Логотип Идель
ШӘХЕС

МИРФАТЫЙХ ЗӘКИЕВ ҺӘМ ЛУИЗА БАТЫР-БОЛГАРИ КӨНЕ!

Бүген тагы бер күренекле Луизаның туган көне. Луиза Батыр-Болгари – күренекле татар композиторы. Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2000), Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (2006). 600ләп җыр, 25 спектакльгә көй иҗат иткән. Әтисе – Пермь өлкәсенең Барда районындагы Озын Ялан авылыннан. Ерак бабасы — Батыркай Иткинин Пугачев гаскәрендә яубашы булган. Луиза Батыркаева 1978 елда Казан консерваториясенең композиция классын тәмамлый; Юрий Виноградов шәкерте. 1981-93 елларда Татарстан китап нәшриятында музыкаль әдәбят редакторы булып эшли.


Иҗатында төп урынны җырлар һәм театр музыкасы, симфоник һәм камера-инструменталь әсәрләр алып тора. «Мин сине шундый сагындым» (Ф. Зыятдинова шигыре), «Су буеннан әнкәй кайтып килә», «Кайту» (М. Галиев шигырьләре), «Син бит татар кешесе» (Г. Рәхим шигыре) җырлары аеруча киң таныла. Балалар һәм үсмерләр, төрле яшьтәге аудитория өчен язылган әсәрләре югары эстетик таләпләрне үтә сиземләве белән аерылып тора. Зур популярлык казанган мюзикллары, муз. комедияләре: «Әйдә барыйк - кызлар карыйк», «Эх, машина-машина» (Р. Вәлиев пьесалары, 1990), «Сихерле урман» (Р. Мингалим пьесасы, 1991), «Бардым күлгә, салдым кармак» (Р. Корбанов пьесасы, 1996) һ.б. Композиторның әсәрләре «Кайту» (1991), «Җырлап узган җәй» (1992), «Яшьлегем канатында» (1993) граммофон дискларында; «Төнге карлар», «Әгәр күзләремә син карасаң», «Туган телдә җырлыйбыз» (1996) аудиокассеталарында; «Якты моңнар» (1988), «Хәрефле шакмаклар» (1997), «Сайра, моңлы сандугач» (2000) исемле ноталы җыентыкларда һ.б. тупланган.



Мирфатыйх Зәкиев – танылган филолог-галим


Мирфатыйх Зәкиев


Шулай ук бүген Мирфатыйх абыйны да искә алырга кирәк. Мирфатыйх Зәкиев – танылган филолог-галим. Филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, Төрек лингвистик җәмгыятенең шәрәфле әгъзасы, Татарстан Фәннәр академиясенең гуманитар бүлеге академик-секретаре, Халыкара төрки академиясенең татар бүлеге бюросы рәисе, Татарстанның һәм Русиянең атказанган фән эшлеклесе һәм техника өлкәсендә Дәүләт премиясе лауреаты. БР Җәлил Киекбаев премиясе лауреаты (1993). Мирфатыйх Зәкиев 1928 елның 14 августында Татарстанның Ютазы районындагы Зәйпе авылында туа. Сугыш елларында көтүче, ат караучы, кышын туң тирес чабучы, тимерче, эретеп ябыштыручы һ.б. хезмәтләр башкара.


Фидакарьлеге өчен “Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакяр хезмәт өчен” медале белән бүләкләнә. Мәктәпне “бишле”гә тәмамлап, Казан дәүләт университетындагы татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Университетны кызыл диплом белән тәмамлый, аспирантурада калдырыла. 1954 елда кандидатлык диссертациясе яклый. Башка милләтләрнең грамматика китаплары белән эзлекле танышкач, татар теле буенча шундый хезмәт язып бастырды. “Синтаксический строй татарского языка” дип аталган 464 битлек китабы докторлык диссертациясе буларак бәяләнә. Диссертация 1962 елда яклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев