢ ФОЛЬКЛОР МУЗЫКАСЫ АНСАМБЛЕ “NOAM MEDIA GROUP” ОБЪЕКТИВЫНА ЭЛӘКТЕ

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле 2018 елда футбол буенча Дөнья Чемпионатын, 2017 елның җәендә Конфедерацияләр Кубкын кабул итәчәк Казанны тәкъдим итү ролигында төшә. Официаль роликны Бөекбританиянең “NOAM MEDIA GROUP” компаниясе төшерә. Режиссер – Барни Дуглас, оператор – Лукас Такнотт, продюсер – Анна Полосухина.


"Әлегә без дүрт шәһәрне – Мәскәү, Петербург, Сочи һәм Казанны төшерәбез. Казанның матур күренешләрен инде күп тапкырлар төшердек. Хәзер инде гадәти булмаган, кызыклы, динамикалы күренешләр төшерәсебез килә. Шуңа Фольклор ансамбленә килдек тә. Бу, әлбәттә, безнең генә теләк түгел иде, әлеге кызыклы коллективны безгә республика, шәһәр хуҗалары тәкъдим иттеләр. Ансамбльнең җитезлегенә, музыкальлегенә, темпераментына таң калдык. Операторыбыз Лукас, хәтта, "Биючеләрнең аяклары кайбер футболчыларның аякларыннан да җитезрәк", – диде. Роликны киләсе җәйдә күреп булыр дип уйлыйбыз", - дип сөйләде продюсер.


Әлеге компания узган җәйдә Франциядә узган Европа чемпионатына, зур фестивальләргә, шоу-программаларга роликлар эшләгән. Барни Дуглас кыска метражлы нәфис фильмнар төшерүче режиссер буларак та билгеле.


Бу төшерү кампаниясендә әлеге төркем Мәскәүдә Зур театрны төшерәчәк, Спиваков белән очрашачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 8 гыйнвар 2021 - 17:17
    УРЛАНГАН БӘХЕТ Нишләптер бик кәефсез уянды бүген Ләйлә. Борчылырлык урын да юк кебек, тик күңеле тыныч түгел. Гәрчә, иртәнге кояш нурлары иркәләп, назлап уятса да. 
    818
    0
    4
  • 6 гыйнвар 2021 - 14:13
    ПАНКЕЙК ПЕШЕРҮ РЕЦЕПТЫ Панкейк –Америка белене. Аны сөт белән ясыйлар, коры табада кыздыралар. Алар кабарып, йомшак булып пешә. Иртәнге аш өчен менә дигән ризык инде менә. Гадәттә, аны сироп, арахис мае, джем белән ашыйлар.
    770
    0
    2
  • 3 гыйнвар 2021 - 10:05
    «ДУСЛАРЫМ МИННӘН ЧИТЛӘШТЕ...» «Без сыйныфта 3 кенә кыз. Моңа кадәр гел дус булып, бер-беребезгә ярдәм итешеп укыдык. Быел алар икесе миннән читләште. Тәнәфестә дә гел бергә чыгып китәләр. Мин яннарына килеп утырсам, сөйләшми башлыйлар. Берәр нәрсә сорасам, теләмичә генә җавап бирәләр. Минем дә алар белән дус буласым, аралашасым килә. Нишләргә икән?» Аноним, 15 яшь
    650
    0
    0

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019