Логотип Идель
ШӘХЕС

ТӘРБИЯГӘ БАЛА АЛГАН

БЕЗ ТӘРБИЯГӘ БАЛА АЛГАН АТАКЛЫ КЕШЕЛӘР ТУРЫНДА ИШЕТЕП БЕЛӘБЕЗ: БРЭДД ПИТТ БЕЛӘН АНДЖЕЛИНА ДЖОЛИ ГАИЛӘСЕ, МАДОННА, ШЭРОН СТОУН, ШАРЛИЗ ТЕРОН, СВЕТЛАНА СОРОКИНА, ТАТЬЯНА ОВСИЕНКО, АЛЕКСЕЙ СЕРЕБРЯКОВ... ИСЕМЛЕКНЕ ТАГЫН ДА ДӘВАМ ИТЕП БУЛЫР ИДЕ. ӘММА БЕЗНЕҢ ҮЗЕБЕЗНЕҢ АРАДА ДА БАР АНДЫЙЛАР. БЕРНИЧӘ ТАРИХ ҺӘМ ФИКЕР ТӘКЪДИМ ИТӘРГӘ БУЛДЫК.



Йолдыз Шәрапова, шагыйрә, балалар язучысы:


30-2Бу хакта кешегә сөйләмә, диючеләр дә булды баштарак. Әмма мин беркайчан да яшермәдем. Кеше белсен: болай да матур итеп яшәп була икән бит, дисен. Мин бер исәпләп чыгарган идем дөньяда никадәр ятим бала теркәлгәнен. Кот очарлык факт: ул балалардан зур-зур шәһәрләр җыелырлык! Ә бит мондый сабыйлар барыбер дә кимсенеп, үз язмышлары өчен дөньяга, җәмгыятькә ачулы булып үсә. Күбесе юньләп эшкә дә өйрәнми, тормыш алып барырга да. Яшермәвемнең икенче сәбәбе дә бар: без бит урманда түгел, кешеләр арасында яшибез. Бала үсә төшкәч, берәр “яхшы күңелле” кеше аңа барыбер бу хәбәрне ирештерәчәк. Андыйлар бар бездә, нишлисең. Һәм менә шул мизгелдә күз алдына китерегез баланың күңеле белән ни буласын. Аның әти-әнисенә ышанычы мәңгегә югалачак. Шуңа психологлар да яшермәскә куша, безгә дә шундый киңәш бирделәр.


Әдиләбезгә хәзер 13 яшь. Без аны Балык Бистәсе районының Югары Тегермәнле авылында урнашкан “Акчарлак” балалар йортыннан алып кайттык. Миңа 45 яшь тулды, гаиләбездә 5 ир кеше – 4 улыбыз һәм ирем. Ә мин үзем гел хатын-кызлар арасында үстем. “Булмый бу, туган көнемә үземә-үзем бүләк ясыйм – кыз алып кайтам!” - дидем. Документлар хәзерләргә керештек. “Кызлар сирәк була, озак көтәргә туры киләчәк”, - диделәр. Мин әйтәм: “Юк, озак көтә алмыйм, аны бит үстереп кеше итәсе дә бар”. Һәм, Аллаһның рәхмәте белән, көтәргә туры да килмәде. Командировкада йөрим, шалтыраталар: “Килегез, табылды бер кыз”, - диләр. Әдиләнең фотосын компьютерда күрүгә: “Бәтәч, бу миңа охшаган бит, авызы нәкъ минеке кебек!” - дидем.


Ирем Сирин һәм улым Газиз белән килдек балалар йортына. Алдан ук әйтеп куйдылар: “Аласы булмасагыз, якын килмәгез, баланың психикасын бозмагыз”. Кара чутыр кечкенә генә бер кызчык, утыра бу. Килдем дә: “Кызым, - дим, - менә бит син кайда икәнсең, ә мин сине әллә кайлардан эзләп йөрим...” Шулай дидем дә елый башладым. Мин елыйм, ә сабый учлары белән күз яшьләремне сөртә.


Әдилә белән Газизнең туган көн арасы 10 көн. Баштарак туры килгән генә, дип уйласам да, аннары аңладым: мин бит Газиз тугач та бала тудыру йортындагы әти-әниләре алмый киткән берәр кызчыкны аңа иптәшкә алып кайтырмын, дип ниятләгән идем. Ул чакта андый кыз бала табылмады. Һәм менә ул ниятем 5 ел үткәч, кабул булды. Бездән өстен көч бар бит, теге чакта ул безгә ике баланы берьюлы күтәрү авыр булыр дип, Әдилә белән кавышуыбызны беразга кичектергән генә, димәк.


Икесе бер мәктәптә, бер класста укыйлар. Әдилә командир инде, бөтен нәрсәне ул контрольдә тота: дәрес хәзерләүне дә, кайчан нинди чара буласын да. Бик тырыш, уңган ул безнең! Эшкә кулы бара, бии, җырлый, “Җырлы-моңлы балачак” бәйгесендә катнашып, урыннар алды. Әле менә мәктәпне тәмамлагач, адвокат булам, дип йөри. Газиз белән гел бергә үстеләр, эшләре дә уртак, серләре дә.


Күпләр гаиләгә ятим бала алырга курка, үз каны булмагач, проблемалар күбрәк булыр, дип уйлый. Проблема артмый да, кимеми дә. Бары күңелеңдә урын иркен булсын да, бала үсә алырлык шартлар булсын. Безгә психологлар теге вакытта ук әйтте: “Алма агачыннан ерак төшми, диләр, менә сез хәзер үзегез шул агач инде”. Бик дөрес сүзләр! Чыннан да үзеңнән тора!  Мин, мөмкинлеге булып та, асрамага бала алырга курыккан кешеләргә шуны әйтер идем: үзең тудырган балага да гарантия юк,  күреп торабыз, наркоман булып китүчеләр бар, гаиләсенә никадәр хәсрәт китерүчеләр...  Балаларның алга таба да тәүфыйгын бирсен инде Аллаһы Тәгалә! Мине иң сөендергәне: киләчәктә Әдиләнең дүрт абыйсы булачак, ә дүрт абыйсының – карап торган сеңелләре.



Җәвит Шакиров, җырчы:


Беренче карашка гына шундый гади кебек: алдың, үстердең, рәхмәтле бала тәрбияләдең. Ә чынлыкта барысы да башкача килеп чыгарга мөмкин. Гаиләгә бала алу олы батырлык таләп итә. Мин үзем дә биш яшьтән ятим калдым. Ятимлекнең нәрсә икәнен белмим түгел, шуңа да әлеге сорау безнең гаилә өчен ят түгел. Үзебез дә бала алырга ниятләп йөргән чаклар булды...



Зөлфия Шакирова, җырчы:


Илһам туганнан соң, безгә башка балагыз булмый диделәр, ун ел булмады да... Улымның япа-ялгыз үсүен теләмәдек, бала алырга карар кылдык. Җырчы Фердинанд Сәлахов ярдәм итте - Норлаттагы балалар йортында тәрбияләнүче Марианна исемле кызны алырга булдык. Барыр вакыт җитте, ләкин никтер аягым тартмады. Чыккан юлдан кире борылып кайттык. Кайттык һәм шул ук көнне улыбыз Искәндәрне көткәнем ачыкланды.


Кеше баласын алып үстерү җиңел түгел. Телисеңме-юкмы, ләкин ул сиңа түгел, ә әти-әнисенә охшап үсәчәк. Борынгылар әйткән: бүре баласын бүреккә салсаң да, урманга карый. Чыннан да шулай. Син күпме генә тырышсаң да, ул син теләгәнчә булып үсмәскә мөмкин. Хәтта бер гаилә балалары да төрле характерлы була. Ә ятимлек бик авыр, Аллаһ саклый күрсен, беркемгә дә күрсәтмәсен!



Илсөяр Иксанова, шагыйрә:


Әти-әни булу бәхет. Һәм шул ук вакытта олы җаваплылык та. Кызым Айсылу мәктәптә укыганда ук андый темаларны кузгата иде. Бергә утырып сөйләшкәнебез дә бар. Монда бит иң мөһиме материаль чыганаклар, мөмкинлекләр түгел, ә кешенең эчке дөньясы. Менә ул баланы үз балаң кебек сөярсең дә, ләкин сорау туа: кирәк чакта үз балаңны орышкандай орыша да, тәнкыйтьли дә алырсыңмы? Татар халык мәкалендә җиде кат үлчә, бер кат кис, диелә. Монда җиде генә түгел, җитмеш кат уйларга кирәк. Һәр аерым очрак – үзе бер ситуация. Баланың характерына карап эш итәргә кирәк. Кайчак үз балаңның холкы белән дә килешү авыр була, ә монда... Баланы гаиләгә алып та кире кайтаручыларны күрдем. Ә бит алып-биреп йөрергә сабый уенчык түгел. Онытмасын иде монды олылар...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев