Логотип Идель
ШӘХЕС

НАИЛӘ АПА ГӘРӘЕВАНЫ ТӘБРИК ИТӘБЕЗ

Бүген театр дөньясы өчен генә түгел, ә барлык татарлар өчен дә әһәмиятле көн: Наилә апа Гәрәеваны чын күңелдән туган көне тәбрик итәбез. Сәхнәдә ихлас, самими, җылы образлар тудыра белгән якты шәхес бит ул. Аның һәр карашы, һәр сүзе ышандыра. Образ белән актриса бербөтен булып, тамашачыны илаһим моң дөньясына алып китә гүяки... Спектакльдән озак кына хисләнеп йөрисең... Наилә апаның хәрәкәтләре, сүзләре онытылмас булып уелып кала. Рәхмәт сезгә тылсым өчен, Наилә апа. Алда да саулык, илһам һәм яшәү көче теләп калабыз...



Наилә Гәрәева турында кыскача


Наилә Хәким кызы Гәрәева — Камал театры артисткасы. Татарстанның халык (1976), Русиянең атказанган (2010) артисты, ТАССР Г.Тукай ис. дәүләт премиясе лауреаты (1967).


Ул 1940 елның 18 ноябрендә Казанда Хәким абый белән Рәгъвә апа гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Хәким абый хәрби чекист булып хезмәт итсә дә, музыка, театр, рәсем сәнгатенә һәм әдәбияткә бәйләнгән кеше була. Өендә бик бай китапханә булдыра. Гомере буе кинематография системасында эшләгән әниләре балаларын махсус музыка мәктәбенә укырга бирә. Рус мәктәбен тәмамлагач, Наилә Казан театр училищесына укырга керә.


Наилә Гәрәева сәхнәгә театр яшь актрисаларга мохтаҗ чагында килә. Беренче тапкыр 1960 елда Хәй Вахитның «Беренче мәхәббәт» спектаклендәге яшьлек дәрте белән иҗат иткән 18 яшьлек Рәхилә роле белән үк театр йолдызына әверелә. Бер-бер артлы Чыңгыз Айтматовның «Гүзәлем — Әсәл», Ш. Хөсәеновның «Зөбәйдә — адәм баласы»нда – Зөбәйдә, Хәй Вахитның «Рәхим итегез» пьесасында – Зәйтүнә образларын иҗат итә. Мәскәүдәге Щепкин исемендәге театр студиясен тәмамлаган бер төркем яшьләр кайтып төшкәндә, Наилә Гәрәева инде сәхнәдә ныклы, ышанычлы, кыю адымнар белән атлаучы танылган актриса була.


Яңа образларны аңлап иҗат итәргә ярдәм биргән режиссер Рәфкать Бикчәнтәевның үзе режиссерлык иткән һәр спектакльгә Наиләне үзен иркен тотучы “башкисәр” кыз рольләренә сайлый. Наилә белән Рәфкать кавышкач, 1962 елда Фәритләре туа. Сәхнә гаиләнең бар вакытын алып торганлыктан гаилә нигезе какшый башлый, Рәфкать Бикчәнтәев Камал театрыннан киткәч, гаилә таркала. 15 ел дәвамында төп геройларны уйнап сәхнәнең үзәгендә торган Наиләнең иҗат эшчәнлегенә дә пәрдә “ябыла”, ул сәхнәдә үз урынын югалта.


Театр училищесын тәмамлап, югары режиссерлык белеме алу өчен Мәскәүгә юл тоткан улы Фәритнең труппага режиссер булып кайтуын зур түземсезлек белән көтә ана. Улы театрга режиссер булып кайткач, 7 ел буена иҗат бәхетен каплаган пәрдәләрне Наилә Гәрәева пыран-заран китерә. Сәхнәдә Пьер Бомаршеның “Шаушулы көн”ендә — Сюзанна, Туфан Миңнуллинның “Шәҗәрә”сендә Сәлимә Сәетбәкова, Э. Де-Филиппоның “Гаугалы гаилә”сендә Мэли, Мансур Гыйләҗевның “Бичура”сында Күршекәй булып яшәрә, яшьни, театр күгендә якты йолдыз булып тагын да югарырак атыла. “Әни килде” спектаклендә әни ролен уйнаганы өчен ул “1999 елның хатын-кыз ролен иң яхшы башкаручысы” исеменә лаек була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев