Логотип Идель
ШӘХЕС

ИРТӘГӘ ЯЛ КӨНЕ...

Иртәгә ял көне. Туганнарыгызны күңелле мәзәкләр белән шаккаттырырга әзерме сез? Авылга кайтканда,укып кайтыгыз әле менә шушы көлкеләрне.



Нигә дип сорама...


Бер авыл агаеның улы әтисеннән сорый икән:


- Әти, нигә син фермадан кайтканда гел арбага күп итеп печән төяп кайтасың?


- Утырырга йомшак булсын өчен, улым.


- Ә нигә, алайса, кире киткәндә арбаң буп-буш була?


- Анысы инде атка җиңел булсын өчен!



Мунча эше


Ике бабай очраша:


- Нәрсә, Миңлевәли, әллә мунчага барышыңмы?


- Юк, мунчага бара идем әле.


- Ә-ә... Мин сине әллә мунчага бара микән дип торам...



Бабайлар эше хәтәр


Ике бабай әрепләшә:


- Мин синең җеназаңа да бармыйм, болай булгач.


- Ә мин синекенә барам!



Утын кирәкме?


Авылда, кич караңгы төшкәч, берәүнең өенә ике адәм килеп керә:


- Хуҗа өйдәме? Сезгә утын кирәкме?


- Юк, кирәкми.


- Ярый алайса, кирәкмәсә... - Теге адәмнәр чыгып китә.


...Хуҗа кеше иртән торып тышка чыкса - өеп куйган утын әрдәнәләрен төяп алып киткәннәр ди...



Автобуста


Автобуста ике егет авылга кайтып бара. Берсе икенчесенә:


- Дус кызымның туган көненә нәрсә бүләк итәргә дә белмим...


- Ә син китап бүләк ит.


- Юк, булмый... Аның китабы бар инде.



Гаеп кемдә?


Фермер хатыны - иренә:


- Кадерлем, безнең өйләнешкәнгә иртәгә ун ел тула. Шул уңайдан күркә суябызмы әллә?


Фермер:


- Ә күркәнең монда ни гаебе бар?



Банан кайгысы


Азатның әтисе Казаннан банан алып кайта. Азат моны урамга алып чыга. Рәсим сорап карый – бирми теге. Шул чак Данис килеп чыга:


- Азат, карале, әйдә, зоопарклы уйныйбыз, - ди Данис  иптәшенә.


- Ә ул ничек?


- Без Рәсим белән маймыл булырбыз, ә син безгә банан ашатырсың.



Туфан исән.


- Карале, әнә теге кеше шулкадәр Хәсән Туфанга охшаган. Шул үзе түгел микән? Барып исәнләшеп килсәкме?


- Кит аннан! Нәрсә сөйләп йөрисең? Хәсән Туфан үлгән ич инде ул.


- Ә син әйбәтләбрәк кара - ул хәрәкәтләнә ич. Исән, минемчә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев