Логотип Идель
ШӘХЕС

ХӘРБИЛӘРГӘ ШАЯРТЫРГА ЯРЫЙМЫ?!





25 март көнне Казанны хәрбиләр басып алды. Юк-юк, махсус укулар узганга түгел бу. Татарстан башкаласына Россиянең хәрби югары уку йортларында укучы егетләр КВН уйнарга җыелды. Булачак офицерлар шаярта да белә икән бит ләбаса! Мин сезгә әйтим, алар чын КВНчылардан ким шаяртмый!


Алар КВНны сайлап алу уенында Россия Оборона министрлыгы кубогы финалына чыгу өчен ярышты. Әлбәттә, хәрбиләрнең юморы гадәти көнкүреш юморыннан бераз аерылып тора. Башка шәһәрләрдән килгән хәрби егетләр үз чыгышларында Казанны да телгә алмый калмады. Чәк-чәкне, Казан Кремле, Кол Шәриф мәчетен дә искә алды.



Ярышларда Казан югары хәрби команда училищесы егетләреннән («Экипаж») кала, «Кремлевские курсанты» (Мәскәү), «Накрыло» (Сызрань), «13-я страница» (Смоленск), «Морские волки» (Калининград) командалары катнашты.


– Безгә хәрби училищелар, оборона сәнәгатен генә түгел, ә шушындый хәрби-мәдәни бәйрәмне үткәрүне ышанып тапшырганы өчен Оборона министрлыгына рәхмәтемне җиткерәм. Бүген хәрби уку йортларында укучы егетләрнең күп булуына бик шатланам. Сез барыгыз да шатлыклы мизгелләрне үзегез белән алып китәрсез, дип ышанам. Татарстан сезне тагын көтеп кала, – дип сәламләде катнашучыларны Татарстанның Премьер-министры Илдар Халиков.



Исегезгә төшерәбез, Оборона министрлыгы кубогына КВНның сайлап алу турлары 15 марттан 9 апрельгә кадәр уза. Бу уеннарда 31 команда катнаша. Аның этаплары Россиянең 6 шәһәрендә уза. Кострома, Санкт-Петербург, Хабаровск, Екатеринбург, Ростов-на-Дону рәтендә Казан да бар. Хәрби уку йортлары арасындагы КВН уеннарының финалы 20 майда Мәскәүдә Россия Армиясенең Үзәк академия театрында узачак.


Россия Федерациясе Оборона министрлыгы Мәдәният идарәсенең мәдәни программалар бүлеге башлыгы Ольга Фаллер:


– КВН уеннарының сайлап алу турының Татарстанда узуы юкка гына түгел. Казанда хәрби-фәнни укыту үзәге филиалы бар. Нәкъ менә шушы вузга сайлап алу уенының оештыручысы булу хокукы бирелде. Бүген залда утырган тамашачының һәрберсе армия тормышы турында тагын да күбрәк мәгълүмат беләчәк. Шул ук вакытта безнең курсантларны да күрә алачак. Алар безнең Ватаныбызны менә дигән итеп яклый белә, яхшы укый, нарядта да басып тора, офицер булырга әзерләнә. Авыр тормыш ситуацияләрендә җиңеп чыгарга ярдәм итә. Армиядә КВН безгә бик нык кирәк!



Безнең егетләр бер дә сынатмады. Нәтиҗәдә, баллар саны буенча Казанның «Экипаж» командасы беренчелекне яулады. Икенче урын Калининград шәһәренең Хәрби-диңгез академиясенең «Морские волки» командасы яулады. Өченче урынга Смоленск шәһәренең Россия Федерациясе Хәрби көчләренең гаскәри һава һөҗүменә каршы оборонасы хәрби академиясе чыкты.


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА






Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев