Логотип Идель
ШӘХЕС

ДУСЛАРЫБЫЗ ХӘБИР ИБРАҺИМ БЕЛӘН ЗӨЛФӘТ ЗИННУРОВ

Дусларыбыз Хәбир Ибраһим белән Зөлфәт Зиннуровны тәбрик итәбез: бүген аларның икесенең дә туган көне ләса! Ихластан саулык, яңа иҗади табышлар, күңел хөрлеге, һәр яңа көнгә мәхәббәт теләп калабыз.


Зөлфәт Зиннуровны сез җырчы Зиннур буларак беләсез, татарча шансонның башында торучы шәхес. Ул 1982 елның 19 ноябрендә Татарстанның Теләче районында туа. Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. Радио һәм телевидениедә эшли. Хәзерге вакытта "Яңа гасыр" каналында "Син - минеке, мин - синеке" романтик тапшыруын алып бара.


Зөлфәт Зиннуровның беренче җыры - "Тукта, конвой". Соңрак җырчы ике җырына клип төшерә, беренчесе - "Тукта, конвой", икенчесе - "Халкым минем". Соңгысы татар халкы, аның бербөтен булып яши алмавы турында язылган.


Зиннурның күпчелек җырлары шансон жанрында. Аның фикере буенча: "Популяр музыка җырчысыннан аермалы буларак, шансон җырчысы үзенең тормышы, үзенең хисләре турында гына сөйләп калмыйча, тыңлаучысын нәрсәгә дә булса өйрәтә ала. Шуңа күрә шансон безнең эстрадабызга кирәк, аның үз тыңлаучылары бар."


Хәбир абый Ибраһим – язучы-драматург, шагыйрь, Татарстан язучылар берлеге (1994 елдан), РФ театр әһелләре берлеге әгъзасы, ТАИС оешмасы җитәкчесе, ТР язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге әдәби премиясе лауреаты. Чыгышы белән Апас районыннан ул. 1958 елның 19 ноябрендә ТАССР Апас районы Борнаш авылында колхозчы гаиләсендә дүртенче бала булып туган. Борнаш урта мәктәбен, Казан дәүләт мәдәният институтының мәдәният-агарту факультетын (1980) тәмамлаган.


Иҗатына күз салсак, 1986 елда халык театрлары фестивале өчен спектакль әзерләгәндә, текстны үзенчә үзгәртеп яза. Шуннан соң кечкенә драма әсәрләре, шигырьләр яза башлый. 1990 елда «Идел» журналында беренче шигырьләре басылып чыга. 2001 елда «Аһәң» исемле беренче шигырьләр китабы, 2002 елда «Йокыга талган гүзәл» исемле проза китабы дөнья күрә. «Җырлап керәбез, җырлап чыгабыз» исемле беренче драма әсәрен «Адым» театр-студиясе сәхнәләштерә.


Казан телевидениесендә аның әсәрләре буенча «Дәмдинов һәм Дәмин маҗаралары», «Калай әтәч», «Йөрәк җыр сорый» исемле телеспектакльләр төшерелә, 4 нәфис телефильм куелган (2002, «Ялгыз тәкәрлек» һ.б.). Пьесалары буенча әзерләнгән 20 спектакль Чаллы («Җырлап керәбез, җырлап чыгабыз», 1990, «Ике хатынлы таксист»), Минзәлә («Кызыма килер йөз кеше», 1995, «Газиз ярым», 1997, «Җиденче кияү», 2005, «Җүләр хатын – һәрчак алтын»), Түбән Кама («Җырлап керәбез, җырлап чыгабыз», 1990, «Мөхлис һәм Иблис», 1999, «Канатлы бозау», 2000), «Нур» («Төнге шаяру», 1994), Ырынбур («Ялгыз каен күзе», «Зрә дә гашыйк таксист»), Стәрлетамак[3] («Хатыным-алтыным», 2002), Тинчурин («Бәхетле килен», 1997, «Төн яна учакта»), Кариев («Ак Барс маҗаралары», 2012), Буа («Арыслан булса Сарбай», «Квартет») театрларында бара.


Социаль сатира жанрында эшли. «Мохтар һәм Туктар», «Тояклы җен» сатирик повестьлары, «Унөч урындык» сатирик роман-пародиясе бар.


Менә шундый кызык кешеләр безнең дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев